2 Kings 17
Исраилнең соңгы патшасы Һошея
1Яһүдә патшасы Әхәз хакимлегенең уникенче елында Исраил тәхетенә Элаһ углы Һошея утырды һәм тугыз ел дәвамында Самареядә идарә итте. 2Ул Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, әмма үзенә кадәр булган Исраил патшалары сыман күп явызлыклар эшләмәде. 3Ашшур патшасы Шалманесер Һошеягә каршы сугыш ачты; Һошея аңа буйсыну белдереп ясак түли башлады. 4Әмма берзаман Һошея, ярдәм сорап, Мисыр патшасы Со янына үзенең илчеләрен юллаганнан соң, Ашшур патшасына елның-елында түли торган ясагын җибәрми башлады; Ашшур патшасы, Һошеянең хыянәте турында белеп, аны сак астына алды һәм зинданга япты. 5Аннары, Исраил җиренә һөҗүм итеп, Самареягә таба юнәлде һәм өч ел дәвамында аны камалышта тотты. 6Һошея хакимлегенең тугызынчы елында Ашшур патшасы Самареяне яулап алды да, исраилиләрне Ашшурга сөреп җибәреп, аларны Халак шәһәрендә, Хабур елгасы буендагы Гөзән төбәгендә һәм мадайлылар яшәгән шәһәрләрдә урнаштырды.Исраил патшалыгының һәлак булу сәбәбе
7Исраилиләргә килгән бәланең сәбәбе шунда иде: үзләрен Мисыр патшасы фиргавен кулыннан азат иткән, Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллалары каршында алар гөнаһ эш кылдылар, чит-ят илаһларга табына башладылар; 8аларның күз алдыннан Раббы сөреп җибәргән халыкларның гореф-гадәтләренә ияреп, Исраил патшалары кылган гамәлләрне кабатладылар; 9Раббы Аллалары күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, күзәтү манараларыннан башлап ныгытылган шәһәрләргә кадәр барча калкулыкларда гыйбадәт кылу урыннары булдырдылар; 10һәрбер түбәҗирдә, киң ябалдашлы вә мул яфраклы һәр агач төбендә изге баганалар һәм алиһә Аширә хөрмәтенә сыннар урнаштырдылар; 11аларның күз алдыннан Раббы сөреп җибәргән халыклар сыман, шул калкулыкларның һәммәсендә корбаннар китерделәр; Раббының ачуын кузгатып яман эшләр кылдылар; 12Раббы: «Алай эшләмәгез», – дип әйтә торуга карамастан, пот-сыннарга табындылар. 13Раббы Үзенең пәйгамбәрләре һәм гаиптән хәбәр бирүчеләре аша: «Яман юлыгызны ташлап, ата-бабаларыгызга әйтеп калдырган һәм колларым, пәйгамбәрләрем аша җиткергән Канунымдагы боерык вә кагыйдәләремне үтәгез», – дип, Исраил белән Яһүдәне һаман кисәтеп килде. 14Әмма алар бу сүзләргә колак салмадылар, Раббы Аллаларына иман китермәгән тискәре ата-бабалары сыман үҗәтләнүдә булдылар; 15Аның кагыйдәләрен, ата-бабалары белән төзегән килешүен, Аның күрсәтмә-кисәтүләрен санга сукмадылар; бернигә ярамаган потларга ияреп, шуның белән үзләре дә яраксыз затларга әйләнделәр; Раббы: «Янәшәгездәге халыкларның гамәлләрен кылмагыз», – дип әмер бирүгә карамастан, әлеге халыклар артыннан иярделәр; 16Раббы Аллалары биргән боерыкларга колак салмыйча, үзләренә ике бозау сыны койдырып алдылар, алиһә Аширәгә багышлап багана куйдылар, бөтен күк җисемнәренә сәҗдә кылдылар, Багалга табындылар; 17үзләренең кыз-угылларын ут аша уздырып корбан китерделәр, күрәзәлек иттеләр һәм сихер кылдылар; Раббы алдында явызлыклар эшләп, Аның ачуын китерделәр. 18Шуңа күрә Раббының исраилиләргә бик нык ачуы чыкты, һәм Ул аларны Үзенең күз алдыннан сөрде, Яһүдә ыругыннан башка Аның хозурында беркем калмады. 19Әмма Яһүдә дә үзенең Раббы Алласы боерыкларын санламады, Исраил гореф-гадәтләренә ияреп китте. 20Әнә шуңа күрә Раббы бөтен Исраил нәселеннән йөз чөерде. Аларны газапларга дучар итеп талаучылар кулына тапшыра торган булды һәм, ниһаять, Үзеннән бөтенләй читкә тибәрде. 21Раббы исраилиләрне Давыт йортыннан аерып алганнан соң, алар патша итеп Небат углы Яробамны куйды; әлеге Яробам, исраилиләрне Раббыдан тәмам биздереп, аларны коточкыч зур гөнаһка этәрде. 22Исраилиләр, шулай итеп, Яробам гөнаһларын кабатлап, алардан һич аерыла алмады. 23Ахыр чиктә, Үзенең коллары – пәйгамбәрләре аша кисәтә килгәнчә, Раббы Исраил халкын Үзеннән читкә тибәрде: исраилиләр үз җирләреннән Ашшурга сөрелде, һәм алар бүгенге көндә дә шунда гомер кичерәләр.Чит халыкларның Исраил җирендә яши башлавы
24 Бабил, Көтәһ, Авва, Хамат һәм Сефарваим калаларында яшәүче халыкны Ашшур патшасы исраилиләр урынына Самарея шәһәрләренә күчерде. Күчеп килгән халык, Самареядә җирләшеп китеп, аның калаларында көн күрә башлады. 25Анда яши башлауларының беренче мәлләрендә бу халык Раббыны санламады, шуның өчен Раббы, алар өстенә арысланнар җибәреп, әлеге ерткыч җанварлар кешеләрне үтерә иде. 26Шуннан Ашшур патшасына, килеп, болай дип әйттеләр: – Самарея калаларына син күчереп урнаштырган халык әлеге җирнең Алласы кануннарын белми, шул сәбәпле Ул алар өстенә арысланнар җибәрә, һәм ерткыч җанварлар аларның гомерен өзә, чөнки халык шул җирнең Алласы кануннарыннан бихәбәрдер. 27Моңа җавап итеп Ашшур патшасы: – Самареядән сөрелгән берәр руханины кире шунда җибәрегез; халык арасында яшәп, аларны шул җирнең Алласы кануннарына өйрәтсен, – дип боерды. 28Самареядән сөрелгән руханилардан берәү, килеп, Бәйт-Элдә яши һәм халыкны Раббыдан куркырга, Аны хөрмәтләргә өйрәтә башлады. 29Ләкин һәрбер халык, үзе яшәгән калада үз илаһларының сыннарын булдырып, калку урыннарда самареялеләр төзеп калдырган гыйбадәтханәләрдә урнаштырды. 30Бабиллеләр – Суккөт-Бенот, көтәһлеләр – Нергәл, хаматиләр – Ашима, 31аввимнәр Нибхаз вә Тартак сыннарын ясап, шуларга табына иделәр. Сефарваимлеләр исә, Сефарваим илаһлары Адраммәлик белән Анаммәликкә үзләренең угылларын багышлап, аларны утта яндыра иделәр. 32Әлеге халыклар шулай ук Раббыга да табындылар. Алар үз арасыннан каһиннәр сайлап куеп, әлеге каһиннәр калкулыклардагы гыйбадәтханәләрдә хезмәт иттеләр. 33Раббыга табыну белән бергә алар, шулай итеп, бирегә күчеп килгәнче нинди халык арасында яшәгән булсалар, шул халыкның гадәте буенча үз илаһларына да табына бирделәр. 34Алар бүгенге көндә дә үзләренең әүвәлге гореф-гадәтләренә буйсынып яшиләр, Раббыдан курыкмыйлар һәм, Ягъкуб (кайчандыр Раббы аңа Исраил дип исем куша) токымына Раббы әмер иткәнчә, Аның кагыйдә вә карарларын, канун вә боерыкларын үтәмиләр. 35Исраил халкы белән килешү төзегән вакытта, Раббы аларга болай дип әйтеп куйган иде: – Башка илаһларны олыламагыз, аларга табынмагыз, гыйбадәт кылмагыз, шулай ук корбан да китермәгез; 36көчле кулын сузып, сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббыны хөрмәтләгез, Аңа гына табыныгыз һәм корбан китерегез; 37Аның сезгә язылган кагыйдә вә карарларын, канун вә боерыкларын һәрчак үтәргә тырышыгыз һәм чит илаһларга табынмагыз; 38Мин сезнең белән төзегән килешүне онытмагыз һәм чит илаһларга табынмагыз; 39бары тик үзегезнең Раббы Аллагызны гына олылагыз-хөрмәтләгез, шул чагында Ул сезне бөтен дошманнарыгыз кулыннан йолып алыр. 40Әмма алар ▼▼ …алар… – Самареягә күчеп килгән чит халыклар турында сүз баруы ихтимал.
бу сүзләргә колак салмадылар, үзләренең әүвәлге гореф-гадәтләре буенча гамәл кыла тордылар. 41Чит халыклар, Раббыны олылап-хөрмәтләсәләр дә, үзләренең пот-сыннарына табынуларын дәвам иттеләр. Аларның балалары да, балаларының балалары да бүгенге көнгә кадәр аталары кылган гамәлләрне кабатлый бирәләр.
Copyright information for
TatIBT15