2 Kings 21
Яһүдә патшасы Менашше
1Тәхеткә утырганда, Менашшега унике яшь булып, Иерусалимдә ул илле биш ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Хепсибаһ исемле иде. 2Менашше, исраилиләрнең күз алдыннан Раббы сөреп җибәргән халыкларның әшәке гадәтләренә ияреп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды. 3Атасы Хизәкыйя җимерттергән калку урыннарны кабат төзетте, Исраил патшасы Ахаб сыман, Багалга багышлап мәзбәхләр куйдырды, алиһә Аширә хөрмәтенә багана ясатты, бөтен күк җисемнәренә сәҗдә кылып, аларга табына торган булды. 4Ул хәтта Раббы йортында да мәзбәхләр төзетте, гәрчә Раббы әлеге йорт турында «Минем исемем Иерусалимдә сакланыр» дип әйтсә дә. 5Менашше шулай ук Раббы йортының һәр ике ишегалдында бөтен күк җисемнәренә багышлап мәзбәхләр салдырды, 6үзенең углын ут аша уздырып корбан итте, багучылык, күрәзәчелек белән шөгыльләнде, әрвах чакыручылар һәм тылсымчыларга мөрәҗәгать итте; Раббының ачуын чыгарып, Аның күзенә ятышсыз күренгән байтак явызлыклар кылды. 7Менашше үзе ясаган Аширә сынын Изге йортка кертеп урнаштырды. Ләкин әлеге йорт хакында Давытка һәм аның углы Сөләйманга Раббы болай дип әйткән иде: «Шушы йортта һәм барча Исраил ыруглары арасыннан Үзем сайлап алган Иерусалимдә Минем исемем мәңгегә сакланыр. 8Әгәр Исраил халкы Мин боерганны һәм колым Муса әмер иткән бөтен Канунны үтәргә тырышса, ата-бабаларына Мин биргән җирдән аларга китәргә юл куймам». 9Әмма халык әлеге сүзләргә колак салмады; Менашше аларны шул дәрәҗәдә юлдан яздырды ки, кылган гамәлләре белән алар исраилиләрнең күз алдыннан Раббы юк иткән халыклардан да уздырып җибәрделәр. 10Шуннан соң Раббы Үзенең коллары – пәйгамбәрләр аша болай диде: 11– Яһүдә патшасы Менашше, үзенә кадәр булган амориләрдән дә уздырып, байтак чирканыч гамәлләр кылды, үзенең сыннары белән Яһүдәне гөнаһ юлына этәрде. 12Әнә шуның өчен, – ди Исраилнең Раббы Алласы, – Иерусалим белән Яһүдә җирен Мин шундый казага салырмын ки, бу турыда ишеткән кешеләрнең колаклары зеңләп торыр; 13Самареягә һәм Ахаб йортына ни кылган булсам, Иерусалимгә дә Мин үлчәү бавын сузармын һәм асманы асармын, касәдән пычракны сөртеп алып әйләндереп каплагандай, Иерусалимне Мин сыпырып атармын; 14биләмәмдә калганнардан йөз чөереп, аларны дошман кулына тапшырырмын, һәм дошманнары аларны талар, табыш итәр; 15чөнки алар, Минем күземә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, ата-бабалары Мисырдан чыкканнан бирле бүгенге көнгәчә ачуымны китерәләр. 16Яһүдә халкын гөнаһ юлына этәреп, аларны Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылырга мәҗбүр итеп кенә калмыйча, Менашше, өстәвенә бер гаепсез бәндәләрнең җанын кыеп, Иерусалимне канга батырды. 17Менашше патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр, ул кылган гөнаһлар Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 18Менашше, дөнья куеп, үз сараендагы Узза бакчасында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Амон килде.Яһүдә патшасы Амон
19Тәхеткә утырганда, Амонга егерме ике яшь булып, Иерусалимдә ул ике ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Мәшуллемет – ятбалы Харус кызы иде. 20Атасы Менашшены кабатлап, Амон Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр эшләде; 21атасы йөргән юллардан йөрде, атасы табынган сыннарга табынды, аларга сәҗдә кылды. 22Ул, Раббы юлыннан тайпылып, ата-бабаларының Раббы Алласыннан йөз чөерде. 23Беркөн Амон хезмәтчеләре, аңа каршы фетнә оештырып, аны үз өендә үтереп чыктылар. 24Ләкин ил халкы, Амон патшага каршы фетнә оештырган бәндәләрнең һәммәсен кырып бетереп, Амон урынына патша итеп аның углы Йошияне куйды. 25Амон патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 26Аны Узза бакчасында үз төрбәсендә дәфен кылдылар. Аның урынына патша булып углы Йошия килде.
Copyright information for
TatIBT15