‏ 2 Kings 15

Яһүдә патшасы Азария

1Исраил патшасы Яробам хакимлегенең егерме җиденче елында Яһүдә патшасы булып Амасия углы Азария килде. 2Тәхеткә утырганда, аңа уналты яшь булып, Иерусалимдә ул илле ике ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Якүлья тумышы белән Иерусалим кызы иде. 3Азария, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, һәр нәрсәдә атасы Амасияне кабатлады. 4Ләкин калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары һаман шулай кала бирде, һәм халык шунда әүвәлгечә корбан китерде, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.

5Раббы Азария патшага зыян салганлыктан, ул, ахыргы сәгатенә кадәр махау зәхмәтеннән азапланып, аерым йортта яшәде. Аның углы Иотам сарайны да кайгыртты, Яһүдә җирендә яшәүче халык белән дә идарә итте.

6Азария патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 7Азария, дөнья куеп, Давыт каласында ата-бабалары янында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Иотам килде.

Исраил патшасы Зәкәрия

8Яһүдә патшасы Азария хакимлегенең утыз сигезенче елында Исраил тәхетенә Яробам углы Зәкәрия килде һәм алты ай дәвамында Самареядә идарә итте. 9Ул, үзенең ата-бабалары кебек, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам гөнаһларыннан һич аерыла алмады.

10Явеш углы Шаллум Зәкәриягә каршы фетнә оештырды – халык алдында аның җанын кыйды да аның урынына тәхеткә үзе утырды. 11Зәкәрия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 12Раббының Еһүгә «Синең угылларың Исраил тәхетендә дүртенче буынга кадәр утырачак» дип әйтеп куйган сүзләре, шул рәвешле, тормышка ашты.

Исраил патшасы Шаллум

13Яһүдә патшасы Уззия
Уззия – 14:21 дә Азария дип бирелгән.
хакимлегенең утыз тугызынчы елында Исраил тәхетенә Явеш углы Шаллум килде һәм бер ай дәвамында Самареядә идарә итте.
14Гәди углы Менахем, Тирсадан Самареягә килеп, Явеш углы Шаллумның җанын кыйды да аның урынына тәхеткә үзе утырды. 15Шаллум патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул оештырган фетнә турында Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

16Менахем, Тирсадан килеп, Типсах шәһәрендә һәм аның тирәсендә яшәүче халыкка һөҗүм итте дә аларны кырып бетерде, чөнки халык аңа шәһәр капкасын ачудан баш тарткан иде. Менахем хәтта авырлы хатыннарны да ярып ташлады.

Исраил патшасы Менахем

17Яһүдә патшасы Азария хакимлегенең утыз тугызынчы елында Гәди углы Менахем, Исраил тәхетенә килеп, ун ел дәвамында Самареядә идарә итте. 18Шул чорда ул, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам гөнаһларыннан һич аерыла алмады.

19Берзаман Ашшур патшасы Пул
Пул – 15:29 да Тиглат-Пилесер дип бирелгән.
, сугыш ачмакчы булып, Исраил җиренә аяк басты. Менахем исә, Пул минем яклы булсын, үзем патша булып калыйм, дигән максат белән аңа мең талант көмеш түләде.
20Андый күләмдәге көмешне Ашшур патшасына җыеп тапшырыр өчен, Исраилнең мул тормышлы кешеләре иллешәр шәкыл көмеш бирергә тиеш булды. Шуннан соң Ашшур патшасы, Исраилне калдырып, кире үз иленә кайтып китте.

21Менахем патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 22Менахем дөнья куйгач, аның урынына патша булып углы Пекахья килде.

Исраил патшасы Пекахья

23Яһүдә патшасы Азария хакимлегенең илленче елында Исраил тәхетенә Менахем углы Пекахья утырды һәм ике ел дәвамында Самареядә идарә итте. 24Ул, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам гөнаһларыннан һич аерыла алмады. 25Пекахьянең дәрәҗәле бер түрәсе – Ремалия углы Пеках – аңа каршы фетнә оештырды: илле гилыгадлыны ияртеп, Самареядәге патша сарае кальгасына үтеп керде дә, патшаның, шулай ук Әргүб белән Ариенең җанын кыеп, үзе патша булып утырды.

26Пекахья патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

Исраил патшасы Пеках

27Яһүдә патшасы Азария хакимлегенең илле икенче елында Исраил тәхетенә Ремалия углы Пеках килде һәм егерме ел дәвамында Самареядә идарә итте. 28Ул, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам гөнаһларыннан һич аерыла алмады.

29Пеках патша идарә иткән көннәрдә, Исраилгә Ашшур патшасы Тиглат-Пилесер
Тиглат-Пилесер – 15:19 да Пул дип бирелгән.
һөҗүм итте һәм, Ион, Әбел-Бәйт-Мәгакәһ, Яноах, Кыдыш, Хатсор калаларын, шулай ук Гилыгад, Гәлиләя, Нәптали җирләрен басып алып, халкын әсирлеккә Ашшурга озатты.

30Шулай булды ки, Элаһ углы Һошея көннәрдән беркөнне Ремалия углы Пекахка каршы фетнә оештырды – аңа һөҗүм ясап, аны үтерде дә тәхеткә үзе утырды. Бу хәл Яһүдә патшасы Уззия углы Иотам хакимлегенең егерменче елында булды.

31Пеках патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

Яһүдә патшасы Иотам

32Исраил патшасы Ремалия углы Пеках хакимлегенең икенче елында Яһүдә патшасы булып Уззия углы Иотам килде. 33Тәхеткә утырганда, аңа егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Яруша – Садыйк кызы иде. 34Иотам, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, һәрбер эштә атасы Уззияне кабатлады. 35Ләкин калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары һаман шулай кала бирде, халык шунда әүвәлгечә корбан китерде һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтте. Иотам Раббы йортындагы Югары капканы яңадан төзеде.

36Иотам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 37(Иотам патшалык иткән көннәрдә, Раббы Арам патшасы Рәсинне һәм Ремалия углы Пекахны яу белән Яһүдәгә каршы җибәрә башлады.) 38Иотам, дөнья куеп, үзенең ерак бабасы Давыт каласында ата-бабалары янында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Әхәз килде.

Copyright information for TatIBT15