2 Samuel 14
Абшалумның Иерусалимгә әйләнеп кайтуы
1Патшаның Абшалум хакында уйланып йөрүен күреп, 2Сәрүя углы Йоав, Тыкуадан акыллы-зирәк бер хатынны патша янына алып килер өчен, кешеләр җибәрде. Әлеге хатынга ул: – Зур хәсрәткә тарыган кеше сыман, өстеңә кайгы киемнәре ки дә хуш исле майларыңны сөртенмичә, матәм тоткан хатын кыяфәтендә 3патша хозурына кер һәм мин сиңа әйтәсе сүзләрне җиткер, – диде һәм ни-нәрсә әйтергә икәнен өйрәтте. 4Тыкуадан килгән хатын, патша хозурына кереп, башын түбән иде дә йөзе белән җиргә капланды һәм: – Ярдәм ит миңа, патша! – диде. 5– Нәрсә борчый сине? – дип сорады аңардан патша. – Мин – тол хатын, ирем үлде минем, – дип җаваплады хатын. – 6Синең колыңның ике углы бар иде. Беркөн шулай басуда чакта алар ызгышып киттеләр, һәм аларны аерырдай кеше булмады. Шуннан берсе икенчесен яралап үтерде. 7Хәзер бөтен кардәш-ыру миңа каршы күтәрелде. «Үзенең туганына кул күтәргән катыйльне безгә бир, туганының җанын кыйган өчен, без дә аның башына җитәбез! Нәселен корытабыз аның!» – ди алар. Әгәр аны үтерсәләр, минем соңгы өмет чаткысы сүнәчәк – җир йөзендә иремнең исеме дә, дәвамы да калмаячак. 8– Бар, тынычлап өеңә кайт, синең хакта боерыгымны бирермен, – диде аңа патша. 9Әмма Тыкуадан килгән хатын аңа: – Патша әфәндем, гаеп минем башыма һәм атам гаиләсенә төшсен; патша үзе дә, аның тәхете дә гаепсездер, – диде. 10– Сиңа каршы чыга калсалар, аларны минем яныма алып кил – бүтән борчымаслар сине, – диде патша. 11Хатын исә сүзен дәвам итте: – Алайса, патша, кан өчен үч алырга һәм углымның гомерен өзәргә юл куймаска Раббы Аллаң исеме белән ант ит. – Раббы Үзе шаһиттыр: углыңның башыннан сыңар чәч бөртеге дә төшмәс! – диде патша. 12– Патша әфәндемә тагын бер сүз әйтергә рөхсәт итсәң иде, – диде хатын. – Әйтеп кара, – дип җаваплады патша. 13– Шулай икән, ни өчен син Аллаһы халкына каршы эш итәсең? – диде хатын. – Патша үзенең сүзләре белән үзенә хөкем чыгара, чөнки ул сөргендәге углына кайтырга рөхсәт бирми. 14Җир өстенә түгелгән суны кире җыеп алып булмаган кебек, дөнья куйган кешегә дә кабат җан өрү мөмкин түгел. Аллаһы берәүнең дә җанын харап итәргә теләми, читкә тибәрелгән кеше Миннән читләшә күрмәсен, дип борчыла. 15Шуңа күрә мин, әлеге сүзләремне әфәндем патшага җиткерергә ниятләп, аның хозурына килдем, чөнки халкым мине куркуга салды. «Патша белән сөйләшеп карыйм әле, бәлки, колы кушканча эшләр, 16гозеремне тыңлап бетерер һәм, Аллаһы тарафыннан безгә тәгаенләнгән мал-мөлкәткә кызыгып, мине вә углымны юк итәргә ниятләгән адәмнәр кулыннан коткарыр», – дип уйладым. 17Әфәндем патшаның сүзләреннән соң күңелемнән мин, җаныма тынычлык иңәр, дигән идем, чөнки әфәндем патша, Аллаһының фәрештәсе сыман, яманны яхшыдан аера белә. Раббы Аллаң һәрчак юлдашың булсын! 18Шунда патша: – Минем соравыма яшермичә җавап бир, – диде. – Сөйлә, әфәндем патша, – диде хатын. 19– 20– Йоав кулы уйнамыймы монда? Бу сүзләрне сиңа ул сөйләргә куштымы? – дип сорады патша. – Үзең исән-имин булган кебек, сүзләрең хактыр, әфәндем патшадан уңга да, сулга да каерырга мөмкин түгел – колың Йоав әмере бу; шушы хәлне яхшыртыр өчен, әлеге сүзләрне ул әйтергә кушты. Әмма әфәндем, Аллаһы фәрештәсе сыман, зирәк акыллыдыр: җир йөзендә ни-нәрсә кылынганы аңа мәгълүмдер. 21Шуннан Давыт патша Йоавка: – Мин барысын да син теләгәнчә эшләрмен – углым Абшалумны кайтар, – диде. 22Йоав башын иде, йөзе белән җиргә капланып, патшага мактау сүзләре әйтте: – Әфәндем патшаның мин колыңа яхшы мөнәсәбәттә икәне мәгълүм булды бүген, чөнки патша үзенең колы теләгәнчә эшләде. 23Шуннан Йоав, Гәшүр тарафына юл алып, Абшалумны Иерусалимгә алып кайтты. 24Әмма патша «Абшалум үз йортына кайтсын, минем йөземә бакмасын!» дигән әмер бирде, һәм Абшалум үз йортына әйләнеп кайтты – аңа патша хозурына керергә рөхсәт булмады.Абшалумның Давыт белән татулашуы
25Бөтен Исраил җирендә Абшалум кебек күркәм, мәхәббәтле, баш түбәсеннән алып аяк табанына кадәр гәүдә-сынында һичбер кимчелексез ир-ат заты булмый. 26Чәче җитеп, аның авырлыгы гәүдәсен баса башлагач, Абшалум, елга бер тапкыр чәчен алдырып, аны үлчи иде – чәченең авырлыгы патша үлчәве белән ике йөз шәкылга ▼▼ Шәкыл – 10 гр.
җитә иде. 27Абшалумның өч углы һәм Тамар атлы бер кызы булып, әлеге кыз күз явын алырлык чибәр иде. 28Шул рәвешле, патша белән күрешми-очрашмыйча, Абшалум Иерусалимдә ике ел гомер кичерде. 29Беркөн Абшалум, патша хозурына йомыш белән җибәрергә ниятләп, Йоавны чакыртып алмакчы булды, әмма тегесе аның янына килергә теләмәде. Шуннан ул Йоавны икенче кат чакыртты, ләкин Йоав килүдән тагын баш тартты. 30Шуннан Абшалум үзенең хезмәтчеләренә: – Минем басу белән янәшә Йоавның арпа кишәрлеген күрәсезме? Барып ут төртегез шуңа, – дип боерды, һәм Абшалумның хезмәтчеләре әлеге кишәрлеккә ут салдылар. 31Шуннан соң Йоав, кузгалып, Абшалумның өенә килде һәм аңардан: – Ни өчен синең хезмәтчеләрең минем кишәрлеккә ут салды? – дип сорады. 32Абшалум исә Йоавка болай дип җавап кайтарды: – Сине чакыртып, мин кеше җибәрдем, синең аркылы патшадан: «Нигә дип мин Гәшүрдән кайттым икән? – дип белешмәкче идем. – Шунда гына калсам, яхшырак булыр иде». Патша белән күрешәсем килә минем. Әгәр инде гаепле икәнмен, үтерсен ул мине! 33Шуннан Йоав, патша янына барып, әлеге сүзләрне аңа җиткерде, һәм Абшалумны патша үзенә чакыртып алды. Абшалум, патша хозурына килеп, йөзе белән җиргә капланды; һәм патша аны үпте.
Copyright information for
TatIBT15