2 Samuel 23
Давытның соңгы сүзләре
1Аллаһы югары күтәргән, Ягъкуб Алласы сайлаган затның – Исраилнең гүзәл тавышлы җырчысы Ишай углы Давытның соңгы сүзләре шушыдыр: 2«Раббы Рухы минем аша сөйли,телемдә – Аның сүзләредер.
3Исраил Алласы, Исраилнең Кыясы минем хакта болай дип әйтте:
„Халыклар өстеннән гаделлек белән,
Аллаһыдан куркып хакимлек итүче
4иртәнге нурга, аяз иртәдә калыккан кояшка,
яңгырдан соң шытып чыккан үлән җемелдәвенә тиң“.
5Аллаһы каршында минем йорт-гаиләм әллә шундый түгелме?!
Аллаһы минем белән мәңгегә килешү төзеде,
һәм бу килешү какшамас вә ышанычлыдыр.
Ул мине һәрчак коткара һәм теләгәнемне бирә.
6Явыз кешеләр исә читкә ташланган чәнечкеле куак кебек булыр –
ул куакны беркем кулына алмас,
7кагыла калса да, кулына тимер кисәге яисә сөңге сабы алыр.
Аны үсеп утырган урынында ук утка салалар».
Давытның гайрәтле сугышчылары
8Менә Давыт гаскәрендәге батыр сугышчыларның исемнәре: тахкемони Йошеб-Башшебет – өч баһадирдан торган төркемнең башлыгы. Ул, сигез йөз кешегә каршы сөңгесен күтәреп, аларны бер алышуда тар-мар иткән баһадирдыр. 9Аңардан соң Өч каһарманның берсе – Ахуах нәселеннән Доду углы Элгазар. Сугышырга әзерләнгән пелештиләрне мәсхәрәләп көлгәндә, ул шунда, Давыт янында иде. Бу сугышта исраилиләр чигенергә мәҗбүр булды, 10Элгазар исә урынында торып калды – кулының хәле бетеп кылычына ябышып калганчы, пелештиләрне кырды. Ул көнне Раббы шулай Исраилгә бөек җиңү алып килде. Исраил гаскәриләре Элгазар янына сугыш беткәннән соң әйләнеп кайтты, анда да мәетләрне талар өчен генә. 11Аннары Әге углы, һарарлы Шамма. Пелештиләр, Лехи шәһәре тирәсендәге ясмык басуы янында исраилиләргә һөҗүм итеп, исраилиләр пелештиләрдән кача башлагач, 12Шамма, басу уртасына чыгып, басуны да саклап кала, пелештиләрне дә тар-мар китерә, һәм ул көнне Раббы Исраилгә бөек җиңү бүләк итә. 13Бервакыт шулай, уракка төшәр алдыннан, пелештиләр Рефаим үзәненә килеп тупландылар. Ул чакны Утыз башлык арасыннан әлеге өчесе Давыт янына Адуллам мәгарәсенә килде. 14Давыт ныгытма эчендә, ә пелешти сугышчылары Бәйт-Лехемдә иде. 15Шунда Давыт бик нык сусап: – Бәйт-Лехем капкасы янындагы коедан берәрсе эчәремә су алып килсә иде, – диде. 16Әлеге өч батыр, пелештиләр станы аша сугышып үтеп, Бәйт-Лехем капкасы янындагы коедан Давытка су алып килеп бирде. Әмма Давыт әлеге судан баш тартты, ул аны Раббыга бүләк итеп җиргә койды. 17– Бу суны эчүдән мине Раббы сакласын! Тормышларын куркыныч астына куеп, миңа су алып кайтканнарның каны түгелмени бу?! – диде ул һәм суны эчәргә теләмәде. Менә ни-нәрсәләр эшләде әлеге өч батыр! 18Йоавның кардәше, Сәрүя углы Әвишәй, Өч каһарманның башлыгы иде. Бервакыт ул, өч йөз кешегә каршы сөңгесен күтәреп, аларны кырып бетерде һәм әлеге Өч каһарман сыман дан яулады. 19Әвишәй, шул Өч каһарманнан мәртәбәлерәк булып, аларның башлыгына әйләнде, гәрчә аларның берсе булмаса да. 20Кабсеһел каласыннан Еһояда углы Бенаяһ зур батырлыклар кылган гаярь сугышчы иде. Ул мәабиләрнең иң көчле ике сугышчысын үтерде. Икенче бервакытны кышкы карлы көндә, чокырга төшеп, бер арысланны үтерде. 21Аннары ул алыптай бер мисырлының җанын кыйды: сөңге тоткан мисырлы каршына Бенаяһ таяк тотып китте һәм, тегенең сөңгесен тартып алып, мисырлының үз коралы белән аның үзен үтерде. 22Еһояда углы Бенаяһ әнә шундый батырлыклар эшләде. Ул да, алдагы Өч каһарман сыман, зур дан-шөһрәт казанган кеше иде. 23Утыз башлык арасында иң мәртәбәлесе булып, ул теге Өч каһарманның берсе түгел иде. Давыт аны үзенең җансакчылар башлыгы итеп куйды. 24Шул Утыз гаскәри арасында түбәндәгеләр бар иде: Йоавның кардәше Асаһел, Бәйт-Лехемнән Доду углы Элханан, 25хародлы Шамма, хародлы Элыйка, 26пелетле Хелес, тыкуалы Иккыш углы Гыйра, 27анатотлы Абигызер, хушалы Мебуннай, 28Ахуах нәселеннән Салмон, нетофалы Маһрай, 29нетофалы Багъна углы Хелеб, Беньямин җирендәге Гибгадан Рибай углы Иттай, 30пиргатонлы Бенаяһ, Гәгаш үзәненнән Һиддай, 31арбаһи Аби-Албон, бахуримлы Азмавет, 32шагалбимле Эльяхба, Яшән угыллары һәм Йонатан, 33һарарлы Шамма, арарлы Шарар углы Ахиам, 34мәгакәһи Ахасбай углы Элифелет, гилолы Ахитофел углы Элигам, 35кәрмилле Хесро, араблы Пагарай, 36собалы Натан углы Игәл, Гәд нәселеннән Бани, 37аммони Селык, Сәрүя углы Йоавның корал йөртүчесе беһеротлы Нахрай, 38итри Гыйра, итри Гәреб, 39хитти Урия. Җәмгысы утыз җиде гаскәри.
Copyright information for
TatIBT15