2 Kings 6
Балтаның судан калкып чыгуы
1Беркөн пәйгамбәрләр Элишага: – Синең катыңда яши торган урыныбыз кысанрак, 2Үрдүн буена барып, һәркайсыбыз берәр бүрәнә әзерләсә, үзебезгә шунда яшәр урын төзер идек, – дип сүз каттылар. – Барыгыз, – дип җавап кайтарды аларга Элиша. 3Арадан берсе: – Син дә, зинһар, үзеңнең хезмәтчеләрең белән барсаң иде, – диде. – Барырмын, – диде Элиша 4һәм алар белән китеп барды. Үрдүн буена килеп җиткәч, алар агач кисәргә тотындылар. 5Берсе шунда, агач аударган вакытта, кулындагы балтасын суга төшерде. – И-и әфәндем! Мин бит аны кешедән алып торган идем, – дип, ачыргаланып кычкырып җибәрде ул. 6– Балтаң кай тирәгә төште? – дип сорады аңардан Аллаһы кешесе. Теге адәм балта төшкән урынны күрсәтте, һәм Элиша агач ботагын чабып алып шул турыга ыргытуга, балта калкып чыкты. 7– Мә, ал, – диде ул, һәм теге, кулын сузып, балтаны алды.Арамиләрнең Элиша тозагына эләгүе
8Арам патшасы, Исраилгә каршы яуга кузгалып: – Мин гаскәремне әнә тегендә урнаштырам, – дип, үзенең хезмәтчеләре белән киңәш-табыш итте. 9Аллаһы кешесе Исраил патшасына: – Ул турыдан сакланып уз, чөнки арамиләр шунда төшеп бара, – дип хәбәр итте. 10Шушылай итеп ул берничә тапкыр Исраил патшасын алдан кисәтеп куйды. Исраил патшасы, хезмәтчеләрен җибәреп, Аллаһы кешесе алдан кисәтеп куйган урыннарны тикшерә һәм андый җирләрдә бик сак була торган иде. 11Арам патшасының исә бу хәлгә бик эче пошты, һәм ул үзенең яраннарын чакыртып: – Әйтегез әле, сезнең кайсыгыз Исраил патшасы яклы? – дип төпченде. 12– Андыйлар юк, патша әфәндем, – диде аңа хезмәтчеләрнең берсе. – Исраилдәге Элиша пәйгамбәр хәтта йокы бүлмәңдә сөйләгән сүзләреңне дә Исраил патшасына җиткерә ала. 13– Барыгыз, аның кайда икәнен белешегез, кешеләр җибәреп кулга алам мин аны, – диде Арам патшасы. – Дотанда ул, – дип килеп әйттеләр аңа. 14Патша Дотанга атлар, арбалар, шактый зур гаскәр җибәрде. Алар, төнлә килеп җитеп, шәһәрне камап алдылар. 15Аллаһы кешесенең хезмәтчесе таң белән торып урамга чыкса, каланы ат-арбалар камап алган. – Әфәндем, нәрсә эшләргә соң? – дип сорады ул хуҗасыннан. 16– Курыкма, – диде аңа Аллаһы кешесе, – чөнки безнең якта көрәшүчеләр аларныкыннан күбрәк. 17– И Раббы! – дип дога кылды Элиша. – Хезмәтчемнең күзен ачсаң иде, күрсә иде шушыларны! Раббы шунда хезмәтченең күзен ачты, һәм хезмәтчесе Элишаның әйләнә-тирәсен, бөтен тауны тутырып, утлы атлар һәм арбалар чолгап алганны күрде. 18Арамиләр якынлаша башлагач, Элиша: – Күзләрен күрмәс ит шуларның, – дип, Раббыга дога кылды, һәм Раббы, Элиша сүзе буенча, аларның күзләрен күрмәс итте. 19Шуннан Элиша: – Сезгә кирәкле юл һәм шәһәр түгел бу; минем арттан барыгыз, мин сезне үзегез эзләгән кеше янына озатып куям, – дип, аларны Самарея тарафына ияртеп китте. 20Самареягә килеп җиткәч, Элиша: – Раббы! Күрә алсыннар өчен ач боларның күзләрен, – диде, һәм Раббы аларның күзләрен ачты: баксаң, тегеләр Самареянең урта бер җирендә торалар икән. 21Исраил патшасы, аларны күреп, Элишадан: – Атам, кырып бетеримме боларны? – дип сорады. 22– Юк, үтермә син аларны, – диде Элиша. – Сиңа үтерергәме аларны?! Кылычың һәм угың белән аларны әсир итүче синме әллә?! Аларга икмәк һәм су бир, ашап-эчсеннәр дә үзләренең хуҗалары янына кайтып китсеннәр. 23Патша аларга мул итеп табын әзерләде, тегеләр ашады-эчте. Шуннан ул аларны кайтарып җибәрде, һәм арамиләр үз хуҗаларына әйләнеп кайтты. Моннан ары Арам юлбасарлары Исраил җиренә йөрмәс булды.Арамиләрнең Самарея каласын чолганышка алуы
24Шушы хәлләрдән соң күпмедер вакыт үткәч, Арам патшасы Бен-Һадад үзенең бөтен гаскәрен җыеп яуга кузгалды һәм, Самарея шәһәре янына килеп, аны чолгап алды. 25Шәһәр камалышта калганнан соң, анда коточкыч ачлык башланып, бер ишәк башының бәһасе хәтта сиксән шәкыл көмешкә, чирек каб ▼▼ Каб – 1,2 л.
күгәрчен тизәгенең бәһасе исә биш шәкыл көмешкә бәрабәр булды. 26Беркөн Исраил патшасы шәһәр дивары өстеннән үткән чакта, бер хатын аңа мөрәҗәгать итеп: – Патша әфәнде, ярдәм ит миңа! – диде. 27– Раббы ярдәм итмәгәнне, ничек итеп мин ярдәм күрсәтим?! Ындыр табагында яисә шәраб сыга торган изгечтә берәр әйберем бармы әллә?! – дип җавап кайтарды аңа патша. Аннары: 28– Ни булды соң сиңа? – дип сорады. Шуннан соң теге хатын болай диде: – Менә бу хатын миңа: «Бир үзеңнең углыңны, бүген аны ашыйк, ә минем угылны иртәгә ашарбыз», – диде. 29Шуннан минем угылны пешереп ашадык. Икенче көнне мин аңа: «Әйдә, китер углыңны, ашыйк», – дидем, ул исә үзенең углын яшереп куйган. 30Хатынның сүзен тыңлап бетергәч, патша өстендәге киемнәрен ертты, һәм халык шунда дивар буйлап үткән патшаның киеме астында тупас тукыма булуын күрде. 31– Әгәр бүген Шафат углы Элишаның башы җилкәсендә калса, миңа Аллаһының иң каты каргышы төшсен, – диде ул 32һәм Элиша янына үзенең кешесен җибәрде. Бу вакытны Элишаның үз өендә өлкәннәр белән бергә җыелып утырган чагы иде. Патша чапкыны килеп җиткәнче үк әле янәшәсендәге өлкәннәргә Элиша: – Күрәсезме, минем башны кисәргә дип, бу катыйль үзенең хезмәтчесен жибәргән, – дип әйтеп куйган була. – Карагыз аны, патша кешесе килеп җиткәндә, ишекне бикле тотыгыз. Әнә, хезмәтчесе артыннан хуҗасының да аяк тавышы ишетелә! 33Элиша шулай өлкәннәр белән сөйләшеп торган арада, аның янына чапкын килеп җитеп патшаның «Бу бәла-казалар Раббыдандыр! Раббыдан миңа нәрсә көтәргә кала?!» дигән сүзләрен җиткерде.
Copyright information for
TatIBT15