2 Chronicles 9
Шеба мәликәсенең Сөләйман хозурына килүе
1Шеба мәликәсе, Сөләйман хакында ишетеп, авыр-четерекле сораулар белән сынар өчен, аның хозурына килде. Иерусалимгә ул шактый зур мал-мөлкәт алып килгән иде: дөяләргә хуш исле сумала-майлар, байтак күләмдә алтын вә кыйммәтле-затлы ташлар төялгән иде. Ул, Сөләйман янына килеп, күңелендә йөрткән бар уй-фикерләре белән уртаклашты. 2Мәликәнең һәммә сүзенә Сөләйман аңлатма бирде; сораулар арасында ул ачыклык кертә алмаган бер генә авыр нәрсә дә очрамады. 3Шеба мәликәсе Сөләйманның акыл-зиһенен, ул салган сарайны, 4патша өстәлендәге ризык-нигъмәтләрне, түрәләренең яшәү рәвешен, хезмәтчеләренең әдәплелеген һәм аларның өс-башын, патша шәрабчыларын һәм аларның өс-башын, Раббы йортында патша китергән корбаннарны ▼▼ …Раббы йортында патша китергән корбаннарны… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Раббы йортына илтүче өске каттагы бүлмә.
күргәннән соң, Шеба мәликәсе гаҗәпләнеп 5сүзен башлады: – Синең эш-гамәлләрең, акыл-зиһенең турында үз җиремдә ишеткәннәрем хак дөрес икән. 6Бирегә килеп үз күзем белән күрмичә, мин ул сүзләргә ышанып бетмәгән идем, баксаң, синең зиһен-акылың турында әле яртысын да әйтмәгәннәр икән. Синең бөеклегең мин ишеткәннән күпкә артыграк. 7Синең кешеләрең нинди бәхетле! Көннең-көнендә синең каршыңда торып гакыллы сүзләреңне ишетүче хезмәтчеләрең нинди бәхетле! 8Синнән разый булып, сине Үз тәхетенә утырткан, Үзе өчен сине патша кылган Раббы Аллаңа шөкраннар яусын! Синең Аллаң, Исраил халкына Үзенең мәхәббәтен раслап, Исраил мәңге какшамас булсын һәм син анда гаделлек белән хөкем кылсын өчен, сине алар өстеннән патша итеп куйган икән. 9Шуннан патшага бүләккә ул йөз егерме талант алтын, күп итеп хуш исле сумала-майлар вә зиннәтле ташлар тапшырды; Шеба мәликәсе Сөләйман патшага бүләк иткән сыман хуш исле сумала-майларның әле моңарчы күрелгәне юк иде. 10(Хирам һәм Сөләйман хезмәтчеләре Офирдән алтын белән бергә бәкам агачы һәм зиннәтле ташлар да төяп кайтты. 11Патша әлеге агачтан Раббы йорты һәм үзенең сарае өчен баскычлар эшләтте, шулай ук җырчылар өчен гөслә һәм арфа да ясатты. Яһүдә җирендә моңарчы аның ише әйберләрнең күрелгәне булмый.) 12Шеба мәликәсе үзе теләгән һәм сораган һәммә нәрсәне Сөләйман патша аңа бүләк кылды. Әлеге бүләкләр Шеба мәликәсе алып килгәннән күпкә артыграк иде. Шуннан мәликә үзенең хезмәтчеләре белән туган җиренә юл алды. Сөләйманның байлыгы
13– 14Мал ташучылар һәм сәүдәгәрләр китергән алтыннан тыш Сөләйманга ел саен алты йөз алтмыш алты талант алтын килеп тора иде. Гарәпләр җирендәге бөтен патшалар, шулай ук өлкә башлыклары да аңа алтын-көмеш китереп торды. 15Сөләйман патша, алтыннан чүкеп, ике йөз данә зур калкан ясатты, һәр калканга алты йөз бека ▼▼ Бека – 5 гр.
алтын китте; 16шулай ук, алтыннан чүкеп, өч йөз данә кечерәк калкан да ясатты, аларның һәркайсына өч йөз бека алтын китте; һәм шушы калканнарны ул «Ливан урманы йорты»на куйдырды. 17Шуннан патша, фил сөягеннән зур тәхет ясатып, аны саф алтын белән тышлатты. 18Тәхетнең басмалары алтау булып, аяк куяр өчен тәхеткә алтын эскәмия беркетелгән иде. Утыргычның һәр ике ягында култыкса бар, култыксалар янында арыслан сыны куелган; 19алты басманың һәр ике очында унике арыслан сыны тора. Моңа охшаган нәрсәнең башка бер генә патшалыкта да моңарчы күрелгәне булмый. 20Сөләйманның эчемлек өчен бөтен касәләре алтыннан булып, «Ливан урманы йорты»ндагы бөтен савыт-саба да саф алтыннан иде; биредә бер генә көмеш әйбер дә булмый, чөнки, Сөләйман патшалык иткән чорда, көмеш бик тә очсыз әйбер санала иде. 21Патшаның Таршиш кораблары ▼▼ Таршиш кораблары – ягъни сәүдә кораблары.
Хирам хезмәтчеләре белән диңгездә йөреп, өч елга бер тапкыр алтын вә көмеш, фил сөяге һәм маймыллар, тавис кошлары төяп алып кайта торган иде. 22Сөләйман патша үзенең байлыгы вә зиһене-гакылы белән җир йөзендәге бөтен патшалардан өстен саналды. 23Аның йөрәгенә Аллаһы иңдергән зиһен-гакылны тыңлар өчен, җирдәге бар патшалар Сөләйман белән күрешеп-сөйләшергә теләде. 24Елның-елында аларның һәрберсе аңа бүләккә көмеш вә алтын савытлар, кием-салым, корал, хуш исле сумала-майлар, ат һәм качырлар алып килә торган булды. 25Сөләйманның атлар һәм сугыш арбалары куяр өчен дүрт мең араны һәм унике мең арба йөртүчесе бар иде; ул аларны арбалар тота торган махсус шәһәрләрдә, шулай ук үз янында Иерусалимдә дә тотты. 26Сөләйман Фырат елгасыннан алып Пелешет җирләренә һәм Мисыр чикләренә кадәр бөтен патшалар өстеннән хакимлек итте. 27Сөләйман патша заманында Иерусалимдә көмеш гади ташка бәрабәр санала, эрбет агачы исә үзәндә үскән сикомор агачыдай күп иде. 28Атларны Сөләйманга Мисырдан һәм бөтен тирә-яктан китерделәр. Сөләйманның үлеме
29Сөләйман патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, беренчесеннән соңгысына кадәр, Натан пәйгамбәр язмаларында, шилоһлы Ахиянең пәйгамбәрлек язмаларында, Небат углы Яробам хакында гаиптән хәбәр ▼▼ Гаиптән хәбәр – Аллаһыдан иңгән хәбәр, вәхи.
бирүче Иддуга ирешкән вәхиләрдә ▼▼ Вәхи – Аллаһы тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган хәбәр. Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Аллаһыдан иңгән күренеш.
бәян ителгән. 30Шул рәвешле, Сөләйман Иерусалимдә бөтен Исраил белән кырык ел дәвамында идарә итте. 31Ул, дөнья куеп, атасы Давыт шәһәрендә дәфен кылынды ▼▼ Дәфен кылу – мәет күмү.
, һәм аның урынына тәхеткә углы Рехабгам утырды.
Copyright information for
TatIBT15