‏ 2 Chronicles 5

1Шул рәвешле, Сөләйман Раббы йорты өчен башкарырга ниятләгән бөтен эшләрен төгәлләп чыкты. Аннары Раббы исеменә атасы Давыт багышлап калдырган алтын-көмешне вә башка мал-мөлкәтне Аллаһы йортының хәзинә саклагычына тапшырды.

Сөләйман белән исраилиләрнең Раббы йортын изгеләштерүе

2Раббының Килешү сандыгын Давыт шәһәреннән – Сионнан күчерер өчен, Сөләйман Исраил өлкәннәрен, Исраилнең бөтен ыруг вә кабилә башлыкларын Иерусалимгә чакыртты. 3Елның җиденче аенда барлык исраилиләр патша янына бәйрәмгә җыелды. 4 5Исраил җиренең бөтен өлкәннәре килеп беткәч, левиләр Аллаһы сандыгын һәм эчендәге бөтен изге әйберләр белән бергә Очрашу чатырын күтәреп алып киттеләр. Леви нәселе руханилары шул әйберләрне күтәреп алып барганда, 6Сөләйман патша үзе һәм аның янына җыелган бөтен Исраил халкы, исәпсез-хисапсыз сандагы сарык вә үгезне корбан кылып, Аллаһы сандыгы алдыннан атлады. 7Руханилар, шулай итеп, Раббының Килешү сандыгын үз урынына – Аллаһы йорты эчендәге Иң изге бүлмәгә, керубимнәр канаты астына алып керделәр. 8Керубимнәрнең канатлары, сандык өстенә җәелеп, сандыкны да, аның колгаларын да каплап тора иделәр. 9Сандыкның колгалары шулкадәр озындыр, аларның бер очы Иң изге бүлмә каршындагы Изге бүлмәдән күренеп тора, ә йортның тышкы ягыннан күренми иде; колгалар бүгенге көндә дә шунда саклана. 10Сандык эчендә Хореб тавында Муса салган ике таш тактадан башка һичнәрсә булмый. Мисырдан качып киткән исраилиләр белән Раббы Килешү төзеп, әлеге Килешү язылган таш такталарны Муса халыкка күрсәткән була.

11Руханилар Изге бүлмәдән чыккан вакытта (аларның һәрберсе, нинди төркемгә керүенә карамастан, пакьләнү йоласын узган иде), 12өсләренә нәфис җитен кием кигән левиләр – җырчы Асаф, Һеман, Едутун, шулай ук аларның угыл вә кардәшләре – мәзбәхнең көнчыгыш ягында тәлинкә, арфа вә гөсләләрдә уйнап тордылар. Аларның янәшәсендә быргыда уйнаучы йөз егерме рухани да бар иде. 13Быргыда уйнаучылар да, җырчылар да бөтенесе бер булып, беравыздан Раббыга мактау вә рәхмәт яудырдылар. Быргылар, тәлинкәләр вә башка уен коралларына кушылып:

«Ул игелекле,
Аның мәрхәмәте мәңгелек!» –

дип, көчле тавыш белән Раббыны мактап җырладылар.

Шулчакны Раббы йорты тоташтан болыт белән тулды.
14Раббының дан-шөһрәте болыт булып Аллаһы йортына кереп тулганга, руханилар үз вазифасын дәвам итә алмады.

Copyright information for TatIBT15