2 Kings 23
Йошиянең Раббы белән төзегән килешүне яңартуы
1Шуннан патша, кешеләр җибәреп, Яһүдә белән Иерусалимнең бөтен өлкәннәрен үз янына җыеп алды, 2һәм яһүдиләр, Иерусалимнең бар халкы, руханилар, пәйгамбәрләр, олысы-кечесе белән бергә Раббы йортына юнәлде. Шунда ул аларга Раббы йортында табылган Килешү китабындагы сүзләрнең бөтенесен кычкырып укып бирде. 3Багана ▼▼ Багана… – Аллаһы йортында патшалар басып торган махсус урын.
янында басып торган патша: «Әлеге китапта язылган Килешүнең сүзләрен үтәр өчен, мин Раббы юлыннан йөрермен, бар йөрәгем вә җаным белән Аның боерыкларына, күрсәтмәләренә һәм кагыйдәләренә буйсынырмын», – дип, Раббы белән Килешүне раслады. Бар халык әлеге Килешүгә кушылды. 4Шуннан соң патша баш рухани Хилкыйягә, аңардан түбәнрәк дәрәҗәдәге руханиларга һәм бусага төбендә сакта торучыларга Багал белән Аширәгә, шулай ук бөтен күк җисемнәренә багышлап эшләнгән бар әйберләрне Раббының Изге йортыннан чыгарырга боерды. Аннары аларны, Иерусалим читенә алып чыгып, Кыдрун ташкыны янында кырда яндырды да көлен Бәйт-Элгә озатты. 5Шуннан Яһүдә шәһәрләрендәге һәм Иерусалимнең әйләнә-тирәсендәге калкулыкларда Багалга, кояшка, айга, йолдызларга вә бөтен күк җисемнәренә корбаннар китерү өчен, Яһүдә патшалары сайлап куйган каһиннәрне куып таратты; 6алиһә Аширә хөрмәтенә куелган багананы, Раббы йортыннан Иерусалим читенә алып чыгып, Кыдрун ташкыны буенда яндырды да, көлен тузан хәленә китереп, гади халык күмелгән зират өстенә сипте; 7Раббы йорты каршындагы торакларны – фәхеш ирләр яшәгән һәм алиһә Аширәгә багышлап хатын-кызлар бизәкле тукыма тукыган өйләрне дә туздырып-җимереп ташлады. 8Шуннан соң Йошия, Яһүдә шәһәрләреннән бөтен руханиларны куып чыгарып, Гебадан алып Беер-Шебага кадәр аларның корбан китерә торган калкулыкларын нәҗесләде; ул шулай ук шәһәр капкасыннан сул яктагы калкулыкны – шәһәр башлыгы Ешуа капкасы янындагы калку урынны җимерде. 9Калку җирләрнең руханиларына хәзер Иерусалимдәге Раббы мәзбәхендә хезмәт күрсәтергә рөхсәт ителмәсә дә, төчегә пешергән икмәкне алар кардәш руханилар белән ашый алалар иде. 10Аннары Йошия, моннан ары берәү дә үзенең ул-кызларын ут аша уздырып Молыхка корбан китермәсен өчен, Бен-Һинном үзәнендәге Тофетны ▼▼ Тофет – яһүдчә «яндыру урыны» мәгънәсендә.
нәҗесләде; 11Раббы йортына керә торган урыннан Яһүдә патшалары кояшка багышлап куйдырган ат сыннарын алдырды; әлеге атлар ишегалдына, сарай кешеләренең берсе булган Нетан-Мәликнең бүлмәсе янына куелган иде; шуннан соң патша кояш алласына багышланган арбаларны да яндырды. 12Яһүдә патшалары Әхәзнең өске каттагы бүлмә түбәсенә урнаштырган мәзбәхләрне дә, Раббы йортының һәр ике ишегалдында Менашше төзеткән мәзбәхләрне дә җимереп, ватыкларын Кыдрун ташкынына чыгарып ыргытты. 13Сидунлыларның җирәнгеч алиһәсе Ашторетка, мәабиләрнең җирәнгеч илаһы Кемошка, аммониләрнең җирәнгеч илаһы Милкүмгә багышлап Иерусалим янындагы Һәлакәт тавыннан көньяк тарафта Исраил патшасы Сөләйман салдырган калку урыннарны нәҗесләде; 14изге баганаларны җимереп, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны чабып ташлады да шул урынга адәм сөякләре сипте. 15Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам Бәйт-Элдә калкулыкта төзеткән мәзбәхне җимерде, шул урынны, ут төртеп, көл-тузанга әйләндерде, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган багананы яндырды. 16Аннары Йошия әйләнә-тирәсенә күз ташлады да, тау битендәге каберлекләрне күреп, андагы адәм сөякләрен алып килергә кешеләрен җибәрде һәм, мәзбәхне нәҗесләп, әлеге сөякләрне шуның өстендә яндырды; шул рәвешле барысы да Аллаһы кешесе аша Раббы алдан әйтеп куйганча килеп чыкты. 17Шуннан соң Йошия: – Мин күргән кабер ташы кемгә куелган ул? – дип сорады. Шәһәр халкы аңа: – Кайчандыр Яһүдәдән килгән Аллаһы кешесенең кабере бу. Бәйт-Элдәге мәзбәх белән синең ни-нәрсәләр кыласыңны ул алдан әйтеп куйган иде, – дип җавап бирде. 18– Тимәгез аңа, – диде Йошия патша, – берегез дә аның сөякләренә кагылмагыз. Шул рәвешле, патша Аллаһы кешесенең сөякләрен дә, Самареядән килгән пәйгамбәрнең сөякләрен дә үз урынында калдырды. 19Исраил патшалары Раббының ачуын чыгарып Самарея шәһәрләрендәге калку урыннарда төзегән бөтен гыйбадәтханәләрне Йошия, Бәйт-Элдәге сыман, җимереп бетерде. 20Шундагы каһиннәрнең һәммәсен мәзбәхләр өстендә чәнчеп үтереп, мәзбәхләр өстендә кеше сөякләрен яндырганнан соң, Иерусалимгә әйләнеп кайтты 21һәм бар халыкка: – Килешү китабында язылганча, Раббы Аллагыз хөрмәтенә Котылу бәйрәме үткәрегез, – дип боерды. 22Исраилдә хөкемчеләр идарә иткән көннәрдә дә, Исраил вә Яһүдә патшалары заманында да Котылу бәйрәмен шулай зурдан уздырганнары юк иде әле. 23Раббыга багышланган әлеге Котылу бәйрәме Иерусалимдә Йошия патшалыгының унсигезенче елында үткәрелде. 24Раббы йортында рухани Хилкыйя тапкан китаптагы Канун таләпләрен үтәр өчен, Йошия патша әрвахлар чакыручы адәмнәрне, тылсымчыларны, шулай ук йорт сыннарын, потларны, Яһүдә һәм Иерусалим җирендә табылган бөтен җирәнгеч әйберләрне юкка чыгарды. 25Йошиягә кадәр шулай Муса канунын үтәгән, бөтен йөрәге вә күңеле, бөтен барлыгы белән Раббыга итагать иткән патшаның әле күрелгәне юк иде, аңардан соң да аның кебек патша булмый. 26Әмма Раббының Менашше кылган хилаф эшләргә бик нык ачуы чыккан иде, шуңа күрә Аның Яһүдәгә булган ачуы басылмады, 27һәм Раббы болай диде: – Исраилне Үземнән читкә каккан кебек, Яһүдәне дә, Үзем сайлап алган шушы Иерусалим каласын да, «Минем исемем шушында сакланыр» дигән йортны да читкә кагам. 28Йошия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 29Йошия идарә иткән көннәрдә, Мисыр патшасы – фиргавен Нехо – Ашшур патшасына ярдәмгә дип, Фырат елгасы тарафына кузгала. Йошия патша Нехога каршы күтәрелә, һәм Нехо, Йошия белән Мегиддода очрашып, аның җанын кыя. 30Йошия хезмәтчеләре патшаның җәсәден ▼▼ Җәсәд – гәүдә.
, арбага салып, Мегиддодан Иерусалимгә алып кайталар һәм үз төрбәсендә дәфен кылалар. Шуннан илнең халкы, Йошия углы Яһүәхәзнең башына май сөртеп, аны атасы урынына патша итеп куя. Яһүдә патшасы Яһүәхәз
31Тәхеткә утырганда, Яһүәхәзгә егерме өч яшь булып, Иерусалимдә ул өч ай дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Хамутал – либналы Иремия кызы иде. 32Ул, үзенең ата-бабалары кебек үк, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды. 33Яһүәхәз Иерусалимдә патшалык итмәсен өчен, фиргавен Нехо, аны Хамат җирендәге Риблада әсир итеп, Яһүдәне йөз талант көмеш вә бер талант алтын түләргә мәҗбүр итте. 34Шуннан фиргавен Нехо, Йошия патша урынына аның углы Эльякыймны патша итеп куеп, аның исемен Яһоякыймга алыштырды; Яһүәхәзне исә Мисырга сөрде, һәм тегесе шунда җан тәслим кылды. 35Яһоякыйм көмешне дә, алтынны да фиргавенгә түләде; фиргавен сораганны түләр өчен, Яһоякыйм ил халкына салым салды, һәркемнән байлыгына карап көмеш вә алтын җыеп, фиргавен Нехога тапшырды.Яһүдә патшасы Яһоякыйм
36Тәхеткә утырганда, Яһоякыймга егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул унбер ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Зебуда – румалы Пәдая кызы иде. 37Яһоякыйм, үзенең ата-бабалары кебек үк, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
Copyright information for
TatIBT15