2 Samuel 17
Ахитофел корган ниятләрнең Хушай тарафыннан җимерелүе
1Шулай беркөн Абшалумга мөрәҗәгать итеп Ахитофел: – Унике мең кеше сайлап алып, бүген төнлә Давыт артыннан куа чыгарга рөхсәт ит, – диде. – 2Мин аның арган-талган, ихтыяры сынган вакытын туры китереп һөҗүм итәрмен дә куркуга салырмын, һәм аның белән булган кешеләр кайсы кая таралышып беткәч, патшаны үтерермен. 3Шул рәвешле мин әлеге кешеләрнең барысын синең кул астына тапшырырмын. Син үтерергә теләгән кеше вафат булгач, бөтен халык тынычлыкта калыр. 4Бу ният Абшалумның үзенә дә, Исраил өлкәннәренең дә күңеленә хуш килде. 5Ләкин Абшалум: – Әрки Хушайны чакырыгыз, тыңлап карыйк, ул ни әйтер икән, – диде. 6Хушай аның хозурына килде, һәм Абшалум Хушайга болай диде: – Ахитофел менә болай ди; ул кушканны эшликме? Әгәр аныңча эшләмәсәк, син нинди киңәш бирерсең? 7– Ахитофелның киңәше бу юлы бик шәпләрдән түгел, – диде Хушай Абшалумга 8һәм сүзен дәвам итте: – Син атаңны да, аның кешеләрен дә яхшы беләсең: алар кыю вә баласыннан аерылган ана аю сыман яман ачулы. Моңардан тыш, синең атаң – тәҗрибәле сугышчы: төн кунарга ул үзенең кешеләре белән калмас. 9Хәзер ул, мөгаен, берәр мәгарәгә яисә башка бер урынга кереп яшеренгәндер. Әгәр атаң беренче булып синең кешеләреңә һөҗүм итсә, халык бу хакта ишетеп: «Абшалум яклы кешеләр җиңелгән икән», – дияр. 10Ул чагында арыслан йөрәкле батыр сугышчылар да төшенкелеккә бирелер, чөнки атаңның да, аның гаскәриләренең дә нинди гайрәтле сугышчылар булуы бөтен Исраилгә мәгълүмдер. 11Шуңа күрә миннән сиңа киңәш шул: Даннан алып Беер-Шебага кадәр бөтен Исраил синең яныңа җыелсын; халык диңгез ярындагы ком бөртеге сыман күп булыр, һәм аларны көрәшкә син үзең алып барырсың. 12Әнә шул чагында без Давытка каршы яуга күтәрелербез һәм, ул кайда булуга карамастан, җирне тоташ томалап алган чык сыман аның өстенә ябырылырбыз – ул үзе дә, аның белән булган кешеләрнең дә берсе-бер исән калмас. 13Әгәр инде ул кайсы да булса шәһәргә кереп качарга уйласа, бөтен Исраил шул шәһәр янына арканнарын алып килеп, әлеге шәһәрне елгага сөйрәп төшерербез, аңардан бер генә таш әсәрен дә калдырмабыз. 14Абшалум һәм бөтен исраилиләр әрки Хушайның киңәшен Ахитофел биргән киңәштән яхшырак дип таптылар. Шул рәвешле, Раббы, Абшалумны бәлагә салыр өчен, Ахитофел биргән яхшы киңәшне кабул иттермәде.Давытның, кисәтү алып, Үрдүнне кичүе
15Аннары Хушай: – Абшалумга һәм Исраил өлкәннәренә Ахитофел болай дип киңәш иткән иде, мин исә менә мондый киңәш бирдем, – дип, руханилар Садыйк белән Абъятарга хәбәр җиткерде. – 16Ә хәзер, – дип өстәде ул, – тизрәк Давыт янына кеше җибәрегез һәм аңарга: «Бүген төн кунарга кичү янында чүлдә калма, ничек кенә булса да елга аръягына чыгарга кара, югыйсә үзең дә, яныңдагы бар халык та һәлак булырга мөмкин», – дип әйтегез. 17Рухани угыллары Йонатан белән Ахимагас, Рогел инеше янында туктап, хәбәр көтеп калдылар, чөнки аларга шәһәрдә күзгә чалынырга ярамый иде. Хезмәтче хатын хәбәр китергәч, алар Давыт патшаны кисәтергә тиеш иделәр. 18Ләкин бер үсмер, аларны күреп калып, Абшалумга җиткерде; әмма егетләр качып өлгерделәр һәм, Бахуримга килеп, бер кешенең ишегалдында коега төшеп яшеренделәр. 19Әлеге кешенең хатыны, читтән караганда берни сизелмәслек итеп, кое авызына җәймә чыгарып җәйде дә җәймә өстенә ашлык таратты. 20Абшалум хезмәтчеләре, әлеге хатын янына өйгә кереп: – Ахимагас белән Йонатан кайда? – дип сорадылар. Хатын аларга: – Кичү аша елга аръягына чыгып киттеләр, – дип җавап кайтарды. Абшалум хезмәтчеләре әлеге егетләрне эзләп-эзләп тә таба алмагач, Иерусалимгә әйләнеп кайттылар. 21Алар китүгә, егетләр, коедан чыгып, Давыт патшаны кисәтергә ашыктылар. – Тизрәк елга аръягына чыгыгыз, чөнки Ахитофел сезнең хакта шундый-шундый киңәшләр бирде, – диде алар патшага. 22Давыт һәм аның янындагы кешеләр тиз генә җыендылар да, Үрдүнне кичеп, елга аръягына чыктылар – таңга кадәр һәммәсе теге якка чыгып беткән иде инде. 23Ахитофел исә, аның киңәшенә колак салмауларын күреп, ишәгенә атланды да үз шәһәренә таба юл алды. Кайтып җиткәч, гаиләсенә васыятен калдырды һәм үз-үзенә кул салды – асылынып үлде. Аны ата-бабалары төрбәсендә гүргә иңдерделәр. 24Давыт Маханаим шәһәренә килеп җиткәндә, Абшалум исраилиләр белән Үрдүнне кичеп чыккан иде. 25Гаскәр башлыгы итеп Йоав урынына Абшалум Амессайны куйды. (Амессай изрегыллы Итраның углы иде. Амессайның әнисе исә Нахаш кызы Абигәйль булып, Абигәйль үзе Сәрүянең кыз туганы иде. Ә Сәрүя Йоавның әниседер.) 26Абшалум җитәкчелегендә исраилиләр Гилыгад җирендә чатырларын кордылар. 27Давыт Маханаимгә килеп җитүгә, аммониләр башкаласы Рабаһта яшәүче Нахаш углы Шоби, ло-дебарлы Аммиил углы Макир һәм Гилыгад төбәгендәге Рогелимнән Барзиллай 28Давытка һәм аның кешеләренә урын-җир, савыт-саба, балчык чүлмәкләр, бодай, арпа, он, тары ярмасы, ногыт борчагы, ясмык, 29бал, эремчек, сарыклар, сыер сөтеннән сыр алып килделәр. – Халык ачыккан һәм талчыккандыр, чүл кичеп эчәселәре дә килгәндер, – диде алар.
Copyright information for
TatIBT15