2 Samuel 21
Ачлык башлану һәм гибгонлыларның үче
1Давыт патшалык иткән чорда, өч ел рәттән җиргә ачлык килде. Шуннан Давыт Раббыга мөрәҗәгать итте, һәм Раббы аңа: – Боларның бөтенесе дә Шаул һәм аның канга сусаган гаиләсе гибгонлыларның җанын кыйган өчен, – дип җавап бирде. 2– 3Гибгонда яшәүчеләр исраилиләр түгел, ә бәлки амориләр иде. Исраилиләр аларга зыян-зарар кылмаска ант иткән була, әмма исраилиләрне һәм яһүдиләрне кайгыртып, Шаул гибгонлыларны кырып бетерергә карар кыла. Давыт, гибгонлыларны җыеп: – Мин сезгә нәрсә эшли алам? Сез Раббы халкына хәер-фатиха күндерсен өчен, гаебебезне ничек юа алам? – дип сорады. 4– 5– 6Гибгонлылар Давытка: – Безгә Шаулның яисә аның йортының алтын-көмеше дә кирәкми, исраилиләрдән кемнеңдер җанын кыярга да җыенмыйбыз, – дип җавап бирде. – Нәрсә телисез соң сез? Мин сезнең теләгегезне үтәргә әзермен, – диде аларга патша. Шуннан алар патшага: – Безнең җаннарны кыйган, безне бөтен Исраил җиреннән юк итәргә җыенган бәндәнең нәселеннән җиде ир-атны безнең кулга тапшыр, – диделәр, – без аларны Раббы каршында Гибгада, Раббы тавында асарбыз. – Мин аларны сезгә тапшырырмын, – диде патша. 7Шаул углы Йонатан белән Раббы каршында антлашканга күрә, Шаул углы Йонатанның Мепибошет исемле углын патша аяп калды. 8– 9Аяһ кызы Риспаның Шаулга табып биргән ике углын – Армони белән Мепибошетны – һәм Шаул кызы Мерабның мехолалы Барзиллай углы Адриелгә тапкан биш углын исә Давыт гибгонлылар кулына тотып бирде; һәм әлеге җиде ир-егетне Раббы каршында тау өстендә асып куйдылар. Алар җидесе берьюлы вафат булды; аларның җаннары арпа урагы башланган беренче көннәрдә кыелды. 10Шушы хәлдән соң Аяһ кызы Риспа, тупас тукыма алып, аны шул тау өстенә илтеп җәйде дә уракка төшкән көннән алып күкләрдән Аллаһы яңгырлары коя башлаганчыга кадәр мәетләрне көндезен күк кошларыннан, төннәрен кыр җәнлекләреннән саклады. 11Шаул кәнизәге булган Аяһ кызы Риспаның ни-нәрсә кылганын Давытка җиткергәннән соң, 12Давыт, Гилыгад Явешендә яшәүчеләр янына барып, Шаулның һәм аның углы Йонатанның сөякләрен алып кайтты. (Шаулны Гильбога тавында үтергәннән соң, пелештиләр аларны Бәйт-Шан мәйданында асып куйган булалар; Гилыгад Явешендә яшәүчеләр исә яшертен рәвештә мәетләрне алып кайталар). 13Давыт Шаулның һәм аның углы Йонатанның сөякләрен алып кайтканнан соң, асып куйган теге җиде кешенең дә сөякләрен җыеп алдылар. 14Шаул вә аның углы Йонатанның сөякләрен Беньямин җирендәге Села шәһәрендә, Шаул атасы Кыйшның төрбәсендә дәфен кылдылар ▼▼ Дәфен кылу – мәет күмү.
. Патша кушканның һәммәсен халык җиренә җиткереп үтәде, һәм Раббы, Исраилнең догаларын кабул кылып, ачлыкка чик куйды. Пелештиләргә каршы исраилиләр алып барган сугышлар
15Көннәрдән беркөнне пелештиләр белән исраилиләр арасында кабат сугыш башланды. Давыт үзенең кешеләре белән пелештиләргә каршы көрәшкә күтәрелде, һәм, сугыша торгач, аның көче кими башлады. 16Шулвакыт кулына өч йөз шәкыл авырлыгында бакыр сөңге тоткан, биленә яңа кылыч аскан Рефаим нәселеннән Ишби-Беноб, үтермәкче булып, Давытка таба омтылды. 17Ләкин Сәрүя углы Әвишәй Давытка ярдәмгә килде һәм, пелештигә һөҗүм итеп, аны үтерде. Шушы хәлдән соң Давыт сугышчылары үз патшаларына: – Исраилнең якты шәме сүнмәсен өчен, моннан ары беркайчан безнең белән сугыш кырына аяк басмассың, – дип ант иттеләр. 18Күпмедер вакыттан Гөб шәһәрендә пелештиләр белән сугыш чыкты да, хушалы Сиббекәй рефаимнәр токымыннан булган Сәпнең җанын кыйды. 19Аннары Гөбтә тагын бер көрәш булды; бәйт-лехемле Ягаре-Орегим углы Элханан биредә гәтле Галиатны үтерде. Галиатның сөңге сабы туку күшәсе ▼▼ Күшә – туку станында буй җепне чорный торган вал.
сыман калын иде. 20Аннары Гәттә янә бер сугыш булды; анда аяк-кулларында алтышар бармак үскән, җәмгысы егерме дүрт бармаклы, рефаимнәр нәселенә караган гаҗәп озын буйлы берәү бар иде. 21Әнә шул кеше исраилиләрне яманларга тотынгач, Давытның кардәше Шимга углы Йонатан аны үтерде. 22Әлеге дүрт кешенең һәммәсе Гәт шәһәрендә яшәүче рефаимнәр нәселеннән иде, аларның үлеме Давыт һәм аның хезмәтчеләре кулыннан булды.
Copyright information for
TatIBT15