‏ 2 Kings 13

Исраил патшасы Яһүәхәз

1Яһүдә патшасы Ахазея углы Йоаш хакимлегенең егерме өченче елында Исраил тәхетенә Еһү углы Яһүәхәз килде һәм Самареядә унҗиде ел дәвамында патша булып торды. 2Ул, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам кылган бөтен гөнаһларны кабатлап, алардан һич аерыла алмыйча, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды; 3һәм бу хәлдән Исраил халкына Раббының ачуы кузгалып, Ул байтак гомерләргә Исраил язмышын Арам патшасы Хазаил вә Хазаил углы Бен-Һадад кулына тапшырды. 4Әмма Яһүәхәз Раббыга фөрьяд итте
Фөрьяд итү – ярдәм сорап ялвару.
, һәм Раббы аны ишетте, чөнки Ул исраилиләрнең кысынкылыкта яшәвен, Арам патшасының аларны ничек кысрыклавын күреп тора иде.
5Шуннан Раббы исраилиләргә коткаручы җибәрде, һәм исраилиләр арамиләр золымыннан котылдылар – исраилиләр әүвәлгечә үзләренең йортларында тыныч-имин яши башладылар. 6Тик шулай да алар Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Яробам йорты гөнаһларын кабатладылар, алардан һич аерыла алмадылар; өстәвенә алиһә Аширә хөрмәтенә куелган багана Самареядә һаман кала бирде.

7Илле атлы җайдак, ун сугыш арбасы һәм ун меңлек җәяүле гаскәрне санамаганда, Яһүәхәз гаскәреннән берни калмады, чөнки башкаларын, ашлык сукканда күтәрелгән тузан хәленә китереп, Арам патшасы кырып бетергән иде.

8Яһүәхәз патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр һәм күрсәткән батырлыклар Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 9Яһүәхәз, дөнья куеп, Самареядә дәфен кылынды. Аның урынына тәхеткә углы Яһоаш килде.

Исраил патшасы Яһоаш

10Яһүдә патшасы Йоаш хакимлегенең утыз җиденче елында Исраил тәхетенә Яһүәхәз углы Яһоаш килде һәм уналты ел дәвамында Самареядә патша булып торды. 11Ул, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам кылган гөнаһларны кабатлап, алардан һич аерыла алмыйча, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.

12Яһоаш патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр һәм күрсәткән батырлыклар, Яһүдә патшасы Амасиягә каршы алып барган сугышлар хакында Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 13Яһоаш дөнья куйганнан соң, аның урынына тәхеткә Яробам утырды. Яһоаш Самареядә Исраил патшалары янында дәфен кылынды.

14Элиша бер авырудан сырхаулап киткәч (соңыннан, мантый алмыйча, шул авырудан ул үлә), Исраил патшасы Яһоаш аның янына килеп:

– Атам, атам! Исраилнең сугыш арбасы һәм атлы гаскәре! – дип, аның өстендә ачы күз яшьләре түгәргә тотынды.

15– Кулыңа җәя белән ук ал әле, – диде аңа шунда Элиша.

Тегесе ук белән җәя алды.
16Аннары Элиша Исраил патшасына:

– Кулыңдагы җәяне әзерлә, – диде.

Тегесе җәяне әзерләде, һәм Элиша үзенең кулларын патшаның куллары өстенә куеп:

17– Кояш чыгышына караган тәрәзәне ач, – диде.

Патша тәрәзәне ачты.

– Ат угыңны, – диде Элиша.

Патша атып җибәрде.

– Бу – Раббының җиңүче угы, арамиләрне җиңүче ук! – диде Элиша. – Арамиләрне син Афыкта тар-мар китерәчәксең.

18Аннары Элиша:

– Укларны ал, – диде.

Теге алды.

– Уклар белән җиргә ор, – диде ул аңа.

Патша өч тапкыр сукты да туктап калды.
19Аллаһы кешесенең аңа ачуы чыкты:

– Биш яисә алты тапкыр орырга кирәк иде, – диде ул. – Шул очракта син арамиләрне тулысынча тар-мар китерер идең, ә хәзер сиңа җиңү өч кенә тапкыр насыйп булачак.

20Элиша дөнья куйды, һәм аны дәфен кылдылар.

Берара ел башында Мәаб юлбасарлары Исраил җиренә басып керә торган булып киттеләр.
21Бервакыт шулай берничә исраили гүргә мәет иңдермәкче булып торганда, шул юлбасарларны күреп, мәетне Элишаның каберенә төшереп җибәрде; төшкән уңайга Элишаның сөякләренә орынган мәеткә җан керде, һәм ул аягына торып басты.

22Яһүәхәз патшалык иткән чорда, Арам патшасы Хазаил Исраил халкына көн күрсәтмәде. 23Әмма Раббы Исраил халкына мәрхәмәтле булды, аны кызганып, Ибраһим, Исхак вә Ягъкуб белән төзелгән килешү хакына аңа йөзе белән борылды. Ул бүгенге көнгә кадәр Исраил халкын Үзенең күз алдыннан куып җибәрмәде һәм аларның кырылуына юл куймады.

24Арам патшасы Хазаил дөнья куйганнан соң, аның урынына патша булып углы Бен-Һадад калды. 25Соңра Яһоаш патша үзенең атасы Яһүәхәздән Хазаил сугышып алган бөтен шәһәрләрне Бен-Һададтан кабат кайтарып алды. Яһоаш аны, өч мәртәбә тар-мар китереп, Исраил калаларын үзенә кайтарды.

Copyright information for TatIBT15