2 Kings 18
Яһүдә патшасы Хизәкыйя
1Исраил патшасы Элаһ углы Һошея хакимлегенең өченче елында Яһүдә тәхетенә Әхәз углы Хизәкыйя килде. 2Тәхеткә утырганда, аңа егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул егерме тугыз ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Аби – Зәкәрия кызы иде. 3Хизәкыйя, бар нәрсәдә ерак бабасы Давытны кабатлап, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды: 4калку урыннарны гамәлдән чыгарып, чит илаһларның изге баганаларын җимерде, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны чабып ташлады, Муса койдырган бакыр еланны ватты, чөнки шушы көнгә кадәр исраилиләр, әлеге елан алдында хуш исле сумала-майлар көйрәтеп, аңа Нехуштан дип мөрәҗәгать итә иделәр. 5Хизәкыйя бары тик Раббыга – Исраил Алласына гына ышанычын баглады; бөтен Яһүдә патшалары арасында аңарга кадәр дә, аңардан соң да андый патшаның булганы юк иде әле. 6Хизәкыйя, Раббыга сыгынып, Аның юлыннан һич тә тайпылмады, Раббы Мусага әйтеп калдырган боерыкларны төгәл үтәде. 7Раббы һәрчак аның янында булып, Хизәкыйянең бөтен эше уңышлы барды: Хизәкыйя, Ашшур патшасына каршы баш күтәреп, аңа хезмәт итүдән туктады; 8ул, Газа каласына һәм аның әйләнә-тирәсендәге җирләргә кадәр барып җитеп, пелештиләрнең һәммә күзәтү манарасын һәм ныгытылган шәһәрен тар-мар китерде. 9Хизәкыйя патша хакимлегенең дүртенче елында, димәк ки, Исраил патшасы Элаһ углы Һошея хакимлегенең җиденче елында, Ашшур патшасы Шалманесер, Самареягә һөҗүм итеп, аны камалышка алды, 10һәм өч елдан шәһәр аның кулына күчте. Хизәкыйя хакимлегенең алтынчы елында, димәк ки, Исраил патшасы Һошея хакимлегенең тугызынчы елында, Самарея җиңелде. 11Шуннан соң Ашшур патшасы, исраилиләрне Ашшурга сөреп җибәреп, аларны Халак шәһәрендә, Хабур елгасы буендагы Гөзән төбәгендә һәм мадайлылар яшәгән шәһәрләрдә урнаштырды. 12Исраилиләргә килгән бәланең сәбәбе шунда иде: алар үз Раббы Алласының тавышына колак салмады, Аның белән төзегән килешүне бозды, Раббы үзенең колы Мусага әйтеп калдырган сүзләрне тыңламады, аларны үтәмәде.Санхерибнең Иерусалимгә янавы
13Хизәкыйя патша хакимлегенең ундүртенче елында Ашшур патшасы Санхериб, Яһүдәнең барлык ныгытылган калаларына һөҗүм итеп, аларны яулап алды. 14Шуннан Яһүдә патшасы Хизәкыйя: – Гаеплемен, мине тынычлыкта калдыр; күпме бәһа билгеләсәң, шуны түләрмен, – дигән хәбәр белән Ашшур патшасы янына Лахишка илчеләрен җибәрде. Ашшур патшасы Яһүдә патшасы Хизәкыйягә өч йөз талант көмеш вә утыз талант алтын түләргә билгеләде. 15Хизәкыйя Раббы йортында һәм патша сарае хәзинәсендә табылган бөтен көмешне аңа түләде. 16Яһүдә патшасы Хизәкыйя шулай ук Раббының Изге йортында ишекләргә һәм ишек борысларына капланган алтынны, салдырып, Ашшур патшасына бирде. 17Аннары Ашшур патшасы Лахиш каласыннан Иерусалимгә, Хизәкыйя патша янына, зур гаскәр белән үзенең иң зур хәрби түрәсен, сарайның баш түрәсен һәм баш киңәшчесен җибәрде. Иерусалимгә килеп җиткәч, алар, Йон юучылар кырына илтә торган юлда – югары буаның суүткәргече янында туктап, 18Яһүдә патшасын чакырттылар. Алар каршына сарай башлыгы Хилкыйя углы Эльякыйм, кәтип Шебна һәм Асафның углы елъязмачы Йоах чыкты. 19Баш киңәшче аларга әйтте: – Хизәкыйя патшага җиткерегез: олуг патша – Ашшур патшасы – болай ди: «Нәрсәгә өметләнәсең син? 20Син сөйләгәннәр бөтенесе буш сүздер, сугыш өчен бит хәрби осталык һәм көч кирәк. Син миңа каршы баш күтәрдең – хәзер кемгә өметләнеп торасың? 21Син Мисырга, шул чатнаган камыш таякка таянмакчы буласың, ә бит ул үзенә таянган кешенең кулын җәрәхәтләп тишеп керәчәк! Мисыр патшасы фиргавен үзеннән ярдәм өмет иткән һәркем өчен шундый. 22Бәлки, сез миңа: „Раббы Аллабыз ярдәменә ышанабыз“, – дип әйтерсез. Әмма калкулыкларда Аллагызга гыйбадәт кылу урыннарын һәм Аның мәзбәхләрен Хизәкыйя юк итте түгелме?! Яһүдә белән Иерусалим халкына ул: „Бары тик Иерусалимдәге шушы мәзбәх каршында гына сәҗдә кылыгыз!“– дип әйтте түгелме?!» 23Әйдә, минем хуҗам Ашшур патшасы белән кул сугып килешегез әле. Ул: «Ике мең баш атымны бирәм, тик җайдаклар таба алырсың микән?!» – дип әйтә. 24Мисырның сугыш арбалары вә җайдакларына өметләнсәң дә, хуҗам хезмәтендәге иң кечкенә җитәкчегә ничек каршы тора алырсың икән?! 25Әллә мин бу урынны Раббы ихтыярыннан башка тар-мар итә дип уйлыйсыңмы?! Раббы Үзе миңа: «Ул җиргә һөҗүм ит һәм аны вәйран кыл ▼▼ Вәйран кылу – җимерү, вату; юк итү.
», – диде. 26Хилкыйя углы Эльякыйм, Шебна һәм Йоах: – Без колларың белән арамей телендә сөйләш, без аны аңлыйбыз. Кала диварында басып торган халык алдында безнең белән яһүдчә сөйләшмә, – диделәр баш киңәшчегә. 27Әмма баш киңәшче аларга: – Хуҗам мине бу сүзләрне сезнең хуҗага һәм сезгә әйтер өчен генә җибәргән дисезме әллә?! Юк, дивар өстендә басып торган, сезнең белән бергә үз тизәген ашап, үз сидеген эчәргә мәҗбүр булачак кешеләргә әйтер өчен дә җибәрде ул мине, – диде. 28Шуннан соң баш киңәшче урыныннан торды да яһүд телендә болай дип кычкырды: – Олуг патшаның – Ашшур патшасының сүзләрен тыңлагыз! 29Ул болай ди: «Хизәкыйя сезне саташтырмасын, ул сезне минем кулдан коткара алмаячак! 30Хизәкыйя сезне: „Раббы һичшиксез коткарачак безне, бу кала Ашшур патшасы кулына бирелмәячәк“, – дип өметләндермәсен». 31Хизәкыйяне тыңламагыз, чөнки Ашшур патшасы болай ди: «Минем белән солых төзегез, минем якка чыгыгыз; шул чагында һәркем үз йөзем куагының, үз инҗир агачының җимешен ашар, үз коесының суын эчәр. 32Соңра мин, килеп, сезне үзегезнеке кебек үк җиргә, ашлык вә шәрабка, икмәк вә йөзем бакчаларына, зәйтүн маена вә балга бай булган җиргә алып китәрмен, һәм сез үлмәссез, шунда гомер итәрсез. Хизәкыйя сүзенә колак салмагыз, „Раббы безне коткарачак“, – дип, сезне саташтырмасын ул. 33Бүтән халыкларның илаһларыннан берәрсе Ашшур патшасы кулыннан үз җирен коткарып кала алдымы?! 34Хамат белән Арпад илаһлары кайда?! Сефарваим, Һена һәм Ивва илаһлары кайда?! Самареяне минем кулдан коткарып кала алдымы алар?! 35Бу җирләрнең илаһларыннан кайсысы минем кулдан үз җирен коткарып кала алды?! Шулай булгач, ничек итеп Раббы Иерусалимне минем кулдан коткарыр икән?!» 36Ләкин халык дәшмәде, берничек тә җавап кайтармады, чөнки патша аларга: «Җавап бирмәгез», – дип боерган иде. 37Шуннан соң сарай башлыгы Хилкыйя углы Эльякыйм, кәтип Шебна һәм Асафның углы елъязмачы Йоах, киемнәрен ертып, Хизәкыйя янына кайттылар һәм баш киңәшченең сүзен җиткерделәр.
Copyright information for
TatIBT15