‏ 2 Kings 1

Ахазеянең һәлакәтле язмышы турында Ильясның пәйгамбәрлек кылуы

1 Исраил патшасы Ахаб дөнья куйганнан соң, Мәаб патшасы Исраилгә каршы баш күтәрде. 2Исраил тәхетенә утырган Ахазея Самареядәге йортының өске катыннан тәрәзә рәшәткәсе аша егылып төшеп имгәнгәннән соң:

– Экрон илаһы Багал-Забубка барып белешегез әле: бу сызланулардан котыламмы мин? – дип, үзенең йомышчыларын җибәрде.

3Әмма Раббының фәрештәсе Тишбә шәһәрендә яшәүче Ильяска әйтте:

– Бар, Самарея патшасының йомышчылары каршына чыгып: «Исраил җирендә Аллаһы юкмы әллә?! Ни өчен сез гозер белән Экрон илаһы Багал-Забуб янына барасыз?! – дип сора. –
4Әнә шуның өчен Раббы, яткан түшәгеңнән тора алмыйча дөнья куярсың, ди».

Һәм Ильяс үз юлы белән китеп барды.

5Ахазеянең йомышчылары исә патша янына әйләнеп кайтты.

– Ни өчен кире кайттыгыз? – дип сорады ул алардан.

6Тегеләр аңа җаваплады:

– Каршыбызга бер адәм килеп очрады да: «Сезне йомыш белән җибәргән патшагыз янына кайтып: „Раббы болай дип әйтә, диегез: Исраил җирендә Аллаһы юкмы әллә?! Ни өчен син гозер белән Экрон илаһы Багал-Забуб янына йомышчыларыңны җибәрәсең?! Әнә шуның өчен син яткан түшәгеңнән тора алмыйча дөнья куярсың“», – диде.

7Патша алардан:

– Каршыгызга чыгып, әлеге сүзләрне әйткән кешенең кыяфәте ниндиерәк иде? – дип сорады.

8Тегеләр:

– Аның өстендә хайван тиресеннән хәстәрләнгән кием, билендә күн билбау иде, – диделәр.

– Тишбәле Ильяс ул, – диде патша.
9Шуннан ул Ильяс янына илле кешелек гаскәр белән үзенең гаскәрбашын җибәрде.

Алар килеп җиткәндә, Ильясның тау өстендә утырган чагы иде. Төркем башлыгы аңа:

– Аллаһы кешесе! Патша сиңа түбән төшәргә боера, – диде.

10Ильяс исә гаскәрбашына:

– Әгәр мин Аллаһы кешесе икәнмен, күктән ут-ялкын иңеп синең үзеңне дә, илле кешеңне дә көйдереп үтерсен! – дип җавап кайтарды, һәм шул ук мизгелдә күкләр киңлегеннән ут-ялкын иңеп гаскәрбашын да, аның илле кешесен дә көйдереп үтерде.

11Шуннан патша Ильяс янына икенче бер гаскәрбашын һәм аның илле кешелек төркемен җибәрде. Бу башлык та:

– Аллаһы кешесе! Патша сиңа тизрәк түбән төшәргә боера! – дип сүз башлады.

12Аңа җавап итеп Ильяс:

– Әгәр мин Аллаһы кешесе икәнмен, күктән ут-ялкын иңеп синең үзеңне дә, илле кешеңне дә көйдереп үтерсен, – диде, һәм шул ук мизгелдә күкләр киңлегеннән Аллаһының ут-ялкыны иңеп гаскәрбашын да, аның илле кешесен дә көйдереп үтерде.

13Шуннан патша өченче бер гаскәрбашы белән аның илле кешесен җибәрде. Әлеге башлык, тауга күтәрелеп, Ильяс каршында тез чүкте дә ялынып-ялварып болай диде:

– Аллаһы кешесе! Үтенеп сорыйм, мин һәм шушы илле адәм – синең хезмәтчеләрең – синең алдыңда мәрхәмәт тапса иде.
14Күкләр киңлегеннән иңгән ут-ялкын әүвәлге ике гаскәрбашын һәм аларның иллешәр кешесен көйдереп үтергән булса да, мин хәзер синең алдыңда мәрхәмәт тапсам иде!

15Шунда Ильяска Раббы фәрештәсе:

– Бар аның белән, курыкма, – диде.

Ильяс урыныннан кузгалды һәм аның белән бергә патша янына юнәлде.
16Патша хозурына килеп баскач, ул:

– Раббы болай дип әйтә: «Исраил җирендә гозер белән мөрәҗәгать итәрдәй Аллаһы булмаган кебек, син үзеңнең йомышчыларыңны үтенеч белән Экрон илаһы Багал-Забуб янына җибәрдең. Әнә шуның өчен син яткан түшәгеңнән тора алмыйча дөнья куярсың», – диде.

17Раббы Ильяс аша хәбәр иткәнчә, патша шул рәвешле дөньядан китеп барды. Ахазеянең углы булмаганга, аның урынына патша булып ир туганы Йорам килде. Тәхеткә ул Яһүдә патшасы Еһошафат углы Яһорам хакимлегенең икенче елында утырды. 18Ахазея патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

Copyright information for TatIBT15