‏ 2 Samuel 19

Абшалум хакында Давытның күз яше түгүе

1Шуннан соң Йоавка: «Абшалум хакында патша кайнар күз яшьләре коя», – дип килеп әйттеләр, һәм 2шул көндәге җиңү бөтен гаскәриләр өчен авыр кайгыга әйләнде, чөнки углын югалткан патшаның чиксез хәсрәтләнүе турында ишеттеләр. 3Сугышчылар, яу кырын ташлап качкан кеше сыман, тыныч кына, шауламаска тырышып, шәһәргә әйләнеп кайттылар. 4Патша исә кулы белән йөзен каплаган килеш:

– Абшалум углым! И-и углым, углым, и-и Абшалум! – дип такмаклый-такмклый, иңрәп елый бирде.

5Йоав, патша өенә килеп, Давытка:

– Синең гомереңне, угыл-кызларың гомерен, хатыннарың вә кәнизәкләрең гомерен саклап калган сугышчыларыңны мыскыл иттең син бүген, – диде. –
6Сине дошман күрүчеләрне син яратасың, сине яраткан кешеләрне исә дошман күрәсең; синең өчен гаскәрбашлары да, сугышчылар да бернигә тормый икән. Мин бүген шуны белдем: Абшалум исән калып, без барыбыз үлеп бетсәк, синең өчен, мөгаен, яхшырак булыр иде. 7Кыскасы, урыныңнан кузгал да, чыгып, сугышчыларыңның кәефен күтәр. Раббы белән ант итеп әйтәм: әгәр халкың янына чыкмасаң, бүгенге төннән синең яныңда бер кеше калмас, ә монысы инде яшьлек елларыңнан алып бүгенге көнгә кадәр син кичергән бәла-казаларның иң зурысы булыр.

8Шуннан патша, урыныннан кузгалып, капка янына чыгып утырды. Бу хакта халыкка җиткерделәр, һәм бар халык патша каршына килеп басты.

Давытның әйләнеп кайтуы өчен әзерлек күрү

Бу вакытны инде Абшалум яклы исраилиләрнең һәркайсы өенә таралышкан булып,
9һәрбер Исраил ыругында кайнар бәхәс бара иде:

– Патша безне, дошман кулыннан йолып алып, пелештиләрдән азат итте, ә хәзер Абшалумнан куркып, үз җиреннән качарга мәҗбүр булды.
10Башына май сөртеп, без сайлап куйган Абшалум патша сугышта ятып калды; шулай булгач, ни өчен соң әле без кабат үз патшабызны кайтармыйбыз?!

11Шуннан Давыт патша руханилар Садыйк белән Абъятарга болай дип әйтергә кушты:

– Яһүдә өлкәннәренә шуны җиткерегез: «Бөтен Исраил җирендә патшаны кабат үз урынына кайтару хакында сүз чыккач, ник әле сез патшаны үз йортына кайтарырга ашыкмыйсыз?
12Сез – минем туганнарым, каным вә тәнемдер. Шулай булгач, ни өчен соң сез патшаны үз йортына кайтарырга теләүчеләр арасында иң соңгылар булырга тиеш?!» 13Амессайга исә болай дип әйтегез: «Син – минем белән бер кан, бер тәндер. Әгәр сине Йоав урынына мәңгегә үземнең гаскәр башлыгы итеп куймасам, миңа Аллаһының иң каты каһәре төшсен!»

14Амессай бөтен яһүдиләрнең йөрәген эретте, һәм алар һәммәсе бер булып: «Үзеңнең бөтен хезмәтчеләрең белән кире кайт», – дип, патшага хәбәр җибәрделәр. 15Шуннан патша, кайтыр юлга чыгып, Үрдүн буена юнәлде, яһүдиләр исә, патшаны каршы алыр һәм Үрдүн аша чыгарыр өчен, Гилгәлгә килделәр.

Давытның Шымгыйга мәрхәмәт күрсәтүе

16Беньямин ыругыннан Гера углы Шымгый – ул Бахурим шәһәреннән иде – яһүдиләр белән бергә Давыт патша каршына ашыкты. 17Аңа ияреп беньяминнәрдән мең кеше килде. Аның унбиш углы, егерме хезмәтчесе, Шаул йортындагы хезмәтчеләр башлыгы Сиба да биредә иде. Алар, Үрдүнне кичеп, патшаны каршыларга ашыктылар – 18патша гаиләсен бирге ярга алып чыгар һәм патшаның теләкләрен үтәр өчен, елга аръягына чыктылар. Патша Үрдүнне кичәргә җыенып торганда, Гера углы Шымгый аның каршына килеп капланды:

19– Әфәндем патша, син Иерусалимнән чыгып киткән мәлдә, синең колың кылган гөнаһны җинаятькә санамасаң иде, кабат хәтереңә төшереп аны күңелеңдә сакламасаң иде. 20Чөнки синең колың үзенең гөнаһ эш кылганын болай да беләдер. Ә менә бүген мин бөтен Йосыф йортыннан беренче булып әфәндем патшаны каршы алырга килдем, – диде.

21Әмма моңа каршы Сәрүя углы Әвишәй:

– Патшалыкка Раббы Үзе тәгаенләгән затны яманлаган өчен, Шымгый үләргә тиеш түгелмени?! – диде.

22– Сезнең эшегез түгел бу, Сәрүя угыллары! Ни өчен сез бүген миңа карышасыз? Бүген, үземнең Исраил патшасы булуымны белгән көнне, Исраил җирендә кемнең дә булса җаны кыелырга тиешме?!

23– Юк, син исән калырсың! – дип ант итте Давыт Шымгыйга.

Давытның Мепибошетка эшләгән яхшылыгы

24Шаул углы Йонатаннан туган Мепибошет да патшаны каршыларга чыкты. Патша Иерусалимне ташлап киткән көннән алып исән-имин кабат шәһәргә әйләнеп кайтканчы, аягын да юмады ул, сакал-мыегын да кырмады, өс-башын да чистартып тормады. 25Патшаны каршы алырга дип Иерусалимнән килгәч, Давыт аңардан:

– Ни өчен син, Мепибошет, минем белән китмәгән идең? – дип сорады.

26– Әфәндем патша, мине хезмәтчем алдады; аксак булгач, хезмәтчемә: «Ишәкне җигеп атланам да патша белән китәм», – дигән идем; 27ләкин әфәндем патша алдында хезмәтчем Сиба мин колыңа яла якты. Әмма әфәндем патша Аллаһы фәрештәсе кебектер: үзең ничек кирәк санасаң, шулай эшлә. 28Әфәндем патша каршында атамның бөтен йорты гаепле булуга карамастан, син үзеңнең колыңны үзең белән бер табыннан ризыкланучылар янына утырттың. Шулай булгач, нинди йөз белән мин патшадан нидер сорарга җөрьәт итим?! – диде Мепибошет.

29Мепибошетка патша болай диде:

– Нигә бу хакта сөйләп торырга?! Мин болай хәл кылдым: биләмә җиреңне Сиба белән үзара бүлешегез.

30Әмма моңа каршы Мепибошет:

– Әфәндем патша исән-имин үз өенә әйләнеп кайткач, Сиба бөтен җирне үзенә алса да ризамын, – дип җавап кайтарды.

Давытның Барзиллайга эшләгән яхшылыгы

31Патшаны Үрдүн аша алып чыгып кайтыр юлга озатыр өчен, Гилыгад төбәгендәге Рогелимнән Барзиллай да килде. 32Барзиллай сиксәнен тутырган бик карт һәм бик бай кеше иде. Патша Маханаимдә яшәгән чакта, аның бөтен кирәк-ярагын әлеге карт кайгыртып торды.

Патша:

33– Минем белән Иерусалимгә барыйк, мин сине тәрбия кылырмын, – дип тәкъдим итте Барзиллайга.

34Әмма патшага җавап итеп, Барзиллай:

– Патша белән Иерусалимгә барырлык гомерем калмагандыр,
35 36миңа инде сиксән яшь. Яхшыны яманнан аера аладыр дисеңме?! Ашаган ризыгымның, эчкән суымның тәмен тоймагач, җырчыларның тавышларын да ишетмәгәч, әфәндем патшага йөк булып нигә барыйм әле мин?! Мин, синең колың, Үрдүнне кичеп, патшаны бераз озата барыйм; ә сиңа, патша булган кешегә, миңа шундый игелек күрсәтергә кирәкмәстер. 37Колыңа үз иленә кайтырга рөхсәт ит, үз шәһәремдә, ата-анам кабере янында җан бирим. Ә менә синең колың, минем углым Кимһам, әфәндем патша белән китсен; аның өчен нәрсә эшләргә теләсәң, шуны эшлә, – диде.

38– Ярар, – диде патша, – Кимһам минем белән барсын, аның өчен мин син теләгәннең һәммәсен эшләрмен; синең өчен дә мин җаның теләгәннең һәммәсен эшләрмен.

39Шуннан соң бар халык, шулай ук патша да, Үрдүнне кичте. Патша, Барзиллайны үбеп, аңа үзенең хәер-фатихасын күндерде. Барзиллай өенә кайтып китте, 40ә патша Гилгәлгә юл алды, аның белән бергә Кимһам да китте. Бөтен Яһүдә халкы һәм Исраил халкының яртысы патшаны озата барды.

Яһүдиләр белән исраилиләрнең патша хакындагы бәхәсләре

41Шунда бөтен исраилиләр, җыелып килеп, патшага болай диделәр:

– Ни өчен безгә кардәш Яһүдә ир-егетләре, сине урлап китеп, бөтен гаиләң һәм хезмәтчеләрең белән бергә Үрдүн аша алып чыктылар?

42Яһүдә халкы аларга җавап итеп:

– Патша – безнең кан кардәшебез. Нигә шуның өчен безгә ачу сакларга?! Без патша хисабына ризыкланмадык, аңардан бүләкләр алмадык, – диде.

43Моңа каршы исраилиләр яһүдиләргә болай диде:

– Безнең Давытка булган хакыбыз ун тапкырга зуррактыр. Ни өчен сез безне санламыйсыз? Патшабызны кире кайтару хакында беренче булып сүзне без башладык түгелме?!

Әмма яһүдиләрнең дәгъвалары исраилиләрнекенә караганда катгыйрак булды.

Copyright information for TatIBT15