‏ 2 Kings 11

Яһүдә патшабикәсе Аталиянең тәхеткә утыруы

1Ахазеянең әнкәсе Аталия, углының үлүен белгәннән соң, патшаның бөтен нәсел-нәсәбен кырып бетерде. 2Әмма Яһорам патшаның Яһошеба исемле кызы – Ахазеянең кыз туганы – үлемгә дучар ителгән патша угыллары арасыннан Ахазеянең Йоаш исемле углын урлап, аны сөт анасы белән бергә йокы бүлмәсенә качырды; шул рәвешле аны Аталия күзеннән яшерделәр, һәм бала исән калды. 3Илдә Аталия патшалык иткән чорда, Йоаш алты ел дәвамында сөт анасы белән бергә Раббы йортында качып яшәде.

4Аталия җиденче елын патшалык иткәндә, рухани Еһояда җансакчыларның һәм сарай сакчыларының йөзбашларын үз янына – Раббы йортына чакыртты һәм, алар белән килешү төзеп ант иттергәннән соң, патша углын күрсәтте. 5Аннары мондый боерык бирде:

– Сез менә нәрсә эшләгез, – диде ул, – шимбә көнне хезмәткә керешкән сакчыларның өчтән бер өлеше патша сараенда сакта торсын;
6икенче бер өлеше – Сур капкасы янында, тагын бер өлеше исә сарайны саклаучылар артындагы капка төбендә булсын. Шул рәвешле, чиратлашып сарайны сакларсыз. 7Шимбә көнне хезмәтен тәмамлаучы сакчылар – аларның калган ике өлеше – Раббы йортында патшаны саклар. 8Һәркем, кулына корал тотып, патшаны бөтен яктан урап алсын. Кем дә булса сезнең сафларга якынайса, җанын кыегыз. Патша кайда гына барса да, янәшәсендә булыгыз.

9Йөзбашлары һәммәсен рухани Еһояда кушканча эшләде: билгеләнгән шимбә көнне хезмәткә керешкән һәм шул көнне хезмәтен тәмамлаган һәркемне җитәкчеләре үз янына туплады һәм рухани Еһояда янына алып килде. 10Рухани шунда Давыт патшаның Раббы йортында сакланган сөңге вә калканнарын йөзбашларына таратты. 11Кулларына корал тоткан сакчыларны ул, патшаны саклар өчен, Аллаһы йортының көн ягыннан төн ягына кадәр, мәзбәх һәм Йорт тирәли куеп чыкты. 12Шуннан Еһояда, патша углын алып килеп, аның башына таҗ кигезде, кулына Канун китабы тоттырды; башына май коеп патша дип игълан иткәннән соң, барысы кул чапты, «Яшәсен патша!» – дип кычкырды.

13Аталия, сакчыларның, халыкның шаулашуын ишетеп, алар янына Раббы йортына килсә, 14гадәт кушканча, терәк баганасы янында патша басып тора. Аны йөзбашлары һәм быргычылар әйләндереп алган; ил-йорт күңел ача, быргы тавышлары яңгырый. Аталия шунда, өстендәге киемнәрен ертып:

– Хыянәт, хыянәт! – дип кычкырырга тотынды.

15– Алып чыгыгыз аны биредән; артыннан иярүче булса, кылычтан уздырыгыз, – дип боерды шунда рухани Еһояда гаскәр белән идарә итүче йөзбашларына, чөнки Аталияне Раббы йортында үтерүләрен теләмәде.

16Аталияне тотып алдылар да, патша сараеның Атлар капкасы янына алып килеп, җанын кыйдылар.

17Еһояда исә халыкның һәм патшаның Раббы халкы булуы турында килешү, шулай ук патша белән халык арасында килешү төзеде. 18Шуннан соң илнең бар халкы, Багал йортына юнәлеп, аны җимерде, андагы мәзбәхләрне, сыннарны ватып бетерде һәм шунда, мәзбәхләр алдында, Багал каһине Маттанны үтерде.

Раббы йортын саклар өчен, рухани Еһояда сакчылар билгеләде.
19Шуннан ул, йөзбашларын, җансакчыларны, сарай сакчыларын һәм илнең бар халкын ияртеп, патшаны Раббы йортыннан озата чыкты; алар, Җансакчылар капкасы аша үтеп, патша сараена уздылар һәм патшаны тәхеткә утырттылар. 20Ил-йорт рәхәтләнеп күңел ачты. Аталияне патша сараенда кылычтан уздырганнан соң, шәһәр тынычланып калды.

21Тәхеткә утырганда, Йоашка җиде яшь иде.

Copyright information for TatIBT15