2 Kings 7
1Әмма Элиша: – Раббы сүзенә колак салыгыз, – диде. – Раббы болай дип әйтә: «Иртәгә шушы вакытта Самареянең капка төбендә бер сеа ▼▼Сеа – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 7,3 л.
сыйфатлы бодай онының да, ике сеа арпаның да бәһасе бер шәкыл булыр». 2Патшаның иң якын түрәләреннән берсе шунда Аллаһы кешесенә җавап итеп: – Раббы күкнең капусын ачса да, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, – диде. Тегесе исә аңа каршы: – Син моны үз күзләрең белән күрерсең, әмма ул ризыкны авыз итмәссең, – диде. Арамиләрнең Самареяне калдырып качып китүе
3Шәһәр капкасы төбендә махаулы дүрт адәм: – Әҗәлебезне көтеп нәрсә эшләп утырабыз соң әле без монда?! 4Әгәр шәһәргә керергә хәл кылсак, анда ачлык – ачтан үләчәкбез; монда утырсак та шулай ук әҗәлебезне табачакбыз. Әйдә арамиләр станына барабыз; исән калдырсалар – яшәрбез, инде калдырмыйлар икән – үләрбез, – дип әңгәмә корып утыра иделәр. 5Эңгер төшүгә алар арамиләр станына барырга дип кузгалдылар; арамиләр янына килеп җитсәләр – анда кеше заты күренми, 6чөнки Раббы аларның станына арба тавышлары, атлар кешнәве, зур гаскәр шавы ирештергәннән соң, арамиләр: «Исраил патшасы, күрәсең, безгә каршы хиттиләрнең патшалары белән Мисыр патшаларын яллаган», – дип, 7кичке эңгердә урыннарыннан кузгалганнар һәм чатырларын да, атларын да, ишәкләрен дә – бөтен станны ничек бар шулай калдырып, җаннарын саклап качканнар. 8Махаулы теге адәмнәр чатырлар янына килеп туктаганнар, башта бер чатыр эченә кереп ашаганнар, эчкәннәр, анда булган алтын-көмешне, кием-салымны алып яшереп куйганнар. Әйләнеп килеп икенче чатырга кергәннәр, аннан да әйберләр алып чыкканнар. 9Аннары алар: – Хата эш эшлибез без! Бүгенге көн – сөенеч китергән көндер. Әгәр без таң яралганчы бу турыда хәбәр итмәсәк, башыбызга бәла алачакбыз. Әйдәгез, барып, патша йортына хәбәр итик, – диештеләр дә, 10шәһәр капкасы янына килеп җитеп, капка каравылчыларын чакырып алдылар һәм: – Без арамиләр станына барган идек, анда адәм заты да күренми, кеше тавышы да ишетелми, атлар һәм ишәкләр бәйләнгән килеш тора, чатырлар ничек бар, шулай калган, – дип сөйләп бирделәр. 11Капка төбендәге сакчылар бу яңалыкны патша сараена ирештерделәр. 12Патша, төнге йокысыннан уянып, хезмәтчеләренә: – Сүзем шулдыр: арамиләр менә нәрсә эшләмәкче була: безнең ачка интеккәнне белеп, алар чатырларыннан чыкканнар да кырга китеп яшеренгәннәр. Имеш, без каладан чыгабыз да, алар, безне тереләй тотып алып, шәһәребезне басып алалар. 13Патша хезмәтчеләреннән берсе шунда: – Берничә кеше шәһәрдә калган биш атны алсын да карап кайтсын, чөнки әлегәчә исән булганнар да дөнья куйган бик күп исраилиләрнең язмышын барыбер кабатлаячак, – диде. 14Патша: – Барыгыз, анда ниләр булганын карап кайтыгыз, – дип, җигүле ике арбаны арамиләр гаскәре эзеннән җибәрде. 15Арамиләр артыннан алар Үрдүн буена килеп җиткәнче бардылар – менә, бөтен юл өсте ашыга-кабалана качып баручы арамиләр ташлап калдырган кием-салым һәм төрле әйбер белән тулган. Патша тарафыннан җибәрелгән кешеләр, әйләнеп кайтып, аңа бу хакта хәбәр иттеләр. 16Шуннан соң халык, шәһәрдән чыгып, арамиләрнең чатырларын талады. Раббы әйткәнчә, бер сеа сыйфатлы бодай онының да, ике сеа арпаның да бәһасе бер шәкыл булды. 17Иң якыннардан саналган теге түрәне патша шәһәр капкасы төбенә тәртип сакларга билгели, һәм халык аны шунда таптап үтерә. Аллаһы кешесе бу хакта алдан – патша аның янына килгәч әйтеп куйган була. 18Аллаһы кешесе ул чакта патшага: «Иртәгә шушы вакытта Самареянең капка төбендә ике сеа арпаның да, бер сеа сыйфатлы бодай онының да бәһасе бер шәкыл булыр», – дип әйткәч, 19теге түрә Аллаһы кешесенә: «Раббы күкнең капусын ачса да, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел», – дип җавап кайтара. Аллаһы кешесе исә аңа: «Син моны үз күзләрең белән күрерсең, әмма ул ризыкны авыз итмәссең», – ди. 20Шулай килеп чыга да: халык әлеге түрәне капка төбендә таптап китә, һәм ул шунда дөнья куя.
Copyright information for
TatIBT15