2 Kings 14
Яһүдә патшасы Амасия
1Исраил патшасы Яһүәхәз углы Яһоаш хакимлегенең икенче елында Яһүдә тәхетенә Йоаш углы Амасия килде. 2Тәхеткә утырганда, аңа егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул егерме тугыз ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Яһогаддан тумышы белән Иерусалим кызы иде. 3Амасия Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды, әмма аның гамәлләре ерак бабасы Давытныкыннан үзгә булып, ул бөтен яктан атасы Йоашны кабатлады. 4Калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары һаман шулай кала бирде, һәм халык әүвәлгечә шунда корбан китерде, хуш исле сумала-майлар көйрәтте. 5Хакимлекне ул ныклап үз кулына алгач, атасы Йоаш патшаны үтергән хезмәтчеләрнең җаннарын кыйды. 6Әмма әлеге катыйльләрнең балаларына кул күтәрмәде, чөнки Муса китабындагы Канунда Раббы болай ди: «Бала гаебе өчен атаның җаны кыелмас, ата гаебе өчен дә баланың җаны кыелмас; һәрбер адәм үзенең гөнаһы өчен үлем җәзасына тартылсын». 7Амасия, сугышып, Тоз үзәнендә ун мең эдомине кырып салды; Селаны яулап алып, аңа Йоктеил дип исем кушты; әлеге урын бүгенге көндә дә шулай аталадыр. 8Амасия шуннан соң Исраил патшасына – Еһүдән туган Яһүәхәз углы Яһоашка: – Чык әйдә, йөзгә-йөз килеп сугышыйк, – дип, илчеләрен җибәрде. 9Әмма Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасиягә болай дип җавап кайтарды: – Ливанда үсеп утырган күгән агачы Ливандагы эрбет агачына «Кызыңны минем углыма хатынлыкка бир әле» дигән хәбәр җибәргән, ди. Әмма бер кыргый Ливан җанвары, килеп, әлеге күгән агачын таптап бетергән, ди. 10Син эдомиләрне тар-мар китердең һәм шуннан чамасыз масаеп киттең. Өеңдә генә утыр! Нигә үз башыңа бәла эзлисең?! Югыйсә үзең дә, синең белән бергә Яһүдә дә бетәр. 11Әмма Амасия аның сүзенә колак салмады. Шуңа күрә Исраил патшасы Яһоаш аңа каршы яуга кузгалды, һәм алар Яһүдә җирендәге Бәйт-Шемештә йөзгә-йөз очраштылар. 12Яһүдиләр, исраилиләр тарафыннан тар-мар ителеп, өйләренә кайтып киттеләр. 13Шулай итеп, Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасияне – Ахазеядән туган Йоаш углын – Бәйт-Шемештә әсир итте; шуннан Яһоаш Иерусалимгә юнәлде, анда ул Эфраим капкасыннан алып Почмак капкасына кадәр, чама белән дүрт йөз терсәк ▼▼ Терсәк – 45 см.
арада Иерусалим диварын җимерде; 14аннары Раббы йортының һәм патша сараеның хәзинә саклагычында булган бар алтын-көмешне вә савыт-сабаны кулга төшереп, әсирләр алып, Самареягә әйләнеп кайтты. 15Яһоаш патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр һәм күрсәткән батырлыклар, Яһүдә патшасы Амасиягә каршы алып барган сугышлар хакында Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 16Яһоаш, дөнья куеп, Самареядә Исраил патшалары янында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Яробам килде. 17Исраил патшасы Яһүәхәз углы Яһоаш дөнья куйганнан соң, Яһүдә патшасы Йоаш углы Амасия тагын унбиш ел гомер кичерде. 18Амасия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 19Иерусалимдә Амасиягә каршы фетнә оештырылды, һәм ул Лахишка качып китте; әмма аның артыннан Лахишка кешеләр юллап, аны шунда үтерделәр. 20Амасиянең гәүдәсен, атта алып кайтып, Давыт каласы Иерусалимдә ата-бабалары янында дәфен кылдылар. 21Шушы хәлләрдән соң бөтен Яһүдә халкы уналты яшьлек Азарияне ▼▼ Азария – 15:13 тә Уззия дип бирелгән.
атасы Амасия урынына патша итеп куйды. 22Амасия ата-бабалары янында мәңгелек йокыга талганнан соң, Азария өр-яңадан Элат каласын тергезде һәм аны кабат Яһүдәгә кайтарды. Исраил патшасы Яробам
23Яһүдә патшасы Йоаш углы Амасия хакимлегенең унбишенче елында Исраил тәхетенә Яһоаш углы Яробам килде һәм кырык бер ел дәвамында Самареядә идарә итте. 24Ул Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам кылган гөнаһлардан һич аерыла алмады. 25Исраил Алласы Раббы Үзенең колы – Гәт-Хепер пәйгамбәре Амиттай углы Юныс аша әйткәнчә, Яробам патша Лебо-Хаматтан ▼▼ Лебо-Хамат – яһүд телендә әлеге гыйбарә «Хамат җиренә бара торган юл» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
башлап Араба диңгезенә ▼▼ Араба диңгезе – ягъни Үле диңгез.
кадәр булган арада Исраил чикләрен әүвәлге хәленә кайтарды. 26Исраил халкының авыр газапларын Раббы күреп торды: колның да, ирекле халыкның да язмышы ачы иде, һәм Исраилгә ярдәм итә алырдай һичкем юк иде. 27Исраилнең исемен якты дөнья йөзеннән юк итәргә теләмәгәнгә күрә, Раббы Исраил халкын Яһоаш углы Яробам кулы белән коткарды. 28Яробам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр һәм күрсәткән батырлыклар, Яһүдәнеке саналган Дәмәшкъ белән Хаматны сугышларда кабат Исраил кул астына кайтаруы хакында Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 29Яробам үзенең ата-бабалары – Исраил патшалары янында мәңгелек йокыга талгач, аның урынына патша булып углы Зәкәрия килде.
Copyright information for
TatIBT15