2 Samuel 2
Давыт – Яһүдә патшасы
1Аннары Давыт: – Яһүдә шәһәрләренең берәрсенә барыйммы мин? – дигән киңәш белән Раббыга мөрәҗәгать итте. – Бар, – дип җавап бирде аңа Раббы. – Кайсысына барыйм? – дип сорады Давыт. – Хебрунга, – диде Ул. 2Давыт, үзенең ике хатынын – изрегыллы Ахиногамны һәм Навалның тол хатыны, кәрмилле Абигәйльне ияртеп, шунда юнәлде. 3Давыт үзе белән бергә яраннарын һәм аларның гаиләләрен дә алып килде; алар Хебрун тирәсендә төпләнеп калдылар. 4Беркөн Яһүдә кешеләре Хебрунга килделәр һәм, Давытның башына зәйтүн мае сөртеп, аны Яһүдә патшасы итеп билгеләделәр. Аннары аңа: «Гилыгад Явешендә яшәүчеләр Шаулны җир куенына тапшырдылар», – дигән хәбәр җиткерделәр. 5Шуннан Давыт, Гилыгад Явешендә яшәүче халыкка җиткерер өчен үзенең илчеләрен озатып, шундый хәбәр юллады: «Әфәндегез Шаулга кылган мәрхәмәтегез һәм аны гүргә иңдерүегез өчен, Раббы алдында фатиха иясе сез. 6Раббы сезгә Үзенең мәрхәмәтен вә тугрылыгын насыйп әйләсен; кылган гамәлләрегез өчен мин дә сезне әҗерсез калдырмам. 7Бүгенге көндә сезнең көчле куллы, батыр йөрәкле булуыгыз зарур, чөнки әфәндегез Шаул вафат, ә Яһүдә ыругы, үзе өстеннән патшалык итәр өчен, башыма зәйтүн мае сөртте».Иш-Бошет – Исраил патшасы
8– 9Әмма Шаулның гаскәр башлыгы Нер углы Абнер, Шаул углы Иш-Бошетны Маханаимгә алып килеп, аны Гилыгад, Ашер, Изрегыл, Эфраим, Беньямин вә бөтен Исраил җиренең патшасы итеп куйды. 10Исраил белән патшалык итә башлаган чорда Шаул углы Иш-Бошет кырык яшен тутырган булып, ул ике ел дәвамында патша вазифасын башкарды. Яһүдә ыругы исә Давыт ягында калды. 11Давыт Хебрунда Яһүдә ыругы өстеннән җәмгысы җиде ел да алты ай патшалык итте.Яһүдә һәм Исраил арасындагы сугыш
12Бервакыт Нер углы Абнер һәм Шаул углы Иш-Бошетның хезмәтчеләре, Маханаимнән кузгалып, Гибгон каласына юл алдылар. 13Сәрүя углы Йоав белән Давыт хезмәтчеләре дә аларга каршы күтәрелеп чыгып, һәр ике як Гибгон буасы янында – берсе буаның бер ягында, икенчесе каршы якта урнашты. 14– Егетләр тезелеп бассыннар да безнең алда көч сынашсыннар, – дип кычкырды шунда Йоавка Абнер. – Ярый, сынашсыннар, – дип ризалашты Йоав. 15Шаул углы Иш-Бошет ягыннан Беньямин ыругындагы унике егет чыгып басты, Давыт хезмәтчеләреннән дә унике егет чыкты. 16Алар бер-берсен чәчләреннән эләктереп алдылар да, берсе икенчесенең янтыгына кылычын чәнчеп, бергә җиргә аудылар. Шуңа күрә Гибгондагы бу урынга соңыннан Хелкат-Һассурим ▼▼ Хелкат-Һассурим – яһүдчә «кылычлар басуы» мәгънәсендә.
дип исем куштылар. 17Ике арада аяусыз көрәш башланып, ул көнне орышта Давыт хезмәтчеләре Абнерны һәм исраилиләрне җиңеп чыкты. 18Әлеге бәрелештә Сәрүянең Йоав, Әвишәй, Асаһел исемле өч углы да катнашты. Асаһел дигәне тау кәҗәсе кебек җитез аяклы иде. 19Ул, Абнерны куа чыгып, уңга да, сулга да тайпылмыйча, аның эзеннән барды. 20Абнер, аңа таба әйләнеп: – Синме бу, Асаһел? – дип сорады. – Әйе, мин! – дип җавап кайтарды тегесе. 21– Эзәрлекләмә мине, уңга яки сулга каер, берәр яшь сугышчыны тот та коралын үзеңә ал, – диде Абнер. Әмма Асаһел аңардан калышырга теләмәде. 22– Эзәрлекләмә мине, юкса үтерәм, аннары ничек кардәшең Йоав күзенә күренермен, – дип, Абнер аны тагын туктатырга омтылып карады. 23Ләкин тегесенең аңардан каласы килмәде. Шулчак Абнер борылды да сөңгесенең сабы белән аның корсагына китереп кадады – сөңге аны үтәли тишеп чыкты; Асаһел басып торган урынында җиргә ауды һәм җан бирде. (Аның яныннан узганда, гаскәриләр туктамый кала алмадылар.) 24Әмма Йоав белән Әвишәй исә Абнерны эзәрлекләвен дәвам иттеләр. Алар Гибгон чүленә бара торган юл буена, Гиях каршындагы Амма калкулыгына килеп җиткәндә, кояш баеган иде инде. 25Беньямин сугышчыларының бер төркеме, Абнерны әйләндереп алып, калкулык өстендә туктап калды. 26Шунда Абнер Йоавка: – Кайчанга кадәр кылычтан кеше гомере өзелер?! Моның азагы аяныч буласы әллә сиңа мәгълүм түгелме?! Ник син үзеңнең кешеләреңә: «Кардәшләрегезне эзәрлекләүдән туктагыз», – дип әйтмисең? – дип кычкырды. 27– 28Йоав: – Аллаһы Үзе шаһиттыр: әгәр син шушы сүзләреңне әйтмәгән булсаң, кешеләр үз кардәшләрен таңгача эзәрлекләп барыр иде, – дип җавап кайтарды да быргысын уйнатты. Шуннан бар халык, исраилиләрне эзәрлекләүдән туктап, башка инде сугышмады. 29Абнер, кузгалып, үзенең кешеләре белән төн буе үзән буйлап барды һәм, Үрдүнне кичкәннән соң бөтен Битронны үтеп, Маханаимгә кайтып җитте. 30Йоав исә Абнерны эзәрлекләп барган җиреннән кире әйләнеп кайтты да үзенең гаскәрен җыеп алды. Асаһелдан кала Давытның унтугыз хезмәтчесе һәлак булуы ачыкланды. 31Абнер белән килгән өч йөз алтмыш Беньямин сугышчысын Давыт хезмәтчеләре кылычтан уздырган иде. 32Асаһелны Бәйт-Лехемдә атасы төрбәсендә гүргә иңдерделәр. Шуннан Йоав үзенең кешеләре белән кайтырга кузгалды һәм, төнозын юлда булып, таңда Хебрунга җитте.
Copyright information for
TatIBT15