‏ 2 Kings 22

Яһүдә патшасы Йошия

1Тәхеткә утырганда, Йошиягә сигез яшь булып, Иерусалимдә ул утыз бер ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Едидә – боскатлы Адая кызы иде. 2Йошия, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, уңга-сулга тайпылмыйча һәрчак бабасы Давыт юлыннан йөрде.

Канун китабы табылу

3Патшалык итүенең унсигезенче елында Йошия патша үзенең кәтибен – Мешулламнан туган Асальяның углы Шапанны – Раббы йортына йомыш белән җибәрде.

4– Баш рухани Хилкыйя янына барып, шуны әйт, – диде ул. – Раббы йортына килүче халыктан җыелган көмешне, бусага төбендә сакта торучылардан алып, санап куйсын һәм 5Раббы йортында төзү эшләре белән җитәкчелек итүчеләр кулына тапшырсын. Алар исә аны Раббы йортын төзәтү-яңарту белән шөгыльләнүче эшчеләргә, 6балта осталарына, төзүчеләргә, ташчыларга түләсен, йортны төзекләндерү өчен агач һәм эшкәртелгән таш алуга тотсын. 7Аларга биргән көмешнең ни-нәрсәгә тотканнарын тикшермәскә дә мөмкин, чөнки алар намус белән эш итә.

8Баш рухани Хилкыйя:

– Раббы йортында мин Канун китабына тап булдым, – дип, табылдык китапны кәтип Шапанга бирде. Ул аны укыды.

9Шуннан соң Шапан, җавап белән патша хозурына әйләнеп килеп:

– Синең хезмәтчеләрең Раббы йортында булган көмешнең барысын да төзекләндерү эшләре белән җитәкчелек итүчеләргә тапшырдылар, – диде.

10Аннары кәтип Шапан:

– Рухани Хилкыйя миңа бер китап бирде, – дип, аны патшага укып күрсәтте.

11Канун китабында язылган сүзләрне ишетүгә, патша, өстендәге киемнәрен ертып, 12рухани Хилкыйягә, Шапан углы Ахикамга, Микәя углы Ахборга, кәтип Шапанга һәм патша хезмәтчесе Асаягә:

13– Барыгыз, минем хакка, халык хакына, бөтен Яһүдә хакына әлеге табылдык китапта язылган сүзләр турында Раббыдан сорап белешегез; Раббының безгә кабынган ачуы зурдыр, чөнки ата-бабаларыбыз әлеге китаптагы сүзләргә колак салмадылар – безгә төбәп язылганнар буенча гамәл кылмадылар, – дип боерды.

14Шуннан соң рухани Хилкыйя, Ахикам, Ахбор, Шапан һәм Асая, Иерусалимнең икенче төбәгенә барып, кием-салымнарны карап-барлап торучы Хархастан туган Тикъва углы Шаллумның хатыны – пәйгамбәр Хулда белән киңәштеләр.

15Хулда аларга:

– Исраилнең Раббы Алласы менә нәрсә ди! Сезне минем янга җибәргән кешегә,
16Раббы болай дип әйтә, диген: «Шушы урынга һәм шушында яшәүчеләргә Мин бәла-каза җибәрермен – һәммәсе дә Яһүдә патшасы Йошия укыган китапта язылганча булыр. 17Миннән йөз чөереп, чит илаһларга багышлап корбан китергән, кылган бөтен гамәлләре белән ярсуымны кузгаткан өчен, бу урынга Минем ачуым чыкты, һәм ул басылырлык түгел». 18Сезне Раббыдан сорашып-белешер өчен җибәргән Яһүдә патшасына әйтегез: «Исраилнең Раббы Алласы син ишеткән сүзләр хакында болай ди: 19„Шушы урын котычкыч афәткә дучар булыр һәм шушында яшәүчеләргә ләгънәт-каргыш төшәр дигән сүзләремне ишеткәннән соң, син, йөрәгең йомшап, Раббы алдында түбәнчелек күрсәткән өчен, өстеңдәге киемнәреңне ертып, Минем каршыда күз яшьләре түккән өчен, Мин сине ишеттем, – ди Раббы. – 20Әнә шуның өчен Мин сине ата-бабаларың янына озатырмын, һәм син, шушы урынга Мин җибәрәсе барлык бәла-казаларны күрмичә, тынычлыкта дәфен кылынырсың“», – диде.

Әлеге җавапны хәбәрчеләр патшага җиткерделәр.

Copyright information for TatIBT15