2 Chronicles 6
1Шунда Сөләйман болай дип сүз башлады: – Раббы куе болыт эчендә торып калырга ихтыяр кылды. 2Менә, Син шушында мәңге яшәсен дип, мин Сиңа мәһабәт сарай салдым, – диде. 3Шуннан патша, каршысында басып торган бөтен Исраил җәмәгатенә йөзе белән борылып, үзенең фатихасын күндерде: 4– Атам Давытка биргән вәгъдәсен тормышка ашырган Исраил Раббы Алласына мактаулар яусын! Минем атама Ул: 5«Үземнең халкым Исраилне Мисыр җиреннән алып чыкканнан бирле, Миңа багышланган йортны салырдай шәһәрне Мин бер генә Исраил ыругыннан да сайламаган идем, шулай ук Үземнең Исраил халкы белән идарә итәрдәй кешене дә сайламаган идем. 6Әмма хәзер Минем исемем шунда булсын өчен, Мин, Иерусалимне һәм халкым Исраил белән идарә итәр өчен, Давытны сайладым», – дип әйткән булган. 7Атам Давытның күңелендә Исраилнең Раббы Алласына багышлап йорт салу теләге яши иде. 8Әмма атам Давытка Раббы болай дигән: «Синең күңелеңдә Минем исемгә багышлап йорт салу теләге яши, күңелеңдә шундый ният йөртүең яхшы нәрсә, 9тик син әлеге йортны төземәссең, Миңа багышланган йортны син тудырган угыл җиткерер». 10Һәм Раббы Үзе әйткән сүзләрне тормышка ашырды: мин, Раббы әйткәнчә, атам Давыт урынын алып, Исраил тәхетенә утырдым һәм Исраилнең Раббы Алласына багышлап йорт салдым; 11Раббы Исраил халкы белән төзегән Килешү салынган сандыкны шунда урнаштырдым, – диде. 12Шуннан Сөләйман Раббы мәзбәхе алдына килеп басты һәм бөтен Исраил җәмәгате каршында кулларын югары күтәрде. 13Сөләйман, бакырдан койдырып, озынлыгы – биш, иңе – биш, биеклеге өч терсәккә тәңгәл мөнбәр ясаткан һәм аны ишегалдының урта бер җиренә куйдырган иде; хәзер ул, әнә шул мөнбәргә менеп, бөтен Исраил җәмәгате каршында тезләренә төште һәм, кулларын күккә ашырып, 14болай диде: – И Раббы, Исраил Алласы! Күкләр киңлегендә дә, җир йөзендә дә Сиңа тиң булырдай алла бүтән юктыр. Син, Килешүгә тугры калган хәлдә, бөтен йөрәкләрен биреп хак юлыңнан йөрүче колларыңны мәрхәмәтеңнән аермыйсың. 15Син Үзеңнең колыңа – атам Давытка биргән вәгъдәңне үтәдең, телең белән әйткәннәрне бүгенге көндә кулың белән башкарып чыктың. 16И Раббы, Исраил Алласы, инде хәзер: «Угылларың да, синең кебек, Минем Канунны үтәп, хак юлымнан йөрсәләр, Минем каршыда торган Исраил тәхетенә һаман аларны ихтыяр кылырмын», – дип, колың Давытка – минем атама биргән вәгъдәңне тормышка ашырсаң иде. 17Менә хәзер, и Раббы, Исраил Алласы, Үзеңнең колың Давытка әйткән сүзләрең чынга әйләнсә иде! 18Дөрестән дә, Аллаһының урыны адәмнәр арасында җирдәмени?! Очсыз-кырыйсыз күкләр киңлеге дә Сине сыйдырып бетерә алмаганны, мин салган йорт кына ничек сыйдырсын?! 19Тик колыңның дога-гозерләренә колак салсаң иде, Раббы Аллам; Сиңа ялварган колыңның шушы гозерләрен вә догаларын ишетсәң иде. 20Син «Минем исем шунда сакланачак» дигән урынны, әлеге йортны көндез дә, төнлә дә күз уңыңда тотсаң иде, шушы якка йөз куеп дога кылачак колыңны ишетсәң иде. 21Колың һәм Синең Исраил халкың шушы тарафка йөз куеп дога кылганда, аларның ялварулары Сиңа килеп ирешсә иде; Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән торып, безне ишетсәң һәм кичерсәң иде. 22Кем дә булса берәү якынына каршы гөнаһ эш кылуда гаепләнеп, аның ант итүен таләп итсәләр, һәм ул, шушы йортка килеп, Синең мәзбәхең каршында «гаепсезмен» дип ант эчсә, 23Син, күкләр киңлегеннән колак салып, колларыңа хөкемеңне чыгарсаң иде: гаепле адәмне җавапка тартып, кылган гамәлләренә карата җәзасын бирсәң, гаепсезне нахактан аралап, аның хаклыгын расласаң иде. 24Исраил халкың, Сиңа карата кылган гөнаһлары өчен дошманы тарафыннан җиңелеп, кабат Сиңа әйләнеп кайтса, исемеңне атап шушы йортта Сиңа ялынып-ялварса, 25Син, күкләр киңлегеннән аның сүзенә колак салып, халкың Исраилнең гөнаһларын кичерсәң, аларга һәм аталарына биргән җирне кабат үзләренә кайтарсаң иде. 26Сиңа карата кылган гөнаһлары өчен күк йөзе томаланып яңгырлар яумый башласа, шушы тарафка йөз куеп дога кылганда Синең исемеңне атасалар һәм, Син җәзага тартканга күрә, гөнаһ эшләрен ташласалар, 27күкләр киңлегеннән алар сүзенә колак салсаң иде дә Үз колларың – халкың Исраилнең гөнаһларын ярлыкасаң иде, аларны туры юлга күндереп, Үз халкыңа мирас итеп биргән җиргә яңгыр яудырсаң иде. 28Җир йөзенә кытлык яисә үләт зәхмәте киләме, көйдергеч сәмум җиле исәме, игенне күгәрек басамы, саранча чирүе яисә корт-бөҗәк баш калкытамы, йә булмаса дошман берәр Исраил шәһәрен камалышта тотамы – нинди генә бәла-каза килмәсен, нинди генә мур кырмасын, – 29Синең Исраил халкыңнан берәрсе йә барысы бергә килгән бәла-казасын, хәсрәтен әйтеп, шушы йортка таба кулларын сузып дога һәм гозерләрен юлласа, 30Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән торып, Син алар сүзенә колак салсаң һәм гөнаһларын кичерсәң иде, һәркайсына, күңелендә ниләр йөртүенә карап, тиешлесен бирсәң иде (чөнки адәм баласының күңелендә нәрсәләр барлыгы фәкать Сиңа гына мәгълүмдер). 31Шул чагында алар, аталарыбызга Син биргән җирдә көн күреп, гомер бакый Синнән куркып яшәрләр һәм Синең юлыңнан йөрерләр. 32Шулай ук Синең Исраил халкыннан булмаган берәр чит кеше бөек исемең, куәтле беләгең, көчле кулың хакына ерак җирләрдән шушы йортка килә һәм дога кыла калса, 33Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән әлеге чит кешенең догаларына колак салып, аның гозерен үтәсәң иде. Шул чагында җирдә яшәүче бар халыклар Синең исемеңне белеп, Үзеңнең Исраил халкың кебек үк, Синнән куркып торырлар, мин салдырган ошбу йортның Синең исемне йөртүен белерләр. 34Халкың Син күрсәткән якка, дошманга каршы чыгып китеп, Син сайлаган шушы шәһәргә, Синең исемеңә мин салдырган йорт тарафына карап, Сиңа дога кылса, 35күкләр киңлегеннән аларның догаларына вә гозерләренә колак салсаң һәм аларның хакын хакласаң иде. 36Әгәр алар Сиңа карата гөнаһ эш кыла калсалар (чөнки гөнаһ кылмаган кеше юктыр), һәм Син, ачуың чыгып, аларны дошман кулына тапшырсаң, әсир итүчеләр аларны үзләренең ерак яки якын җирләренә алып китеп, 37алар шунда, әсир йөргән җирләрендә, йөрәкләре үзгәреп тәүбәгә килсәләр һәм: «Гөнаһлыбыз, хилаф эш, явызлык кылдык», – дип, Сиңа ялварсалар, 38әсир төшкән чит яклардан торып, аталарына Син биргән җирләр, Син сайлаган шәһәр һәм Синең исемеңә мин салдырган йорт тарафына күз текәп, бөтен күңелләре белән, ихлас йөрәктән дога кылсалар, 39Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән аларның дога-гозерләренә колак салсаң һәм аларның хакларын хакласаң, Синең алда кылган гөнаһларын кичерсәң иде. 40И Аллам! Шушы урында кылынган догаларга күзләрең ачыкһәм колакларың сизгер булса иде.
41Ә хәзер, Раббы Аллам, кузгал,
кодрәтең билгесе булган сандыгың белән
Үзеңнең торагыңа кил!
Руханиларың, Раббы Аллам, кием кигән сыман, котылуга төренсен;
Сиңа тугры булганнар игелегеңә куансын!
42И Раббы Аллам! Үзең сайлаган ▼
▼ …сайлаган… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: май сөрткән.
заттан йөз чөермәсәң иде;колың Давытка булган мәрхәмәтеңне хәтереңдә тотсаң иде.
Copyright information for
TatIBT15