‏ 2 Chronicles 36

Яһүдә патшасы Яһүәхәз

1Шуннан илнең халкы Йошия углы Яһүәхәзне атасы урынына Иерусалимдә патша итеп куйды. 2Тәхеткә утырганда, Яһүәхәзгә егерме өч яшь булып, Иерусалимдә ул өч ай дәвамында идарә итте. 3Мисыр патшасы, аны Иерусалимдәге тәхетеннән бәреп төшереп, Яһүдәне йөз талант көмеш вә бер талант алтын түләргә мәҗбүр итте. 4Мисыр патшасы Нехо, Яһүәхәзнең ир туганы Эльякыймны Яһүдә һәм Иерусалим өстеннән патша итеп куеп, аның исемен Яһоякыймга алыштырды; Эльякыймның ир туганы Яһүәхәзне исә Мисырга алып китте.

Яһоякыйм патша

5Тәхеткә утырганда, Яһоякыймга егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул унбер ел дәвамында идарә итте. Яһоякыйм Раббы Алласының күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды. 6Бабил патшасы Нәбухаднессар аңа һөҗүм итте дә, бакыр богау салып, аны Бабил җиренә алып китте. 7Нәбухаднессар, Раббы йортындагы әйберләрнең дә бер өлешен үзе белән Бабилгә алып китеп, аларны үзенең Бабилдәге сараена кертеп урнаштырды.

8Яһоякыйм патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, аның чирканыч эшләре һәм барлык гаепләре Исраил вә Яһүдә патшаларының китабында бәян ителгән. Аның урынына патша булып углы Яһояхин килде.

Яһүдә патшасы Яһояхин

9Тәхеткә утырганда, Яһояхинга унсигез яшь булып, Иерусалимдә ул өч ай да ун көн дәвамында идарә итте. Яһояхин Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды. 10Яз җиткәч, Нәбухаднессар патша, үзенең кешеләрен җибәреп, аны Раббы йортындагы зиннәтле әйберләр белән бергә Бабилгә алып кайтырга боерды, ә аның якын туганы Сәдыкыйяне исә Яһүдә белән Иерусалим өстеннән патша итеп куйды.

Яһүдә патшасы Сәдыкыйя

11Тәхеткә утырганда, Сәдыкыйягә егерме бер яшь булып, Иерусалимдә ул унбер ел дәвамында идарә итте. 12Ул үз Раббы Алласының күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды һәм Раббы сүзләрен җиткерүче Иремия пәйгамбәр алдында түбәнчелек күрсәтмәде. 13Ул шулай ук Аллаһы исеме белән антлар эчергән Нәбухаднессар патшага каршы баш күтәрде. Йөрәге тәмам каткан, үҗәт Сәдыкыйя Исраилнең Раббы Алласына йөзе белән борылырга теләмәде. 14Руханиларның башлыклары да, халык үзе дә, чит халыкларның әшәке гамәлләренә ияреп, Иерусалимдәге Раббы изгеләндергән йортны нәҗесләп, туры юлдан һаман ныграк тайпыла бирделәр.

Иерусалимнең тар-мар ителүе

15Ата-бабаларының Раббы Алласы, Үз халкын һәм Үз торагын кызганып, алар янына һаман хәбәрчеләрен җибәрә торды. 16Әмма алар Аллаһы хәбәрчеләрен мәсхәрәләде генә, Аллаһы сүзләрен игътибарга алмыйча, Аның пәйгамбәрләрен мыскыл итте. Ахыр чиктә Раббының Үз халкына булган ярсуы ташып түгелде, һәм һичкемнең котылыр чарасы калмады. 17Алар өстенә Ул Бабил патшасын
Бабил патшасы – яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: килданиләр патшасы.
котыртты, һәм шул патша Изге йортта аларның егетләрен кылычтан уздырды, ни егетләрне, ни гыйффәтле кызларны, ни өлкәннәрне, ни авыру-сырхауларны аямады; Аллаһы аларны шушы патша кулына тапшырды.
18Бабил патшасы Аллаһы йортындагы әйберләрнең зурысын-кечесен, Раббы йортындагы хәзинәне, патшаның, аның түрәләренең хәзинәсен дә Бабилгә алып китте. 19Аллаһы йортына ут салынды, Иерусалим дивары җимерелде, барча сарайлар янып бетте, бөтен кыйммәтле-затлы әйберләр көл-тузанга әйләнде. 20Кылычтан исән калган кешеләрне әлеге патша Бабилгә сөрде; алар ул җирдә аның һәм угылларының колы булды. Бу хәл Фарсы патшалыгы көч туплаганчы 21шулай дәвам итте; Иремия аша Раббы әйткәнчә, шимбә
Раббы кануны буенча һәр алты елдан соң җир бер ел ял итәргә тиеш булган («Левиләр», 25:2-7 не карагыз), исраилиләр исә әлеге канунны санламаганнар («Левиләр», 26:34, 43 не карагыз).
көнне ял иткәндәй җир җитмеш ел буена вәйран хәлдә ятты.

Кир патшаның Яһүдә халкын сөргеннән кайтаруы

22Фарсы патшасы Кир хакимлегенең беренче елында Раббы, Иремия аша җиткергән сүзен гамәлгә ашырып, Фарсы патшасы Кирны үз патшалыгындагы бар халыкка түбәндәге язма фәрманны белдерергә этәрде.

23Фарсы патшасы Кир белдерәдер:
Раббы, Күкләр Алласы, җирдәге бөтен патшалыкларны минем кулга тапшырды, Ул миңа Яһүдәдәге Иерусалимдә Үзенә бер йорт салырга кушты. Аның халкыннан һәммә кеше – Аллаһы аның юлдашы булсын! – юлга кузгалсын.
Copyright information for TatIBT15