‏ 2 Chronicles 7

1Сөләйман үзенең догасын тәмамлауга, күкләр киңлегеннән ут-ялкын иңеп тулаем яндыру корбанын һәм башка төр корбаннарны чорнап алды, һәм йорт эченә Раббының дан-шөһрәте кереп тулды. 2Раббы йортына Раббының дан-шөһрәте кереп тулганга, руханилар йорт эченә аяк баса алмый торды. 3Исраилиләрнең барчасы, күктән иңгән утны һәм йортны каплап алган Раббының дан-шөһрәтен күреп, басма каршында йөзләре белән җиргә капландылар, Раббыга сәҗдә кылып:

«Ул игелекле,
Аның мәрхәмәте мәңгелек!» –

дип, Аңа рәхмәтләр яудырдылар.

4Аннары патша үзе һәм аның белән бергә бар халык Раббыга корбан китерде. 5Сөләйман патша егерме ике мең сыер һәм йөз егерме мең сарыкны корбан кылды. Әнә шулай патша һәм бар халык Аллаһы йортын изгеләштерде. 6Руханилар үз урыннарында, алар белән бергә левиләр дә, Раббыга багышлап уйнар өчен уен коралларын тотып, үз урыннарында тордылар (Раббыга рәхмәт яудырып: «Аның мәрхәмәте мәңгелек», – дип, Аны данлау өчен Давыт патша ясаган уен кораллары иде бу); левиләр каршындагы руханилар быргыларда уйнады, бөтен Исраил халкы исә аягүрә басып тора бирде.

7Сөләйман, Раббы йорты каршындагы ишегалдының урта бер өлешен изгеләштереп, тулаем яндыру корбаны китерде һәм татулык корбанының эч маен яндырды, чөнки ул ясаган бакыр мәзбәх тулаем яндыру корбанын, икмәк бүләген һәм эч маен сыйдырып бетерә алмады.

8Сөләйман белән бергә бөтен Исраил – Лебо-Хамат белән Мисыр елгасы арасындагы җирләрдә яшәүчеләр – зур җыен булып җиде көн бәйрәм итте. 9Сигезенче көнне исә махсус бер җыелыш уздырдылар; җиде көн дәвамында мәзбәхне изгеләштергәннән соң, аларның бәйрәм итүләре тагын җиде көнгә сузыла. 10Җиденче айның егерме өченче көнендә Сөләйман халыкны өенә озатты. Раббының Давытка, Сөләйманга һәм Үзенең Исраил халкына кылган игелекле эшләрен күреп, кешеләрнең күңеле шатлык вә куаныч белән тулган иде.

Раббының Сөләйманга вәгъдә бирүе һәм аны кисәтүе

11Шул рәвешле, Сөләйман Раббы йортын һәм патша сараен төзеп бетерде; Раббы йортында һәм үз сараенда эшләргә ниятләгән бар нәрсәне уңышлы башкарып чыкты. 12Төнлә аңа Раббы күренде, әйтте:

– Синең догаларың Миңа килеп иреште; әлеге урынны Мин Үземә корбан китерү йорты итеп сайладым.
13Әгәр дә Мин күк йөзен томалап, яңгырлар яумаса, әгәр Мин саранча чирүенә җирдәге бар нәрсәне ашап бетерергә боерсам, яисә Үз халкыма үләт зәхмәте җибәрсәм, 14исемемне йөрткән халкым түбәнчелек күрсәтеп, догаларын юллап йөз нурымны эзләгән һәм яман юлларын ташлаган очракта, Мин, күкләр киңлегеннән аларны ишетеп, гөнаһларын кичерермен, җирләрен савыктырырмын. 15Әлеге урында кылынган догаларга хәзер Минем күзләрем ачык вә колакларым сизгер булыр. 16Минем исемем мәңге шунда саклансын өчен, Мин әлеге йортны сайлап изгеләштердем; Минем күзләрем вә йөрәгем мәңге шунда булыр. 17Әгәр дә син, атаң Давыт кебек, Минем юлдан йөрсәң, һәммәсен Мин кушканча гамәл кылсаң, Минем кагыйдә вә карар-кануннарымны үтәп барсаң, 18Мин: «Исраил тәхетендә гел синең гаилә угыллары утырыр», – дип, атаң Давытка биргән вәгъдәмә туры калган хәлдә, синең патша тәхетен тотрыклы итәрмен. 19Әгәр дә сез, Миннән йөз чөереп, сезгә биргән канун кагыйдәләремне, боерыкларымны санламыйча, башка илаһларга табына, аларга гыйбадәт кыла башласагыз, 20Үзем биргән җирдә Исраилнең тамырын корытырмын, Минем исемгә багышланып, Мин изгеләштергән йорттан ваз кичәрмен; һәм барча халыклар аны гыйбрәт итеп, көлеп искә ала торган булырлар. 21Бүгенге көндә бөек булган шушы йорт яныннан узып баручы һәммә кеше, коты алынып: «Бу җиргә, бу йортка Раббы ни өчен моны эшләде икән?» – дип әйтеп куяр; 22аларга шунда: «Ата-бабаларының Алласыннан, Мисыр җиреннән алып чыккан Раббыдан йөз чөереп башка илаһларга иман китергән, шуларга табына һәм гыйбадәт кыла башлаганнары өчен, Ул алар өстенә шушы бәла-казаларны җибәрде», – дип җавап бирерләр.

Copyright information for TatIBT15