‏ 2 Kings 12

Яһүдә патшасы Йоаш

1Исраил патшасы Еһү хакимлегенең җиденче елында Яһүдә тәхетенә Йоаш килде, Иерусалимдә ул кырык ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Сибья тумышы белән Беер-Шебадан иде. 2Рухани Еһояда өйрәткәнгә күрә, Йоаш гомер буе Раббы күзенә ятышлы күренгән эшләр эшләде; 3әмма калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары һаман шулай кала бирде, һәм халык әүвәлгечә шунда корбан китерде, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.

4Бервакыт Йоаш руханиларга болай диде:

– Раббы йортына багышланган бар көмешне – мәҗбүри салымны, нәзер кылучылар китергән һәм Раббы йортына ихтыяри бүләк ителгән бөтен акчаларны туплагыз.
5Һәрбер рухани, алып килүчеләрдән бу акчаларны кабул итеп, Раббы йортының ватылган-җимерелгән урыннарын төзәтүгә сарыф итсен.

6Әмма Йоаш патша егерме өченче елын идарә иткәндә дә әле, руханилар йортның җимерелгән-ватылган урыннарын төзәтмәгәннәр иде. 7Шуннан Йоаш патша, рухани Еһояданы һәм башка руханиларны чакырып:

– Ни өчен сез йортның ватылган-җимерелгән урыннарын төзәтмисез? Бүгеннән башлап кешеләрдән көмеш алуны туктатыгыз, көмешне йортның ватылган урыннарын төзәтүгә тотыгыз, – диде.

8Руханилар халыктан көмеш алмаска һәм йорттагы төзекләндерү эшләре өчен җаваплылыкны үз өсләреннән төшерергә булдылар.

9Шуннан соң рухани Еһояда бер тартма алды да, өстенә тишек уеп, аны Раббы йортына кергән уңайга уң тарафка, мәзбәх янына урнаштырды. Бусага төбендә сакта торучы руханилар Раббы йортына килгән бөтен көмешне шунда сала бардылар. 10Тартма эчендәге көмеш шактый җыелгач, патшаның кәтибе белән баш рухани Раббы йортына кергән көмешне капчыкларга санап тутыра һәм капчык авызын бәйләп куя торган булдылар. 11Аннары саналган көмешне Раббы йортында төзү эшләрен башкаручыларга тапшыралар, тегеләр исә аны Раббы йортында эшләүче балта осталары вә төзүчеләргә, 12дивар торгызучы вә таш кисүчеләргә түләр, шулай ук агач вә эшкәртелгән таш сатып алыр, Раббы йортының ватылган-җимерелгән урыннарын төзәттерер, гомумән, йорттагы төзү эшләрен дәвам итәр өчен тоталар иде. 13Раббы йортына кергән көмеш Йорт өчен көмеш җамаяклар, филтә кыскычлары, касәләр, быргылар, төрледән-төрле алтын вә көмеш савытлар ясар өчен тотылмады, 14чөнки кергән көмеш төзү эшләре алып баручыларга түләүгә һәм Раббы йортын төзекләндерүгә китә иде. 15Эш башкаручыларга акча түләүче кешеләрдән исәп-хисап таләп итмәделәр, чөнки алар намус белән эш итте. 16Гаеп йолу корбаны һәм гөнаһ йолу корбаны өчен түләнгән көмеш Раббы йортына кермәде, алар руханиларныкы иде.

17Шул вакытларда Арам патшасы Хазаил, яуга кузгалып, Гәткә каршы сугыш башлады һәм аны яулап алды; аннары Хазаил, Иерусалимгә таба борылып, аңа һөҗүм итәргә ниятләде. 18Әмма Яһүдә патшасы Йоаш үзенең ата-бабалары – Яһүдә патшалары Еһошафат белән Яһорам, Ахазея һәм үзе Раббы йортына багышлаган бөтен изге әйберләрне, шулай ук Раббы йорты һәм патша йорты хәзинәсендәге бөтен алтынны җыеп, Арам патшасы Хазаилгә җибәрде; шуннан соң Хазаил Иерусалимне яулап алу ниятеннән кире кайтты.

19Йоаш патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 20Йоаш хезмәтчеләре аңа каршы фетнә оештырдылар һәм Силла аймагына төшә торган юл буенда урнашкан Бәйт-Миллода үтереп чыктылар. 21Аны хезмәтчеләре Шимгат исемле хатынның углы Йозабад һәм Шомер исемле хатынның углы Яһозабад үтерде. Йоаш дөнья куйгач, аны Давыт каласында ата-бабалары янында дәфен кылдылар. Аның урынына тәхеткә углы Амасия килде.

Copyright information for TatIBT15