‏ 2 Kings 9

Исраил патшасы Еһү

1Элиша, пәйгамбәрләр төркеменнән берсен үз янына чакырып:

– Япанчаңның чабуларын билбавыңа кыстыр да, май салынган шушы савытны алып, Рамот-Гилыгадка кузгал.
2Килеп җитүгә, Нимшидән туган Еһошафатның Еһү атлы углын табып, аны башка ир туганнары арасыннан аерып ал да эчке бүлмәгә алып кер 3һәм, май савытыннан аның башына май коеп, Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сине Исраил патшасы итеп билгелим». Шуннан ишекне ачып чыгып йөгер, тоткарлана күрмә, – диде.

4Әлеге яшь пәйгамбәр Рамот-Гилыгад тарафына кузгалды. 5Килеп җитүгә, тезелешеп утырган яубашларын күрде дә:

– Минем сиңа әйтер сүзем бар, яубашы, – диде.

– Арадан кайсыбызга? – дип сорады аңардан Еһү.

– И яубашы, сиңа, – дип җаваплады тегесе.

6Еһү, кузгалып, өйгә керде, һәм яшь пәйгамбәр аның башына май койды:

– Исраил Алласы Раббы болай дип әйтә: «Мин сине Раббы халкы Исраил өстеннән патша итеп билгелим,
7һәм син әфәндең Ахаб йортын кырып ташларсың. Изебел кулыннан һәлак булган пәйгамбәрләрем һәм башка колларым өчен шулай үчем алыныр. 8Шул рәвешле, Ахаб йортының тамыры корыр: сак астында яисә иректә булуына карамастан, Исраилдәге Ахаб нәселенең барча ир-ат затын кырып бетерермен. 9Ахаб йортын Мин Небат углы Яробам һәм Ахия углы Багша йорты сыман итәрмен. 10Изебелне исә Изрегыл җирендә этләр ботарлап ташлар, һәм берәү дә аны җир куенына тапшырмас», – диде.

Шушы сүзләрне әйтеп бетерүгә, яшь пәйгамбәр ишекне ачты да чыгып йөгерде.
11Еһү исә хезмәттәшләре янына чыкты, һәм берсе аңардан:

– Иминлекме? Теге тилемсә синең янга ник килгән? – дип сорады.

– Әлеге адәмнең кем икәнен һәм аның нәрсәләр сөйли аласын сез үзегез дә беләсез, – диде яубашы.

12– Юк, син нәрсәдер яшерәсең, – диде тегеләр. – Әйт, зинһар!

Шуннан ул яшь пәйгамбәрнең:

– Раббы: «Мин сине Исраил өстеннән патша итеп билгелим», – дип әйтте, – дигән сүзләрен җиткерде.

13Шуннан соң болар, ашыгып-кабаланып, өсләреннән киемнәрен салдылар да аның аяк астына, баскыч басмаларына җәйделәр һәм мөгез быргыларын кычкыртып:

– Еһү патша булды! – дип игълан иттеләр.

Йорам белән Ахазеянең үтерелүе

14Нимшидән туган Еһошафатның углы Еһү, шулай итеп, Йорамга каршы баш күтәрде. Йорамның, бөтен Исраил халкы белән бергә, Арам патшасы Хазаилдән Рамот-Гилыгадны саклап калу өчен сугышкан вакыты иде. 15Әмма Арам патшасы Хазаилгә каршы барган көрәшләрнең берсендә җәрәхәтләнеп, Йорам Изрегылга дәваланырга кайтты.

Үзенең дусларын Еһү:

– Әгәр сез минем яклы икәнсез, берәү дә биредән китеп әлеге хәбәрне Изрегыл шәһәренә җиткермәсен, – дип кисәтеп куйды да,
16атына атланып, Йорам янына – Изрегылга юл алды.

Яһүдә патшасы Ахазеянең дә, Йорамны күрергә дип, Изрегылга килгән чагы иде.

17Изрегылда күзәтү манарасында торган сакчы, Еһүнең гаскәриләрен күреп:

– Бер төркем гаскәри килә, – дип хәбәр салды.

– Каршыларына атлы җайдак җибәр, белешсен: иминлек белән киләләрме? – диде Йорам.

18Атлы җайдак, Еһү каршына чыгып:

– Патша белешергә кушты, иминлек белән киләсезме? – дип сорады.

– Анда синең эшең юк. Минем арттан бар, – дип җавап бирде аңа Еһү.

Манарадагы сакчы:

– Йомышчы алар янына барып җитте, тик әйләнеп кайтмый, – дип, патшага хәбәр итте.

19Аннары патша икенче бер җайдакны җибәрде. Монысы да алар каршына килеп җитеп:

– Патша белешергә кушты: иминлек белән киләсезме? – дип сорады.

– Анда синең эшең юк! Минем арттан бар! – диде аңа Еһү.

20Сакчы кабат:

– Йомышчы алар янына барып җитте, тик әйләнеп кайтмый; төркем башындагы кеше арбада Нимши углы Еһү кебек ашкынып килә, – дип, патшага хәбәр итте.

21– Арбаны җигегез! – диде Йорам, һәм аңа арба җигеп бирделәр.

Шуннан соң Исраил патшасы Йорам һәм Яһүдә патшасы Ахазея һәркайсы үз арбасында тегеләргә каршы киттеләр һәм изрегыллы Набот басуында Еһү белән кара-каршы очраштылар.
22Еһүне күрүгә Йорам:

– Иминлек белән киләсеңме, Еһү? – дип сорады.

– Синең анаң Изебел потларга табынган һәм сихер кылган чакта, нинди иминлек турында сүз булырга мөмкин? – дип җавап кайтарды аңа Еһү.

23Шулчак Йорам үзенең арбасын борды да:

– Ахазея, хыянәт! – дип кычкырып качмакчы булды,
24әмма Еһү, кулына җәясен алып, Йорамның ике калак сөяге арасына төбәп атты, ук Йорамның йөрәген үтәли тишеп чыкты, һәм Йорам шунда арбасына ауды.

25Еһү үзенең хезмәтчесе Бидкарга:

– Мәетен изрегыллы Набот басуына ташла. Хәтерлисеңме: без синең белән Йорамның атасы Ахаб артыннан барган чакта, Раббы аның турында гаиптән хәбәр
Гаиптән хәбәр – Аллаһыдан иңгән хәбәр, вәхи.
биргән иде.
26«Кичә Мин Набот белән аның угылларының канын күрдем, – дип белдергән иде Раббы. – Һәм Мин синнән шушы җирдә үч алырмын». Раббы шулай дип әйтте. Димәк ки, мәетен ал да, Раббы кушканча, шул басуда ташлап калдыр.

27Яһүдә патшасы Ахазея, бу хәлләрне күреп, Бәйт-Һәггән юлыннан кача башлады. Еһү:

– Аны да үтерегез, – дип кычкырып, Ахазея артыннан ташланды.

Ахазеяне алар арбасында барган чакта җәрәхәтләделәр. Бу хәл Иблегам янындагы Гур калкулыгында булды. Әмма Ахазея Мегиддо шәһәренә кереп яшеренергә өлгерде һәм шунда җан бирде.
28Хезмәтчеләре аны Иерусалимгә алып кайттылар һәм Давыт каласында ата-балалары янында үз төрбәсендә дәфен кылдылар. 29(Ахазея Яһүдә тәхетенә Исраил патшасы Ахаб углы Йорам хакимлегенең унберенче елында утырган иде.)

Изебелнең үтерелүе

30Шуннан Еһү Изрегылга юнәлде. Бу хакта ишеткән Изебел, күзләренә сөрмәләр тартып, чәчләрен төзәтеп, тәрәзәгә караштыра башлады. 31Еһү капкадан килеп керүгә, ул:

– Үз әфәндесен үтергән Зимри тынычлык тапканмы?! – диде.

32Еһү, башын күтәреп, тәрәзәгә карады да:

– Кайсыгыз минем яклы, кайсыгыз? – дип кычкырды.

Ике-өч хәрәм агасы тәрәзәдән сузылып карады.
33Еһү аларга:

– Изебелне тәрәзәдән ташлагыз! – дип боерды, һәм тегеләр аның әмерен үтәде – Изебелнең каны диварларга, атларга чәчрәде; аннары Еһүнең аты аның гәүдәсен таптап үтте.

34Шуннан соң Еһү йорт эченә үтте, ашады, эчте, аннары:

– Теге ләгънәт төшкән хатынны, җыештырып, гүр куенына тапшырыгыз, ни дисәң дә патша кызы бит, – диде.

35Кешеләр аны күмәргә дип килделәр, ләкин баш сөяге белән аяк һәм кул сөякләреннән кала башка нәрсә тапмадылар. 36Аннары, кайтып, патшага сөйләп бирделәр. Аларга җавап итеп патша шуны әйтте:

– Чөнки Раббы Үзенең колы, тишбәле Ильяс аша: «Изебелнең мәетен Изрегыл җирендә этләр ашаячак,
37аның мәете, басудагы тирес сыман, Изрегыл җирендә ятып калачак; шул рәвешле, берәү дә: „Менә бу – Изебел“, – дип әйтә алмаячак», – дип әйттергән сүзләр әнә шундый иде.

Copyright information for TatIBT15