‏ 2 Samuel 13

Амнун белән Тамар

1Давыт углы Абшалумның Тамар исемле бик чибәр сеңлесе булып, шул кызга Давыт углы Амнунның гыйшкы төште. 2Үзенең туганы Тамарны уйлап, Амнун тәмам авыруга сабышты; чөнки гыйффәтле Тамарга кагылу Амнун өчен мөмкин булмастай эш тоела иде. 3Амнунның Йонадаб исемле дусты бар иде. Ул, Давытның абыйсы Шимганың углы булып, бик хәйләкәр адәм иде. 4Беркөн шул егет Амнунга болай диде:

– Ни сәбәпле син, патша углы, көннән-көн ябыгасың? Шуны әйтмәссеңме?

– Энем Абшалумның сеңлесе Тамарны яратам мин, – дип җавап бирде аңа Амнун.

5Шуннан Йонадаб аңа мондый киңәш бирде:

– Урын өстенә менеп ят та авыруга сабыш; атаң хәлеңне белешергә килгәч, аңа: «Кыз туганым Тамар, яныма килеп, мине ашатсын; минем күз алдымда ризык әзерләгәнен карап торып, аның кулыннан ашар идем», – дип әйт.

6Амнун урын өстенә менеп ятты да авыруга сабышты; патша аның хәлен белергә дип килгәч, Амнун аңа:

– Кыз туганым Тамар, килеп, минем күз алдымда бер-ике көлчә пешерсен, мин аның кулыннан ашар идем, – диде.

7Шуннан Давыт, Тамар йортына кеше җибәреп: «Туганың Амнун өенә барып, аңа ризык хәстәрләп бир», – дип әйттерде. 8Тамар үзенең ир туганы Амнун янына юнәлде. Ул кергәндә, Амнун урын өстендә ята иде. Тамар, он алып, камыр изде, аның күз алдында ясап, көлчә пешерде. 9Көлчәләрне, табадан алып, каршына китереп куйды, әмма Амнун ризыктан баш тартып:

– Барсы да бүлмәдән чыксыннар, – диде. Бүлмәдәгеләрнең һәммәсе чыгып беткәч,
10Амнун Тамарга болай диде: – Ризыкны эчке бүлмәгә керт тә мин шунда синең кулыңнан ашармын.

Шуннан Тамар үзе пешергән көлчәләрне алды да ир туганы Амнунга эчке бүлмәгә кертеп бирде.
11Каршысына көлчәләрне китереп куйгач, Амнун аны эләктереп алды да:

– Кил, минем яныма ят, – диде.

12 13Ләкин Тамар аңа каршы килеп:

– Юк, туганым, намусыма кагылма минем! Исраил җирендә мондый кабахәтлек кылынырга тиеш түгел, акылыңа кил! – диде. – Шундый мәсхәрәдән соң мин кая барыйм?! Сине дә Исраил җирендә тилегә чыгарырлар. Патша белән сөйләшеп кара, мине сиңа бирергә каршы килмәс ул.

14Әмма Амнун аның сүзләренә колак салмады, кыздан көчлерәк булганга, аны мәсхәрә итте – аның белән ятты. 15Ләкин соңыннан Амнун күңелендә кызга карата коточкыч нәфрәт уянды, әлеге нәфрәт моңарчы кызга булган мәхәббәттән берничә тапкыр көчлерәк иде.

– Тор, кит биредән! – диде аңа Амнун.

16 17– Юк, кума мине, – дип ялварды Тамар, – син миңа бер әшәкелек эшләдең инде, мине куып, тагын да зуррак явызлыкка барасың!

Ләкин Амнун аны тыңларга да теләмәде, хезмәтчесен чакырып китереп:

– Бу хатынны биредән куып чыгар да артыннан ишекне бикләп куй! – дип боерды.

18Патшаның гыйффәтле кызлары кия торган озын җиңле күлмәк кигән Тамарны хезмәтче өйдән куып чыгарды һәм артыннан ишекне бикләп куйды. 19Шуннан Тамар башына көл сипте дә, өстендәге чуар киемнәрен ерткалап, куллары белән башын тоткан килеш кычкырып елый-елый китеп барды.

20– Синең белән ир туганың Амнун булдымы? – дип сорады аңардан абыйсы Абшалум. – Тынычлан, сеңлем, ул – синең туганың, бу кадәр бетеренмә.

Шуннан Тамар ялгызы гына абыйсы Абшалум йортында яшәп калды.
21Бу хакта ишеткәч, Давыт патшаның бик нык ачуы чыкты. 22Абшалум исә ни яхшыдан, ни яманнан Амнунга бер сүз катмады, чөнки, сеңлесе Тамарны мәсхәрәләгән өчен, Амнунга булган нәфрәте чик-чамасыз иде.

Сеңлесе өчен Абшалумның Амнуннан үч алуы

23Ике ел вакыт үтеп, Эфраим каласы янындагы Багал-Хатсорда сарык йоны кыркыр вакыт җиткәч, патшаның барлык угылларын Абшалум үзенә кунакка чакырды. 24Абшалум, патша хозурына килеп:

– Бүген синең колың йортында сарык йоны кыркыйлар, патша үзе һәм аның түрәләре мин колың белән барса иде, – диде.

25Әмма патша, Абшалумга каршы килеп:

– Юк, углым, без, җыйнаулашып барып, сине мәшәкатьләмик, – диде патша.

Абшалум ни гозерләп сораса да, патша, хәер-фатихасын күндереп, аңа барудан баш тартты.

26– Алайса безнең белән абыем Амнун барсын, – диде аңа Абшалум.

– Нигә синең белән барырга тиеш ул?! – дип сорады патша.

27Әмма Абшалум һаман шулай кыстагач, Амнунга һәм бөтен патша угылларына Абшалум белән барырга патша рөхсәт итте. 28Абшалум исә үзенең хезмәтчеләренә:

– Амнуннан күз алмагыз; ул, шәраб эчеп, кәефләнеп китүгә, мин сезгә: «Амнунга һөҗүм итегез!» – дип әйтермен, һәм сез аны үтерерсез. Курыкмагыз, мин сезгә шулай боерам, кыю һәм батыр булыгыз! – диде.

29Абшалумның хезмәтчеләре, хуҗасы ничек кушса, шулай эшләделәр: алар Амнунның җанын кыйдылар. Патшаның башка угыллары исә урыннарыннан торды да һәркайсы, үз качырына атланып, тизрәк качу ягын карады. 30Патша угыллары әле юлда чакта ук Давытка «Патшаның барлык угылларын Абшалум үтереп бетерде, аларның берсе дә исән калмады» дигән хәбәр килеп иреште, 31һәм патша, урыныннан кузгалып, өстендәге киемнәрен ертты да җиргә капланды; аңа карап, янәшәсендәге хезмәтчеләр дә өс киемнәрен ерттылар. 32 33Ләкин Давытның абыйсы Шимга углы Йонадаб аңа:

– Патшаның бөтен угылларын да үтереп бетергәннәр дип уйламасын әфәндем, бары Амнун гына вафат, сеңлесен мәсхәрәләгән көннән бирле Абшалум аны үтерергә ниятләп йөри иде, – диде.

34Бу вакытта инде Абшалум качып киткән иде.

Шәһәр капкасы янында сакта торучы егет башын күтәреп карады һәм тау битендәге юл буйлап түбән таба төшеп килүче зур бер төркемне күреп алды.
35Йонадаб шунда патшага:

– Әнә, патша угыллары кайтып килә, колың ничек әйткән булса, нәкъ шулай килеп чыкты, – диде.

36Ул шулай дип әйтеп бетерүгә, патша угыллары кайтып җиттеләр һәм кычкырып еларга тотындылар. Патша үзе дә, аның хезмәтчеләре дә ачы күз яшьләре түкте.

37 38Абшалум, шулай итеп, үзенең бабасы хозурына – Гәшүр патшасы булган Аммихуд углы Талмай янына качты һәм өч ел буе шунда яшәде. Давыт исә углы Амнунны югалту кайгысыннан һаман елап-сыктавында булды. 39Әмма вакыт узган саен, аның йөрәге Абшалум хакында ныграк борчылды, чөнки, Амнунның әҗәленнән соң, ул инде тынычлана төшкән иде.

Copyright information for TatIBT15