‏ 2 Kings 20

Хизәкыйянең авырып китүе һәм сихәтләнүе

1Хизәкыйянең, бик каты авырып, үлем түшәгендә яткан чагы иде. Аның янына Амотс углы Ишагыйя пәйгамбәр килеп әйтте:

– Раббы болай ди: «Эшләреңне тәртипкә китер, чөнки әҗәлең якын, син инде терелмәячәксең».

2Шунда Хизәкыйя йөзе белән диварга таба борылды да Раббыга ялварырга тотынды:

3– Йа Раббым, Синең күзеңә ятышлы гамәлләр кылып, тугрылык белән, чын йөрәктән Синең юлдан йөргәнемне исеңә төшерсәң иде.

Шуларны әйтеп, Хизәкыйя әче күз яшьләре белән елый башлады.

4Бу вакытта Ишагыйя эчке ишегалдыннан чыгып өлгермәгән иде әле, шунда аңа Раббы сүзе килеп иреште:

5– Кире әйләнеп кер дә Минем халкымның хакиме Хизәкыйягә әйт, атаң Давытның Раббы Алласы болай дип әйтә, диген: «Мин синең догаңны ишеттем, күз яшьләреңне күрдем – инде терелтермен Мин сине, берсекөнгә Раббы йортына барырсың; 6Мин сиңа унбиш ел гомер өстим. Ашшур патшасы кулыннан сине дә, бу каланы да коткарырмын, бу каланы Мин Үзем вә колым Давыт хакына яклап калырмын».

7Шуннан соң Ишагыйя:

– Инҗир кагы китерсеннәр, – диде.

Хизәкыйянең җәрәхәтенә инҗир кагы яптылар, шуннан Хизәкыйя сихәтләнә башлады.

8Хизәкыйя Ишагыйядән:

– Раббының мине савыктырасына һәм берсекөнгә Раббы йортына барасыма ишарә итүче билге нинди? – дип сорады.

9Ишагыйя аңа болай дип җаваплады:

– Вәгъдәсенең үтәлүенә ишарә итеп, Раббыдан сиңа мондый билге: әйт әле, күләгә ун баскычка алгарак үтсенме, әллә ун баскычка кирегә чигенсенме?

10– Күләгәнең ун баскычка алга китүе гадәти хәлдер, – диде аңа Хизәкыйя, – юк, ун баскычка кире китсен әле.

11Ишагыйя пәйгамбәр Раббыга мөрәҗәгать итте, һәм Әхәз баскычы буйлап түбән төшеп барган күләгәне Раббы ун баскычка кирегә күчереп куйды.

Бабилдән килгән илчеләр. Ишагыйянең пәйгамбәрлек сүзе

12Шул көннәрдә Бабил патшасы – Баладанның углы Меродах-Баладан – Хизәкыйянең авырып ятканын ишетеп, аңа хат вә бүләкләр җибәрде. 13Хизәкыйя илчеләрне каршы алды, аларга хәзинә саклагычларын, көмеш вә алтынын, хуш исле сумала вә кыйммәтле майларын, корал сакланган йортын вә саклау урыннарындагы барлык байлыгын күрсәтте; үз сараенда һәм дәүләтендә кунакларга күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады.

14Ишагыйя пәйгамбәр, Хизәкыйя патшага килеп:

– Бу кешеләр ниләр сөйләде? Алар каян килгәннәр? – дип сорады.

Хизәкыйя:

– Алар ерак җирдән, Бабилдән килгәннәр, – дип җавап бирде.

15Ишагыйя:

– Синең сараеңда ниләр күрде алар? – дип сорады.

Хизәкыйя:

– Сараемда булган бар нәрсәне күрделәр; саклау урыннарымда аларга күрсәтмәгән берни калмады, – дип җаваплады.

16Шунда Ишагыйя Хизәкыйягә болай диде:

– Раббының сүзен тыңла:
17«Менә, шундый көннәр килер: синең сараеңда булган бар нәрсәне, шушы көнгә кадәр ата-бабаларың җыйган бар байлыкны Бабилгә алып китәрләр, берни дә калмас, – ди Раббы. – 18Синең нәселдәге угылларның да кайберләрен алып китәрләр, алар Бабил патшасы сараенда хәрәм агалары булып хезмәт итәрләр».

19Хизәкыйя исә Ишагыйягә:

– Синең аша Раббы тапшырган сүзләр әйбәт, – диде, чөнки күңеленнән ул: «Минем гомердә тынычлык-иминлек хөкем сөрәчәк икән әле», – дип уйлады.

20Хизәкыйя патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул күрсәткән бөтен батырлыклар, шулай ук аның буа төзүе, суүткәргеч ясап, шәһәргә су уздыруы хакында Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 21Хизәкыйя дөнья куйгач, аның урынына патша булып углы Менашше килде.

Copyright information for TatIBT15