‏ 2 Kings 25

Иерусалимнең тар-мар ителүе

1Сәдыкыйя хакимлегенең тугызынчы елында, унынчы айның унынчы көнендә Бабил патшасы Нәбухаднессар үзенең бөтен гаскәре белән Иерусалим янына килеп аны камап алды һәм кала тирәли туфрак өемнәре күтәрде. 2Сәдыкыйя патша хакимлегенең унберенче елына кадәр шәһәр камалышта булды.

3Шәһәрдә ачлык һаман көчәя барып, дүртенче айның тугызынчы көнендә халыкның ризыгы тәмам бетте. 4Шул көнне дошман шәһәр диварының бер урынын җимереп төшерде. Гәрчә килданиләр шәһәрне камалышта тотса да, төнлә Сәдыкыйя, үзенең гаскәриләре белән патша бакчасы янындагы ике дивар арасына куелган капкадан чыгып, Араба тигезлегенә таба китте. 5Килданиләр гаскәре патша артыннан эзәрлекли чыкты һәм аны Әрихә тигезлегендә куып җитте; Сәдыкыйянең гаскәриләре, патшаны калдырып, кайсы кая таралышып бетте. 6Сәдыкыйяне тотып алдылар да Бабил патшасы янына Риблага алып килделәр, шунда аңа хөкем карары чыгардылар. 7Сәдыкыйянең угылларын аның күз алдында кадап үтерделәр; үзен исә, күзләрен сукырайтып, бакыр богау кигезеп, Бабилгә алып киттеләр.

Раббы йортының җимерелүе һәм Иерусалим халкының сөргенгә озатылуы

8Бабил патшасы Нәбухаднессар хакимлегенең унтугызынчы елында, бишенче айның җиденче көнендә Бабил патшасына хезмәт итүче җансакчылар башлыгы Нәбузарадан Иерусалимгә килде 9һәм Раббы йорты белән патша сараен, Иерусалимдәге барлык йортларны – барча зур йортларны яндырып бетерде. 10Ул җитәкчелек иткән килданиләр гаскәре Иерусалим тирәли салынган диварны җимерде. 11Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан шәһәрдәге исән калган кешеләрне, шулай ук Бабил патшасы ягына чыккан адәмнәрне вә гади халыкны әсирлеккә алып китте, 12кайбер ярлы кешеләрне генә йөзем бакчаларында эшләр һәм иген игәр өчен калдырды.

13Килданиләр, Раббы йортындагы бакыр баганаларны, аскуймаларны, бакырдан эшләнгән ясалма диңгезне ватып-җимереп, бакырын Бабилгә алып киттеләр; 14шулай ук казаннарны, көрәкләрне, филтә кыскычларын, табакларны, гомумән, Раббыга гыйбадәт кылганда кулланылган барлык бакыр савытларны алдылар. 15Күмер алгычларны, касәләрне – саф алтыннан һәм көмештән коелган әйберләрне – җансакчылар башлыгы алды. 16Раббы йорты өчен Сөләйман патша ясаткан ике терәк баганага, ясалма диңгезгә һәм аскуймаларга киткән бакыр үлчәп бетерерлек түгел иде. 17Һәр багананың биеклеге – унсигез, аның башындагы бакыр таҗның биеклеге өч терсәккә тәңгәл булып, таҗ тирәли куелган челтәр дә, анар җимеше сурәтләре дә – һәммәсе бакырдан коелган иде; челтәр тотылган икенче багана нәкъ беренчесе кебек иде.

18Җансакчылар башлыгы шулай ук баш рухани Сераяһны, икенче дәрәҗә рухани Сефанияне һәм өч ишек сакчысын да әсир итте. 19Әлегәчә шәһәрдә калучылар арасыннан ул тагын гаскәрбашын, патшаның биш киңәшчесен, илнең халкын гаскәриләр сафына теркәүче баш сәркәтипне һәм шәһәрдә калган халыктан алтмыш кешене үзе белән алып китте. 20Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан аларның барысын Бабил патшасы хозурына Риблага алып килде. 21Хамат җирендәге әлеге Риблада Бабил патшасы ошбу кешеләрнең җаннарын кыйды.

Шул рәвешле, Яһүдә халкы үз җиреннән сөрелде.

Бабил патшасының Яһүдә өстеннән идарәче билгеләве

22Бабил патшасы Нәбухаднессар Яһүдә җирендә калган халык өстеннән башлык итеп Шапаннан туган Ахикамның углы Гедалияне куйды. 23Бабил патшасының Гедалияне башлык итеп билгеләгәнен ишеткәч, Яһүдәдәге барча яубашлары – Нетания углы Исмәгыйль, Кареах углы Йоханан, нетофалы Танхумет углы Сераяһ, мәгакәһиләр кавеменнән бер адәмнең углы Яһазанья – үзләренең кешеләрен ияртеп Гедалия янына Миспага килделәр. 24Шунда Гедалия, аларга вә аларның кешеләренә ант итеп:

– Килдани түрәләреннән курыкмагыз, үз илегездә калып, Бабил патшасына хезмәт итегез, шул чагында барысы да яхшы булыр, – диде.

25Әмма җиденче айга керүгә патша нәселеннән булган Исмәгыйль – Элишамадан туган Нетания углы – ун кеше ияртеп килеп, Гедалиянең, шулай ук аның белән бергә Миспада булган яһүдиләрнең һәм килданиләрнең җанын кыйды. 26Шушы хәлдән соң олысы-кечесеннән бар халык һәм яубашлары, килданиләрдән куркып, Мисырга качып китте.

Яһояхин патшаның азатлыкка чыгуы

27Яһүдә патшасы Яһояхин әсирлегенең утыз җиденче елында Бабил тәхетенә Әвил-Меродах утырды һәм хакимлегенең беренче елында, уникенче айның егерме җиденче көнендә Яһүдә патшасы Яһояхинны зинданнан азат итте. 28Аның белән дустанә мөнәсәбәттә булды, Бабилгә сөрелгән башка патшалардан аны биегрәк урынга утыртты. 29Яһояхин зиндан киемнәрен алыштырды һәм гомеренең азагына кадәр патша табыныннан тукланды; 30шул рәвешле, көндәлек ризыгын ул гомер буена даими рәвештә Бабил патшасыннан кабул кылып торды.

Copyright information for TatIBT15