‏ 2 Samuel 16

Сибаның Давытка ризык китерүе

1Давыт тау башыннан бераз төшүгә, аның каршысына көтмәгәндә пар ишәгенә ике йөз данә көлчә, йөз бәйләм йөзем, йөз бәйләм инҗир һәм бер турсык шәраб төягән Мепибошет хезмәтчесе Сиба килеп чыкты.

2– Нәрсәгә болар? – дип сорады патша аңардан.

– Ишәкләргә патша атланып йөрер, икмәк һәм җимеш гаскәриләргә ризык булыр, шәрабны исә чүл кичкәндә хәле киткән кешеләр эчәр, – дип җавап кайтарды Сиба.

3– Синең әфәндеңнең углы кая? – дип сорады аңардан патша.

– Иерусалимдә калды ул, «Менә хәзер исраилиләр атам тәхетен миңа кайтарырлар», – дип өметләнә, – диде Сиба.

4Шунда патша Сибага:

– Моңарчы Мепибошетныкы саналган бөтен мал-мөлкәт синеке булыр, – диде.

Сиба, башын иеп:

– Әфәндем патша киләчәктә дә һәрдаим миннән канәгать булса иде, – диде.

Шымгыйның Давытны яманлавы

5 6Давыт патша Бахурим шәһәренә якынлашып килгәндә, аның каршысына Шаулга туган тиешле Гера углы Шымгый килеп чыкты да Давыт һәм аның түрәләренең уң вә сул ягыннан килүче гаскәриләргә таш ата-ата, яман телләнеп артларыннан иярде.

7– Кит биредән, кит, катыйль, адәм актыгы! – дип кычкыруында булды ул. – 8Шаул урынына тәхеткә менеп утырган өчен, Шаул гаиләсенең каны өчен Раббы синнән үч ала. Раббы әнә патшалыкны Абшалумга, синең углыңа тапшырды. Явыз кеше булганга шушы бәлагә тарыдың син!

9Шулчакны Сәрүя углы Әвишәй:

– Ни өчен эттән туган бу нәрсә минем әфәндем патшаны яманлый?! Барып, башын кыеп төшерергә рөхсәтеңне бир, – дип, патшага мөрәҗәгать итте.

10– Сезнең эшегез түгел бу, Сәрүя угыллары. Әгәр Раббы аңа Давытны яманларга кушкан икән, «Ник син алай эшлисең?» – дип, аны кем туктата алыр?! – диде Давыт. 11Аннары Әвишәйгә һәм үзенең барлык хезмәтчеләренә мөрәҗәгать итеп: – Әгәр минем орлыктан туган углым минем җанны кыярга ниятли икән, Беньямин ыругыннан булган әлеге адәмнән нәрсә көтәргә кала?! – дип өстәде. – Тимәгез аңа, яманлый бирсен, Раббы шулай кушкандыр. 12Бәлки, Раббы, минем бүгенге кимсетелүемне күреп, миңа Үзенең фатихасын күндерер.

13Шул рәвешле, Давыт һәм аның кешеләре үз юлында булды, Шымгый исә Давыт ягына таш һәм тузан ата-ата, яман телләнеп тау бите буйлап аларга ияреп барды. 14Патша һәм аның белән булган бар халык, арып-талып Үрдүн буена килеп җиткәннән соң, хәл алырга туктады.

Ахитофелның Абшалумга киңәш бирүе

15Абшалум исә үзенә ияргән исраилиләр белән бергә Иерусалимгә аяк басты; Ахитофел да аның янәшәсендә булды. 16Шулвакыт Давытның дусты әрки Хушай, Абшалум янына килеп:

– Яшәсен патша! Яшәсен патша! – диде.

17– Шушымы инде дустыңа булган тугрылыгың? Ни өчен син дустың белән китмәдең? – диде аңа Абшалум.

18– Юк, Раббы вә шушы халык – бар Исраил сайлаган кеше яклы мин. Мин биредә калам, – дип җавап бирде Хушай Абшалумга. – 19Давыт углына хезмәт итмичә, кемгә хезмәт итим мин?! Атаңа ничек хезмәт иткән булсам, сиңа да шулай ук хезмәт күрсәтермен.

20– Киңәшеңне бир, нишләргә безгә? – дип сорады шунда Абшалум Ахитофелдан.

21– Атаң йортны карарга кәнизәкләрен калдырды, син шулар белән йокла, – дип киңәш бирде аңа Ахитофел, – шул чакны атаңда сиңа карата нинди нәфрәт уянганын бөтен Исраил халкы ишетер, һәм синең тарафдарларың ышанычлы ярдәмчеңә әйләнер.

22Шуннан сарай түбәсе өстендә Абшалум өчен чатыр кордылар, һәм ул бөтен Исраилнең күз алдында атасының кәнизәкләре янына керде.

23Ул заманда Ахитофел биргән киңәшләр Аллаһыдан иңгән үгет-нәсыйхәт кебек саналып, аның һәр киңәше Давыт өчен дә, Абшалум өчен дә гаять әһәмиятле иде.

Copyright information for TatIBT15