2 Samuel 18
Давыт сугышчыларының Абшалум гаскәрен җиңүе
1Үзе белән килгән кешеләрне бер кат күздән кичергәннән соң, Давыт алар өстеннән меңбашлары вә йөзбашлары билгеләде дә, 2халыкны өч өлешкә бүлеп, аның бер өлешен Йоав, икенче өлешен Йоавның кардәше Сәрүя углы Әвишәй, өченче өлешен гәтле Иттай җитәкчелегендә яуга озатып җибәрде. – Мин дә сезнең белән барам, – диде патша үзенең кешеләренә. 3Әмма иярченнәре: – Юк, син безнең белән барырга тиеш түгел, – дип, аңа каршы төштеләр. – Әгәр без куркып кача башласак, моңа игътибар итүче булмас; яртыбыз үлеп калса, шулай ук әһәмият бирмәсләр; ә син берүзең безнең ун меңебезгә торасың; шулай булгач, шәһәрдә калып, безгә ярдәм итсәң, яхшырак булыр. 4– Сез ничек кирәк тапсагыз, шулай эшләрмен, – дип җавап бирде патша. Шуннан патша шәһәр капкасы янына барып басты, халык исә йөзләп һәм меңәрләп капкадан чыга торды. 5Йоавка, Әвишәйгә һәм Иттайга: – Минем хакка Абшалумга зыян китермәгез! – дип әмер бирде Давыт патша, һәм патшаның Абшалум хакында гаскәр башлыкларына биргән шушы боерыгын сугышчылар ишетеп торды. 6Давытның сугышчылары кырга, Абшалум яклы исраилиләргә каршы чыкты, һәм Эфраим урманында алар арасында сугыш башланды. 7Ул көнне көрәш аяусыз булды: сугыш кырында егерме мең кеше ятып калды; Давыт сугышчылары исраилиләрне тар-мар китерде. 8Көрәш бөтен әйләнә-тирәгә җәелде; ул көнне кылычка караганда кешеләрне күбрәк урман һәлак итте. 9Алыш барган бер мәлдә, Абшалум Давытның сугышчылары белән очрашты: Абшалум качырына атланып бара иде, шулчак качыр җәелеп үскән зур бер имән ябалдашы астына чабып керде дә, Абшалум, чәче белән имән ботаклары арасында буталып, күк белән җир арасында асылынып калды, атланган качыры исә китеп барды; 10сугышчыларның берсе, моны күреп алып: – Абшалум имәндә асылынып тора, – дип, Йоавка килеп әйтте. 11– Абшалумны күрә торып, ни өчен син аның җанын кыймадың? Моның өчен мин сиңа ун шәкыл көмеш белән сугышчылар каешы бирер идем, – диде Йоав әлеге хәбәрне китерүчегә. 12– Кулыма мең шәкыл көмеш тоттырсагыз да, патша углына кул күтәрмәс идем, чөнки патшаның сиңа һәм Әвишәй белән Иттайга: «Минем хакка Абшалумга зыян китермәгез», – дип әмер биргәнен мин үз колагым белән ишетеп тордым. 13Тормышымны куркыныч астына куеп башкача эшләгән булсам, бу хакта барыбер патшага мәгълүм булыр иде; син исә читтә калыр идең, – дип җавап кайтарды теге. 14Шунда Йоав: – Синең белән вакыт уздырганчы! – дип, кыска саплы өч сөңге алып китеп барды да әле һаман имәндә асылынып торган Абшалумның йөрәгенә кадады. 15Йоавның корал йөртүче ун сугышчысы исә Абшалумны чолгап алып җанын кыйды. 16Шуннан Йоав, быргысын уйнатып, исраилиләр артыннан куа чыккан сугышчыларны туктатты. 17Йоав сугышчылары, Абшалумның мәетен урмандагы тирән чокырга ташлап, өстенә биек итеп таш өйделәр. Шуннан исраилиләр өйләренә таралышты. 18«Бу дөньяда исемемне хәтерендә саклардай углым юк» дип, Абшалум әле үзе исән чакта ук Патшалар үзәнендә һәйкәл куйдырып, аны үз исеме белән атаган була. Әлеге һәйкәл бүгенге көндә дә һаман шулай «Абшалум һәйкәле» дип атала.Абшалумның вафаты турында Давытның хәбәр алуы
19Садыйк углы Ахимагас шунда Йоавка: – Бәлки, мин йөгерим, Раббы сине дошманнарыңнан коткарды, дип патшага хәбәр итим? – диде. 20Әмма Йоав: – Юк, син бүген түгел, башка бер көнне хәбәр итәрсең, чөнки патшаның углы вафаттыр, – дип, аңа каршы килде 21һәм хәбәши бер хезмәтчесенә: – Бар, күргәннәреңне патшага җиткер! – диде. Шуннан теге, Йоавка баш иеп, Давыт патша янына ашыкты. 22Ләкин Садыйк углы Ахимагас үзенекен сөйләвендә булды: – Ни булса – шул, мин дә теге хәбәши адәм артыннан йөгерәм, – диде ул Йоавка. – Ник син аның артыннан йөгермәкче буласың, углым? Хәбәрең өчен сиңа әҗере булмас, – дип җавап кайтарды Йоав. 23– Булмасын, ләкин мин барыбер йөгерәм, – дип үзсүзләнде Ахимагас. – Ярый, йөгер алайса, – диде аңа Йоав. Ахимагас, Үрдүн үзәненнән турыга йөгереп, хәбәши адәмнән алдарак килеп җитте. 24Давытның эчке һәм тышкы капка арасында утырган чагы иде. Шәһәр диварына күтәрелеп, капка түбәсенә килеп баскан сакчы шәһәргә таба йөгерүче бер кешене күреп алды 25һәм бу хакта патшага хәбәр итте. – Бер генә кеше булгач, димәк, ул хәбәр алып килә, – диде патша. Хәбәр белән килүче һаман якыная бирде. 26Аннары югарыда басып торган сакчы, йөгерүче икенче кешене күреп алып: – Әнә, тагын бер кеше йөгерә, – дип, капка каравылчысына кычкырды. – Монысы да хәбәр белән килә, – диде патша. 27– Беренчесенең йөреш-торышлары Садыйк углы Ахимагасныкына охшаган, – диде сакчы. – Әйбәт кеше ул, яхшы хәбәр белән киләдер, – диде патша. 28– Тынычлык! – дип кычкырды патшага Ахимагас һәм аның каршына килеп җиргә кадәр башын иде. – Әфәндем патшага кул күтәрүче кешеләрне тар-мар китергән Раббы Аллаңа мактау-шөкерләр яусын! 29– Абшалум исән-иминдер бит? – дип сорады аңардан патша. – Патша колы Йоав мине бирегә озатканда, барысы да зур борчуда иде, тик анда нәрсә булганы миңа мәгълүм түгел, – диде Ахимагас. 30– Читкәрәк китеп, менә шушында көтеп тор әле, – диде аңа патша. Ахимагас читкәрәк китеп басты. 31Бераздан теге хәбәши адәм килеп җитте. – Әфәндем патшага сөенечле хәбәр алып килдем! – диде ул. – Сиңа каршы баш күтәргән кешеләрнең һәммәсен Раббы бүген җәзага тартты. 32– Абшалум исән-иминме? – дип сорады патша. – Андый язмышны әфәндем патшаның дошманнарына һәм сиңа каршы хәйлә-мәкер коручыларга теләр идем мин. 33Бу хәбәрдән патша коелып төште. Аннары: – Абшалум углым! И-и углым, углым, и-и Абшалум! Синең урыныңа мин генә үлгән булсамчы, Абшалум углым, и-и углым! – дип такмаклый-такмаклый, капка өстендәге бүлмәгә кереп, ачы күз яшьләре түкте.
Copyright information for
TatIBT15