2 Samuel 15
Абшалумның фетнә оештыруы
1Шуннан Абшалум үзенә арбалар, атлар һәм арба алдыннан чабып баручы илле ир-егет булдырды. 2Ул, таңнан торып, шәһәр капкасы янына чыгып басар иде дә, дәгъва белән патша хөкеменә килүчене үз янына чакырып китереп, аның кайсы шәһәрдән булуын сорашыр иде. Йомыш белән килүче: «Синең колың Исраилнең фәлән ыругыннан», – дип җавап кайтарганнан соң, 3– 4Абшалум аңа: – Синең дәгъваларың урынлы, хактыр, әмма патша хозурында синең сүзләреңә колак салырдай кеше табылмас, – дияр иде һәм, – И-и, әгәр дә шушы җирнең хөкемчесе итеп мине куйсалармы?! Нинди генә бәхәс яисә дәгъва белән килсәләр дә, һәрбер кешене кабул итеп, гадел хөкем чыгарыр идем, – дип өстәр иде. 5Берәрсе шунда аның каршына килеп баш ия калса, Абшалум, кулларын сузып, аны кочаклап үбәр иде. 6Патша хөкеменә килүче һәр кеше белән Абшалум үзен шулай тотты, шул рәвешле, ул әкренләп Исраил халкының күңелен яулый барды. 7Дүрт ел үткәч, Абшалум Давытка болай диде: – Раббы алдында әйткән нәзеремне үтәргә мин Хебрунга барам. 8Мин, синең колың, Арам җирендәге Гәшүр төбәгендә яшәгән чакта, Раббы кушып Иерусалимгә әйләнеп кайта алсам, Раббыга корбан китерер идем, дип нәзер әйткән идем. 9– Юлың имин булсын, – диде аңа патша, һәм Абшалум Хебрунга юл алды. 10Шуннан Абшалум «Быргы тавышын ишетүгә: „Абшалум Хебрунда тәхеткә утырды!“– дип игълан итегез!» дигән хәбәрне җиткерү өчен, Исраил җирендә яшәүче барлык ыругларга үзенең шымчыларын җибәрде. 11Абшалум үзе белән бергә Иерусалимнән ике йөз кеше ияртеп алып китте. Алар эшнең нәрсәдә икәнен белмичә, ихлас күңелдән аның чакыруын кабул иттеләр. 12Корбан чалу йоласын башкарган чакта, Абшалум Гило шәһәрендә яшәүче Давыт киңәшчесе Ахитофелны чакыртып китертте. Шул рәвешле, Абшалум оештырган фетнә көчәя-киңәя барып, Абшалум тирәсенә халык һаман агыла, туплана торды.Давытның Иерусалимнән качуы
13Беркөн Давыт янына хәбәрче килеп: – Исраилиләрнең күңеле Абшалум ягына авышты, – диде. 14Шуннан Давыт үз хозурында, Иерусалимдә булган барлык хезмәтчеләренә: – Кузгалыгыз, безгә качарга кирәк! Югыйсә Абшалумнан котылу булмаячак; халыкны кылычтан уздырып шәһәрне җимермәсен өчен, безгә ашыгырга кирәк. 15– Әфәндебез патша ничек хәл кылса, шулай эшләрбез, без – синең колларың, – диде аңа хезмәтчеләре. 16Патша үзе, йортта булган бар халык аның артыннан җәяүләп юлга чыкты. Үзенең ун кәнизәген патша йортны карап торырга калдырды. 17Патша һәм аңа ияргән халык җәяүләп юлга кузгалды; Бәйт-Мерхак янына җиткәч, бермәлгә туктап калдылар. 18Шунда патша яныннан аның бөтен хезмәтчеләре, аннары җансакчылары үтте, алар артыннан патша белән бергә Гәт шәһәреннән күчеп килгән алты йөзләп гәтле узды. 19Шулчак патша гәтле Иттайга: – Нишләп син безнең белән барасың? Кире борыл, теге патша белән кал; син үз җиреңнән сөрелгән кеше ләбаса. 20Кичә генә син үзең бирегә килдең, ә бүген сине үзем белән алып китимме? Кая барганымны әлегә үзем дә белмим; кире әйләнеп кайт, үзең белән ир туганнарыңны да алып кит; мәрхәмәт вә тугрылык синең юлдашың булсын! – диде. 21Патшага җавап итеп Иттай: – Раббы да, әфәндем патша да – шаһит: гомерем белән хушлашырга туры килсә дә, әфәндем патша барган урынга аның колы да барыр! – диде. 22– Алайса, минем белән киттек, – диде Давыт Иттайга. Шуннан гәтле Иттай, аның барлык кешеләре һәм аларның балалары – бөтенесе бергә юлга кузгалды. 23Патша кешеләре узган вакытта, бөтен ил зар елап калды. Патша һәм аның юлдашлары Кыдрун ташкынын үттеләр, аннары чүлгә таба юл тоттылар. 24Садыйк һәм аның белән бергә бөтен левиләр Аллаһының сандыгын күтәреп бардылар. Алар сандыкны куйганнан соң, Абъятар, бар халык шәһәрдән чыгып беткәнче, калкулык өстендә корбаннар китерә торды. 25Шунда Садыйкка патша болай диде: – Аллаһы сандыгын шәһәргә кире илтеп куй. Раббы миннән разый булса, Ул мине бирегә кире кайтарыр, һәм мин сандыкны да, Аның йортын да күрермен. 26Әгәр инде Ул: «Мин синнән разый түгел», – дип әйтә икән, димәк, барысы да Аның ихтыярында: минем белән ни теләсә, шуны кылсын. 27Рухани Садыйкка патша тагын болай диде: – Кара аны, исән-имин шәһәргә әйләнеп кайт; үзең белән углың Ахимагасны һәм Абъятар углы Йонатанны ал, угылларыгызның икесе дә сезнең белән булсын. 28Сездән миңа хәбәр килеп җиткәнне чүлдәге үзәнлектә көтәрмен. 29Садыйк белән Абъятар Аллаһы сандыгын Иерусалимгә алып кайтып урнаштырдылар һәм үзләре дә шунда калдылар. 30Давыт исә Зәйтүн тавына күтәрелүендә булды; күз яшьләре түгә-түгә ул һаман алга барды, аның башы бөркәүле, аяклары ялангач иде; юлдашларының да башы бөркәлгән булып, һәркайсы зар елап алга атлады. 31Бервакыт Давытка: – Абшалум белән бергә Ахитофел да фетнәчеләр арасында, – дигән хәбәр җиткерделәр. – И-и Раббым! – диде шунда Давыт. – Ахитофелның киңәшләре хупланмасын! 32Аллаһыга гыйбадәт кыла торган тау башына күтәрелгәч, Давыт үзенең дустын – әрки Хушайны очратты. Аның өстендәге киемнәре ерткаланып, башына туфрак сибелгән иде. 33– Әгәр син минем белән барсаң, миңа мәшәкать кенә булырсың, – диде аңа Давыт, – 34ә менә шәһәргә кайтып, Абшалумга: «Патша, мин – синең колыңдыр; моңарчы атаңның колы булдым, хәзер исә синең колың», – дисәң, Ахитофел киңәшләренең гамәлгә ашуына юл куймассың. 35Руханилар Садыйк белән Абъятар анда синең белән булыр; патша йортында ишеткән һәр сүзеңне аларга сөйләп бар. 36Садыйк углы Ахимагас белән Абъятар углы Йонатан да аталары янында булыр. Сезгә килеп ирешкән һәр хәбәрне алар аша миңа җиткереп торыгыз. 37Давытның дусты Хушай шәһәргә әйләнеп кайткан мәлдә, Абшалум Иерусалимгә кереп килә иде.
Copyright information for
TatIBT15