‏ 2 Kings 24

1Яһоякыйм патшалык иткән көннәрдә, Яһүдә җиренә Бабил патшасы Нәбухаднессар килеп, Яһоякыйм өч ел дәвамында аның кул астында булды, әмма соңыннан ул аңа каршы баш күтәрде. 2Раббы, Үзенең коллары – пәйгамбәрләр аша игълан итеп куйганча, Яһүдәне юк итәр өчен, Яһоякыймга каршы килдани, арами, мәаби вә аммони юлбасарларын җибәрде. 3Бу, һичшиксез, Раббы ихтыяры буенча эшләнде. Менашше кылган гөнаһлар, ул башкарган бөтен эшләр өчен, Раббы шул рәвешле Яһүдәне Үзенең күз алдыннан юк итәргә ниятләде. 4Раббы Менашшены гафу кылырга теләмәде, чөнки ул, бер гаепсез адәмнәрнең җаннарын кыеп, Иерусалимне канга батырды.

5Яһоякыйм патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 6Яһоякыйм дөнья куйгач, аның урынына патша булып углы Яһояхин килде.

7Мисыр патшасы шуннан ары кабат үз җиреннән читкә чыкмады, чөнки әүвәле аңа караган, Мисыр елгасыннан алып Фырат елгасына кадәр булган бөтен җирне Бабил патшасы үзенә алып бетергән иде.

Яһүдә патшасы Яһояхин

8Тәхеткә утырганда, Яһояхинга унсигез яшь булып, Иерусалимдә ул өч ай дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Нехушта – иерусалимле Элнатан кызы иде. 9Яһояхин, үзенең атасы кебек үк, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.

10Шул вакытларда Бабил патшасы Нәбухаднессарның гаскәр башлыклары, Иерусалим катына килеп, аны камап алды. 11Хезмәтчеләре каланы чолганышта тоткан чакта Бабил патшасы Нәбухаднессар Иерусалим янына килгәч, 12Яһүдә патшасы Яһояхин, үзенең әнкәсе, хезмәтчеләре, түрәләре һәм сарай кешеләре белән бергә Бабил патшасы янына чыгып, аның кулына бирелде. Шулай итеп, Бабил патшасы хакимлегенең сигезенче елында Яһояхин әсир төште.

13Шуннан соң, Раббы алдан әйтеп куйганча, Нәбухаднессар Раббы йортында һәм патша сараенда булган бөтен хәзинәне талап алып китте һәм Раббының Изге йорты өчен Исраил патшасы Сөләйман ясаткан барча алтын савытларны алып китте
…алып китте… – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «ватып бетерде» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
;
14Иерусалимнең бар халкын: бөтен түрәләрен һәм батыр гаскәриләрен, шулай ук барча балта осталарын вә тимерчеләрен – җәмгысы ун мең кешене – сөргенгә озатты; шәһәрдә ярлы халыктан башка беркем калмады. 15 16Бабил патшасы Нәбухаднессар Яһояхинның үзен, аның әнкәсен, хатыннарын, сарай кешеләрен, илнең башлыкларын, шулай ук җиде мең кешедән торган бөтен гаскәрен, мең һөнәрче вә тимерчесен – сугышка яраклы көчле кешеләрен әсир төшереп, Иерусалимнән Бабилгә озатты. 17Аннары ул, Яһояхин урынына патша итеп аның абзасы Маттанияне билгеләп, аның исемен Сәдыкыйягә алыштырды.

Яһүдә патшасы Сәдыкыйя

18Тәхеткә утырганда, Сәдыкыйягә егерме бер яшь булып, Иерусалимдә ул унбер ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Хамутал – либналы Иремия кызы иде. 19Сәдыкыйя, Яһоякыйм кебек үк, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды. 20Иерусалим каласына һәм Яһүдә җиренә Раббының ачуы шул дәрәҗәдә зур иде ки, нәтиҗәдә, Ул аларны Үзеннән читкә тибәрде.

Соңга таба Сәдыкыйя Бабил патшасына каршы баш күтәрде.

Copyright information for TatIBT15