2 Samuel 24
Давытның халык исәбен алырга боерык бирүе
1Бервакыт Исраил халкына Раббының кабат ачуы кузгалды, һәм Ул, Давытны исраилиләргә каршы котыртып, аңа: – Бар, Исраил вә Яһүдә халкының исәбен ал! – диде. 2Давыт үзенең гаскәр башлыгы Йоавка: – Кайда күпме халык яшәгәнен белер өчен, Даннан алып Беер-Шебага кадәр Исраилнең бөтен ыругларын йөреп чыгып, халыкның исәбен алыгыз, – дип боерды. 3Әмма патшага Йоав: – Синең Раббы Аллаң халык санын тагын йөз тапкырга ишәйтсен, һәм әфәндем патшага моны үз күзләре белән күрергә язсын иде! Ләкин әфәндем патшага бу ни өчен кирәк?! – дип җаваплады. 4Тик патша үз сүзендә нык торды, һәм Йоав белән гаскәр башлыклары, патша хозурыннан чыгып, Исраил халкының исәбен алырга дип киттеләр. 5Алар, Үрдүнне кичеп, Гәд үзәненең урта бер җирендә урнашкан Арогыр шәһәренең уң ягына җитеп тукталдылар, шуннан соң Ягызер шәһәре аша үттеләр дә 6Гилыгад төбәгенә, аннан Тахтим-Ходши җиренә юнәлделәр; аннары Дан-Яган шәһәренә, Сидун чигенә җиттеләр. 7Шуннан Сур кирмәненә һәм хиввиләр белән кәнганиләрнең барлык шәһәрләренә таба киттеләр. Ахырдан Яһүдәнең көньягындагы Беер-Шебага килеп җиттеләр. 8Тугыз ай да егерме көн дигәндә алар, бөтен илне әйләнеп чыгып, кабат Иерусалимгә әйләнеп кайттылар. 9Йоав халыкның исәбен патшага җиткерде; исемлек буенча исраилиләрдә – сигез йөз мең, яһүдиләрдә исә сугышка яраклы, көчле биш йөз мең ир-егет булуы ачыкланды.Аллаһының Давытны җәзага тартуы
10Әмма халык исәбен алганнан соң, Давыт, намусына көч килеп, Раббыга: – Әлеге гамәлем белән мин гөнаһ эш кылдым; шуның өчен бүген мин Сиңа, колыңның гөнаһын кичер, дип ялварам, чөнки зур ахмаклык эшләдем, – диде. 11Икенче көнне иртән Давыт йокыдан торуга Давыт хезмәтендәге гаиптән хәбәр ▼▼ Гаиптән хәбәр – Аллаһыдан иңгән хәбәр, вәхи.
бирүчегә, пәйгамбәр Гәдкә Раббы сүзе иңде: 12– Давытка, барып, минем сүзләремне җиткер: «Раббы болай дип әйтә, диген: „Мин сиңа өч төрле җәза тәкъдим итәм, шуларның берсен үзең сайлап ал“». 13Гәд, Давыт янына килеп, боларның һәммәсен аңа җиткерде. Гәд болай диде: – Әлеге җәзаларның берсен сайлап ал: илеңә җиде ел буе тоташтан ачлык килсенме, яисә сине эзәрлекләгән дошманнарыңнан өч ай буе качып йөрисеңме, әллә инде илеңдә өч көн дәвамында халык үләт зәхмәтеннән кырылсынмы? Хәзер уйла да хәл ит: мине бирегә җибәргән Раббыга нинди җавап бирергә тиешмен? 14Гәдкә Давыт болай дип җавап кайтарды: – Миңа бик авырдыр, ләкин адәм кулыннан җәза алганчы, Раббы кулыннан җәза күрүең хәерлерәк, чөнки Аның рәхим-шәфкате чиксездер. 15Шуннан Раббы, шул көннең иртәсеннән алып билгеләнгән вакыт тәмамланганчы, исраилиләргә үләт зәхмәте җибәрде, һәм Даннан алып Беер-Шебага кадәр җитмеш мең кешенең гомере киселде. 16Халыкны кырып баручы фәрештә Иерусалим каласына таба кулын сузгач, Раббы, җәза бирүдән баш тартып, фәрештәгә: – Җитәр, төшер кулыңны! – диде. Бу вакытта Раббы фәрештәсе явүси Орна ындыры янына җиткән иде. 17Халыкны кырып баручы фәрештәне күргәч, Давыт Раббыга: – Гөнаһлы мин: яманлык кылдым! Бу кешеләр, Синең сарыкларың, бернинди начарлык эшләмәде ич. Синең җәзаң миңа һәм атам гаиләсенә төшсен, – диде. Давытның Раббыга мәзбәх коруы
18Ул көнне Давыт янына Гәд килеп: – Бар, явүси Орна ындырында Раббыга мәзбәх кор! – диде. 19Давыт шулай Гәд аша Раббы кушканны эшләргә китте. 20Үзенә таба килүче патшаны, аның хезмәтчеләрен күреп, Орна алар каршына чыкты һәм патша алдында җиргә кадәр башын иде, 21аннары аңардан: – Әфәндем патша үзенең колы янына ни йомыш белән килде? – дип сорады. Давыт аңа: – Халык үләт зәхмәтеннән кырылмасын өчен, Раббыга мәзбәх төзергә синең ындырыңны сатып алмакчы булам, – дип җавап бирде. 22– Әфәндем патша корбан китерү өчен җаны теләгәнне алсын. Менә сиңа тулаем яндыру корбаны өчен үгезләр, ә ашлык сугу җайланмасы һәм үгез җигү кирәк-яраклары утын булыр. 23Мин, Орна, боларның һәммәсен патшага тапшырам, – диде Орна һәм, – Раббы Аллаң синнән разый булсын! – дип өстәде. 24Әмма патша аңа: – Юк, боларның һәммәсе өчен мин сиңа тиешле бәясен түлим, бушка килгән әйберне мин Раббы Аллама корбан китерә алмыйм, – дип җавап кайтарды һәм, илле шәкыл ▼▼ Илле шәкыл – 0,6 кг.
көмеш түләп, ындыр белән үгезләрне сатып алды. 25Аннары Давыт шул урында Раббыга багышлап мәзбәх корды һәм Аңа тулаем яндыру корбаны белән татулык корбаны китерде. Раббы, Давытның Исраил хакындагы ялыну-ялваруларына җавап итеп, Исраил илендә үләт зәхмәтен туктатты.
Copyright information for
TatIBT15