2 Kings 3
Исраил белән Мәабның сугышуы
1Яһүдә патшасы Еһошафат хакимлегенең унсигезенче елында Исраил тәхетенә Самареядә Ахаб углы Йорам утырды һәм унике ел дәвамында патшалык итте. 2Йорам Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылса да, аның гамәлләре ата-анасыныкыннан үзгәрәк булды, чөнки ул Багал исемле илаһка багышлап атасы куйдырган багананы алдырды. 3Алай да, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробамның гөнаһларын һаман кабатлый бирде, алардан һич аерыла алмады. 4Мәаб патшасы Меша, сарык үрчетүче буларак, Исраил патшасына йөз мең бәрән, шулай ук йөз мең сарык тәкәсенең йонын җибәреп торырга тиеш иде. 5Әмма Ахаб дөнья куйганнан соң, Мәаб патшасы Исраил патшасына каршы баш күтәрде. 6Шуннан Йорам патша, Самареядән чыгып, бөтен Исраил халкын туплады да: 7– Мәаб патшасы баш күтәрде, аңа каршы минем белән сугышка барасыңмы? – дигән хәбәр белән үзенең чапкыннарын Яһүдә патшасы Еһошафат янына җибәрде. – Барам. Мин – синең белән; халкым да синеке белән бергә; шулай ук атларым да, – диде тегесе. 8– Кайсы юлдан барабыз? – дип сорады Еһошафат. Йорам аңа: – Эдом чүле аша, – дип җаваплады. 9Исраил патшасы шул рәвешле Яһүдә һәм Эдом патшалары белән бергә юлга кузгалды. Әйләнгеч юл белән җиде көн барганнан соң, аларның гаскәргә һәм малларга дигән сулары бетте. 10– Их, – диде шулчак Исраил патшасы, – мәабиләр кулына тапшырыр өчен, күрәсең, Раббы шулай безне, өч патшаны, бергә җыйгандыр. 11Әмма Еһошафат: – Биредә берәр Раббы пәйгамбәре юк микән? Аның аша Раббыдан сорар идек, – диде. Исраил патшасының хезмәтчеләреннән берәү шунда: – Ильяска хезмәт күрсәткән Шафат углы Элиша биредә, – дип җаваплады. 12– Элиша җиткерер Раббы сүзен, – диде Еһошафат. Шуннан Исраил патшасы белән Еһошафат, шулай ук Эдом патшасы аның янына юл алдылар. 13– Ни кирәк сиңа миннән? – диде Элиша Исраил патшасына. – Үзеңнең ата-анаңның пәйгамбәрләре янына бар. – Юк, – диде Исраил патшасы аңа җавап итеп, – чөнки мәабиләр кулына тапшырмакчы булып өч патшаны бирегә Раббы җыйды. 14– Үзем табынган Күкләр Хуҗасы Раббы Үзе шаһиттыр: әгәр Яһүдә патшасы Еһошафатка карата хөрмәтем зур булмаса, сиңа борылып та карамас, хәтта күрмәс тә идем сине! 15Ә хәзер минем янга берәр гөсләчене чакырыгыз, – диде Элиша. Гөсләче уйнап җибәрүгә, Раббы кулы Элишага орынды, 16һәм Элиша болай диде: – Раббы: «Әлеге үзәндә чокырлар казыгыз, – 17ди. – Җилне дә, яңгырны да күзегез белән күрмәссез, әмма үзән су белән тулып, үзегез дә эчәрсез, эре һәм вак терлегегез дә сусынын басар». 18Ләкин әле Раббыга бу аз тоелыр, Ул мәабиләрне дә сезнең кулга тапшырыр, 19һәм сез аларның бөтен ныгытылган калаларын вә бөтен үзәк калаларын яулап алырсыз, бөтен әйбәт агачларын кисеп аударырсыз, бөтен су чыганакларын томалап, иң яхшы чәчүлекләрен таш атып бозып бетерерсез. 20Иртәгесен, корбан китерү вакыты җиткәч, Эдом ягыннан су ага башлап, бөтен җирне су басып китте. 21Мәаб халкы, үзләренә каршы яуга патшалар кузгалганны ишетеп, биленә каеш буар яшькә җиткән ир-егетләрдән башлап иң өлкәннәренә кадәр ил чигенә килеп тупланган иде. 22Иртәгесен алар таң белән тордылар, һәм, кояш күтәрелеп килгән чакта, әлеге су мәабиләргә кан кебек кып-кызыл булып күренде. 23– Кан бит бу, – диде мәабиләр моны күреп, – патшалар, үзара сугышып, бер-берсен кырып бетергән булса кирәк. Мәаб халкы, алга, табышны җыйыйк! – дип, 24исраилиләр станына ыргылдылар. Исраилиләр, торып, мәабиләрне кырырга тотынды, тегеләр исә кача башлады; исраилиләр, мәабиләр җиренә бәреп кереп, аларны һаман кыра бирде. 25Алар мәабиләрнең калаларын зир-зәбәр китерделәр; һәр сугышчы, берәр таш ыргытып, барлык уңдырышлы басуларны эштән чыгардылар; бөтен кизләүләрне күмеп, барлык яхшы агачларны кисеп аудардылар. Ахыр чиктә таш атучы сугышчылар, Кыйр-Харесет каласын камап, аңа һөҗүм иттеләр, чөнки бары шушы каланың таш диварлары гына торып калган иде. 26Мәаб патшасы, үзенең җиңелүен күреп, кылычлы җиде йөз сугышчысын алды да Эдом патшасының гаскәренә ташланды, ләкин уңышка ирешә алмады. 27Шуннан ул үзе урынына тәхеткә утырасы беренче углын шәһәр дивары өстендә яндырып корбан китерде. Бу хәлдән исраилиләрнең коты алынды; шуннан алар, Мәаб патшасын калдырып, үз җирләренә кайтып киттеләр.
Copyright information for
TatIBT15