‏ 2 Kings 2

Ильясның күккә ашуы

1Раббы Ильясны өермәдә бөтереп күккә ашырырга ниятләгән чакта, Ильяс белән Элиша Гилгәл шәһәреннән чыгып килә иде.

2– Син биредә кал, чөнки Раббы мине Бәйт-Элгә җибәрә, – диде Ильяс Элишага.

Әмма Элиша аңа:

– Раббы да, син дә – шаһит: мин сине ялгызыңны калдырмам! – дип җавап кайтарды, һәм алар Бәйт-Элгә юл алдылар.
3Бәйт-Элдә бер төркем пәйгамбәр Элиша каршысына чыгып:

– Сиңа мәгълүмме, бүген Раббы синең әфәндеңне синнән аерып алачак, – диде.

– Бу хакта миңа да мәгълүм, ләкин әлегә дәшмәгез, – диде аларга Элиша.

4Шунда Ильяс аңа:

– Элиша, биредә кал, чөнки Раббы мине Әрихәгә җибәрә, – диде.

Тегесе исә:

– Раббы да, син дә – шаһит: мин сине ялгызыңны калдырмам! – дип җавап кайтарды, һәм алар Әрихәгә юнәлделәр.

5Әрихәдә бер төркем пәйгамбәр Элиша янына килеп:

– Сиңа мәгълүмме, бүген Раббы синең әфәндеңне синнән аерып алачак, – диде.

– Бу хакта миңа да мәгълүм, ләкин әлегә дәшмәгез, – диде аларга Элиша.

6Шунда Ильяс аңа:

– Син биредә кал, чөнки Раббы мине Үрдүн буена җибәрә, – диде.

Аңа җавап итеп Элиша:

– Раббы да, син дә – шаһит: мин сине ялгызыңны калдырмам! – диде, һәм алар икәве бергә китеп бардылар.

7Үрдүн елгасы буена җиткәч, алар артыннан ияреп килгән илле пәйгамбәр дә бераз читкәрәк китеп туктап калды. 8Шулчак Ильяс өстендәге япанчасын салып төрде дә шуның белән су өстенә китереп сукты, һәм су, ике якка аерылып, алар корыдан елганы кичтеләр.

9Аръякка чыгып җиткәч, Ильяс Элишага:

– Мине синең яннан алып китәчәкләр. Аңарчы әйтеп кал: нинди гозерең бар? – диде.

Аңа җавап итеп Элиша:

– Синдәге пәйгамбәрлек рухы миндә икеләтә артыграк булса иде, – диде.

10– Син сораган нәрсә – бик авыр эш, – диде аңа Ильяс. – Синең яныңнан мине ни рәвешле алып китүләрен күрсәң, димәк, теләгең үтәлде, әгәр инде күрмәсәң, теләгең үтәлмәде дигән сүз.

11Алар шулай юл буйлап сөйләшеп барган вакытта, кинәт кенә утлы арба вә утлы тулпарлар барлыкка килеп аларның икесен ике якка аерды да, Ильяс өермә эчендә күккә ашты. 12Элиша шушы хәлне тамаша кылып:

– Атам, атам! Исраилнең сугыш арбасы һәм җайдагы! – дип кычкырып җибәрде. Шуннан ул, Ильясны күздән югалтып, өстендәге киемнәрен икегә аерып ташлады.
13Аннары Ильяс өстеннән төшеп калган япанчаны җирдән күтәрде дә кабат Үрдүн ярына әйләнеп килде һәм, 14Ильяс өстеннән төшеп калган япанча белән су өстенә сугып:

– Кайда Ул Ильясның Раббы Алласы? – диде.

Су өстенә сугуга елга икегә аерылып китте, һәм Элиша Үрдүнне кичте.
15Әрихәдән килгән пәйгамбәрләр читтән бу хәлне күреп:

– Ильяс рухы хәзер Элишага күчте! – диделәр һәм аның каршына килеп җиргә кадәр башларын иделәр.

16– Бездә, синең хезмәтчеләрең арасында, көчле илле ир-егет бар, – диде алар, – зинһар, алар синең әфәндеңне эзли чыксыннар. Бәлки, Раббы Рухы аны алып китеп, берәр тау өстенә яисә берәр үзәнгә илтеп ташлагандыр?

– Берәүне дә җибәрмәгез, – диде Элиша аларга.

17Әмма алар, һаман үзләренекен кабатлап, аны күндерделәр, һәм ул, ниһаять:

– Ярар, барсыннар, – дип ризалыгын бирде; тегеләр илле кешене юлладылар, һәм алар өч көн буена Ильясны эзләделәр, ләкин таба алмадылар;
18аннары алар Әрихәдә калган Элиша янына әйләнеп кайттылар.

– Йөрмәгез, дип әйттем түгелме мин сезгә?! – диде ул аларга.

Элиша кылган могҗизалар

19Беркөн әлеге шәһәрдә яшәүче халык Элишага:

– Күргәнеңчә, шәһәрнең урыны бик яхшы, тик биредә су әйбәт түгел һәм җир уңдырышсыз, – диде.

20Шунда Элиша аларга:

– Миңа яңа бер чүлмәк китерегез әле, төбенә тоз салыгыз, – диде.

Аңа сораганын китереп бирделәр,
21һәм ул, су юлы башланган урынга барып, тозны сипте дә әйтте:

– Раббы болай ди: «Мин бу суны сафландырдым; башкача ул үлем дә китермәс, җирне дә уңдырышсыз итмәс».

22Шул рәвешле, Элишаның сүзе буенча әлеге су сафланды; һәм бүгенге көнгә кадәр ул шулай чиста булып кала бирә.

23Шуннан Элиша Бәйт-Элгә юнәлде. Юл буйлап барган чакта, шәһәрдән малайлар чыгып:

– Кит моннан, таз баш! Кит моннан, таз баш! – дип, мәсхәрәләп кычкыра башладылар.

24Шунда ул, әйләнеп карап, аларны Раббы исеме белән ләгънәт итте, һәм урманнан ике ана аю килеп чыкты да кырык ике баланы ботарлап ташлады. 25Бәйт-Элдән соң Элиша Кәрмил тавына күтәрелде, аннары Самареягә әйләнеп кайтты.

Copyright information for TatIBT15