2 Kings 19
Хизәкыйянең Ишагыйядән киңәш соравы
1Моны ишеткәч, Хизәкыйя патша, үзенең киемнәрен ертып һәм тупас тукымага төренеп, Раббы йортына китте, 2ә сарай башлыгы Эльякыймны, кәтип Шебнаны һәм өлкән руханиларны (алар барысы да тупас тукымага төренгән иде) Амотс углы Ишагыйя пәйгамбәр янына җибәрде. 3Алар, килеп: – Хизәкыйя менә нәрсә әйтә: «Бүгенге көн – кайгы вә җәза, хурлык көнедер, әйтерсең баланың туар вакыты җиткән, ә аны тудырырга көч калмаган. 4Хуҗа буларак, Ашшур патшасы үзенең баш киңәшчесен тере Зат булган Аллаһыны хурларга җибәргән. Бәлки, Раббы Аллаң, аны ишетеп, шул сүзләре өчен җәзасын бирер, әгәр син әлегәчә исән калганнар өчен догада торсаң», – диделәр. 5Хизәкыйя патшадан килгән хезмәтчеләргә 6Ишагыйя болай диде: – Хуҗагызга Раббы әйткәннәрне тапшырыгыз: «Ашшур патшасының хезмәтчеләре Мине хурлаган һәм син ишеткән шул сүзләрдән курыкма. 7Менә, Ашшур патшасына Мин шундый рух иңдерәчәкмен, ул, бер хәбәр ишетүгә, үз җиренә кайтып китәчәк, һәм Мин аны шунда кылычтан уздырачакмын». 8Ашшур патшасы Лахиш каласын калдырып киткәнне ишеткәннән соң, баш киңәшче аның янына әйләнеп кайтты һәм патшаның Либнага һөҗүм итүен белде. 9Ашшур патшасы, Хәбәшстан патшасы Тирһаканың үзенә каршы сугышка чыгуын ишеткәч, Хизәкыйягә кабат илчеләр җибәрде һәм аларга: 10– Яһүдә патшасы Хизәкыйягә әйтегез: «Өметләнеп торган Аллаң, Ашшур патшасы Иерусалимне яулап ала алмас, дип сине алдамасын. 11Ашшур патшаларының барлык илләрне нәрсә эшләткәнен ишеттең бит син: ул илләрне алар тулысынча юк итте; бер син генә котылып калырмын дип уйлыйсыңмы?! 12Минем ата-бабаларым тар-мар иткән халыкларның илаһлары аларны коткардымы соң?! Гөзән белән Харанны, Ресефне, Телассардагы Эден халкын коткарып кала алдымы?! 13Хамат белән Арпад патшалары, Сефарваим каласының, Һена вә Ивваның патшалары кайда хәзер?!» – дип әйтергә боерды.Хизәкыйянең Раббыга ялваруы
14Илчеләр кулыннан хатны алып укыгач, Хизәкыйя Раббы йортына юнәлде һәм хатны Раббы каршында җәеп салды. 15Ул Раббыга дога кылды: – И-и Раббы, керубимнәр өстендә утыручы Исраил Алласы! Син генә җирдәге барлык патшалыкларның бердәнбер Алласы! Син күкне вә җирне бар кылдың. 16И-и Раббым, колагыңны салып тыңла! Раббым, күзләреңне ач вә күр! Тере Зат булган Аллаһыны хурлаучы Санхерибнең сүзләрен ишет! 17И-и Раббым, Ашшур патшаларының барлык халыкларны вә аларның илләрен харап итүе 18һәм илаһларын утка ыргытуы хактыр. Ләкин бит алар илаһлар түгел, ә бәлки кеше кулы ясаган агач вә таш нәрсәләр иде, шуңа күрә аларны юк иттеләр дә. 19Хәзер исә, Раббы Аллабыз, безне аның кулыннан коткара күр; шул чагында җирдәге барлык патшалыклар Раббының гына Аллаһы икәнен белерләр.Санхерибнең җиңелүе
20Амотс углы Ишагыйя шуннан соң Хизәкыйягә мондый хәбәр җибәрергә кушты: – Раббы – Исраил Алласы – болай ди: Ашшур патшасы Санхериб турындагы догаңны Мин ишеттем. 21Аның турында Мин, Раббы, әйткән сүзләр мондыйдыр: «Гыйффәтле Сион-кыз сине кимсетеп көлә,Иерусалим-кыз артыңнан баш чайкап кала.
22Кемне хурладың син? Кемне яманладың?
Кемгә каршы тавышыңны күтәрдең,
тәкәбберләнеп кемгә күзеңне күтәреп карадың? –
Исраилнең изге Алласына!
23Син үзеңнең хәбәрчеләрең аша Хуҗа-Хакимне хурладың
һәм: „Күп санлы арбаларым белән биек тау башларына,
Ливанның кеше аяк басмаган сыртларына күтәрелдем,
андагы биек-биек эрбет агачларын,
гүзәл кипарисларны кистем,
тауның иң ерак почмагына,
урманнарның үзәгенә барып җиттем;
24чит җирне казып, шуннан чыккан чишмәнең суын эчтем;
аяк табаннарым белән
барлык Мисыр елгаларын киптердем“, – дидең.
25Ишетмәдеңмени?
Мин моны инде күптән әзерләгән,
борын заманнарда ук алдан ниятләп куйган идем,
хәзер исә тормышка ашырдым –
ныгытылган калаларны синең кулың белән
хәрабәләр өеменә әйләндердем.
26Анда яшәүчеләр көчсезләнеп калды,
алар рисвай булып дер калтырап тора;
алар кырдагы үлән,
болындагы яшеллек,
түбәдә тамыр җибәрмәс борын
көнчыгыш җиленнән көйгән үсенте кебек.
27Урыныңнан торасыңмы син, утырасыңмы,
чыгасыңмы, керәсеңме –
Мин барысын белеп торам,
Миңа каршы баш күтәрүеңне дә
беләм Мин синең.
28Миңа каршы баш күтәрүең,
Минем колакка килеп ирешкән тәкәбберлегең өчен
борыныңа – ыргак,
авызыңа авызлык кидерәм Мин синең,
килгән юлыңнан кире кайтарып җибәрәм».
29Әй Хизәкыйя, менә сиңа билге: быел – коелган игеннән үскәнне, киләсе елны – үзеннән-үзе тишелгәнне ашарсыз, өченче елны исә үзегез чәчәрсез, урырсыз, йөзем бакчалары утыртырсыз, аларның җимешләрен ашарсыз. 30Яһүдә халкының котылып калганы, янәдән тамыр җибәреп, җимеш бирер. 31Чөнки исән калганнар Иерусалимнән чыгар, котылып калганнар Сион тавыннан төшәр. Боларның һәммәсен Күкләр Хуҗасы Раббының көчле яратуы тормышка ашырыр. 32Шуңа күрә Ашшур патшасы турында Раббы болай ди: «Ул монда кермәячәк, бу калага үзенең укларын очырмаячак,
калканы белән якын килмәячәк,
һөҗүм итәр өчен, кала тирәли туфрак өемнәре күтәртмәячәк.
33Килгән юлыннан кире кайтып китәчәк ул,
бу калага кермәячәк, – ди Раббы. –
34Мин бу каланы Үзем вә колым Давыт хакына
коткарып һәм саклап калачакмын».
35Шул төнне Раббы фәрештәсе, килеп, Ашшур гаскәре туктаган урында йөз сиксән биш мең кешене һәлак итте. Иртәгесен уянсалар – бөтен әйләнә-тирә мәет белән тулган. 36Шуннан соң Ашшур патшасы Санхериб, туктаган урыныннан кузгалып, үзе яшәгән Ниневәгә кайтып китте. 37Көннәрдән беркөнне, үзенең илаһы Нисрох йортында гыйбадәт кылган чакта, угыллары Адраммәлик белән Сарисир аны кылыч белән чабып үтерделәр дә Арарат җиренә качтылар. Аның урынына патша булып углы Эсар-Хаддон килде.
Copyright information for
TatIBT15