2 Samuel 3
1Шул хәлләрдән соң Шаул белән Давыт гаиләсе арасында дошманлык урнашты, һәм ул шактый озакка сузылды. Давыт ягы күзгә күренеп ныгыганнан-ныгый, Шаул ягы исә көннән-көн көчсезләнә барды.Давытның Хебрунда туган угыллары
2Хебрунда Давытның бер-бер артлы угыллары туа торды. Изрегыллы Ахиногамнан туган Амнун аның беренче углы булды. 3Икенче углы Килеаб – Навалның тол хатыны кәрмилле Абигәйльдән; өченчесе – Абшалум – Гәшүр патшасы Талмайның Мәгакәһ атлы кызыннан; 4дүртенчесе – Адония – Хаггиттән; бишенчесе – Шефатия – Абиталдан; 5алтынчысы – Итрыгам – Давытның Эгла исемле хатыныннан туды. Давыт угылларының һәммәсе Хебрунда дөньяга килде.Абнерның Иш-Бошет белән ызгышуы
6Шаул белән Давыт гаиләсе арасында дошмани мөнәсәбәтләр сакланганда, Шаул гаиләсе яклы Абнерның көч-дәрәҗәсе ныгый барды. 7Беркөн Иш-Бошет Абнердан: – Ни өчен әле син атамның кәнизәге янына кердең? – дип сорады. (Шаулның әлеге кәнизәге Аяһ исемле адәмнең Риспа исемле кызы иде.) 8Абнерның Иш-Бошет сүзләренә бик нык ачуы чыкты: – Әллә мине яһүдиләргә хезмәт итүче эт дип беләсеңме, – диде ул. – Мин, Яһүдәгә каршы чыгып, атаң Шаул гаиләсенә, аның ир туганнарына, дусларына тугрылыгымны күрсәттем, сине Давыт кулыннан саклап калдым, ә син мине шул хатын белән гөнаһ кылуда гаепләмәкче буласың. 9– 10Анттыр, Раббы әйткәннәрнең мин һәммәсен гамәлгә ашырырмын. Раббы: «Патшалыкны Шаул гаиләсеннән алып Давытка тапшырачакмын һәм Даннан алып Беер-Шебага кадәр бөтен Исраил вә Яһүдә җирендә Давыт тәхетен ныгытачакмын», – дип әйткән иде, һәм шуны тормышка ашырмасам, миңа Аллаһының каргышы төшсен. 11Иш-Бошет авыз ачып Абнерга каршы сүз әйтә алмады, чөнки ул аңардан бик курка иде.Абнер белән Давытның килешүе
12Шуннан Абнер «Бу җирнең хуҗасы кем?!» дип сорар өчен һәм «Әгәр минем белән сүз беркетсәң, бөтен Исраил халкын синең тирәңә тупларга ярдәм итәчәкмен» дигән хәбәрне җиткерер өчен, Давыт янына үзенең илчеләрен җибәрде. 13Давыт исә аңа: «Ярар, мин синең белән килешү төзермен, ләкин сиңа бер үтенечем бар: әгәр үзең белән Шаул кызы Микәлне алып килмәсәң, синең белән очрашмаячакмын», – дип җавап кайтарды. 14Аннары Давыт, «Хатыным Микәлне миңа кайтар, мин аның өчен йөз пелештинең җанын кыйдым» дигән сүзләрен җиткерер өчен, Иш-Бошетка да үзенең илчеләрен юллады. 15Микәлне иреннән – Лаиш углы Палтиелдән тартып алыр өчен, Иш-Бошет үзенең кешеләрен җибәрде. 16Микәлгә ияреп ире Палтиел да китте һәм күз яшьләре түгә-түгә хатынын Бахуримга кадәр озата барды; әмма Абнер аңа кайтырга боергач, ул борылып өенә кайтып китте. 17– 18Шуннан Абнер Исраил өлкәннәренә мөрәҗәгать итте: – Сез үзегезнең өстән Давытның патша булуын теләгән идегез, – диде ул, – шул теләгегезне менә хәзер тормышка ашырыгыз! Чөнки Раббының Давыт хакында: «Колым Давытның кулы белән Мин Үземнең Исраил халкын пелештиләрдән һәм барлык дошманнарыннан азат итәрмен», – дип әйткән сүзе бар. 19Абнер шулай ук беньяминнәр белән дә сөйләште. Аннары ул, Исраилнең вә Беньямин ыругының теләген Давытка җиткерер өчен, Хебрунга юнәлде. 20Абнер үзенең егерме кешесен ияртеп Хебрунга килгәч, Давыт алар хөрмәтенә сый мәҗлесе җыйды. 21Шунда Абнер Давытка болай диде: – Рөхсәтеңне бирсәң, мин хәзер әфәндем патша хозурына бөтен Исраил халкын җыеп китерер идем; алар синең белән килешү төзерләр, һәм син җаның теләгәнчә алар өстеннән патшалык итәр идең. Бу сүзләрдән соң Давыт аңа үзенең фатихасын күндерде, һәм Абнер исән-имин китеп барды.Абнерның үлеме
22Шул вакытны Йоав белән Давыт хезмәтчеләре мул табыш белән яу кырыннан кайтып керәләр, әмма Абнер инде Хебруннан киткән була, чөнки Давыт аны иминлек теләп үзе озатып җибәрә. 23Йоав һәм аның белән яу кырында йөргән гаскәриләр Хебрунга әйләнеп кайткач, Абнерның бирегә килүен, Давытның иминлек теләп аны озатып калуын Йоавка җиткерәләр. 24Шуннан Йоав, патша янына килеп: – Нәрсә эшләдең син?! – диде. – Бирегә Абнер килгән булган, ә син аны кайтарып җибәргәнсең. 25Абнерны беләсең бит: синең гаскәрләреңне карап-күзәтеп, ни-нәрсә эшләгәнеңне тикшереп ялганларга йөри ул. 26Давыт яныннан чыкканнан соң, Йоав Абнер артыннан чапкыннарын җибәрде, һәм алар аны Сираһ кизләве яныннан тотып алып кайттылар, әмма Давыт моны белми калды. 27Абнер Хебрунга кире әйләнеп кайткач, икәүдән-икәү сөйләшү сылтавы белән Йоав аны капканың теге ягына чакырып алды да корсагын җәрәхәтләде. Шул рәвешле, Йоав үзенең кардәше Асаһел каны өчен Абнердан үч алды. 28Соңрак бу хакта ишеткәч, Давыт: – Нер углы Абнер үлемендә Раббы каршында мин үзем дә, патшалыгым да мәңгегә гаепсездер. 29Моның гаебе Йоав башына һәм атасының бөтен гаиләсенә төшсен; Йоав йорты беркайчан кайгысыз яшәмәсен: аның гаиләсендә махау зәхмәте кагылган яисә таякка таянган, гомерләре кылычтан киселгән йә булмаса бер сынык икмәккә тилмергән адәмнәр бетеп тормасын, – диде. 30Шулай итеп, бертуган Йоав белән Әвишәй Абнерны үтерделәр, чөнки Гибгон янындагы көрәштә ул кардәшләре Асаһелның җанын кыйган иде. 31– 32Шуннан Давыт Йоавка һәм янәшәсендәге барча кешегә: – Өстегездәге киемнәрне ертып, кайгы киеме киегез һәм Абнерның җәсәде өстендә күз яшьләре коегыз, – диде. Давыт патша аның мәетен үзе озата барды. Хебрунда Абнерны гүргә иңдергән чакта, патша ачы күз яшьләре түкте; патшага кушылып бар халык елады. 33– 34Абнерны җир куенына тапшырган чакта: – Әшәке кешеләр сыман үләргә тиеш идеңмени син, Абнер?! – дип сыктады патша. – Кулларың бәйләнмәгән иде бит синең, аякларыңда да зынҗырлар юк иде, юлбасарлар кулыннан һәлак булган сыман киселде синең гомерең. Шуннан халык тагын да ныграк еларга тотынды. 35Көн дәвамында Давытка әллә күпме кеше ризык тәкъдим итсә дә, «Кояш баеганчы авызыма икмәк яисә башка ризык алсам, Аллаһының иң каты каһәре төшсен миңа» дип ант биргәнгә күрә, тамагына ул берни капмады. 36Патшалары кылган һәммә эш-гамәл күңелләренә хуш килгән кебек, аның бу кылыгын да бар халык хуп күрде. 37Шул рәвешле, ул көнне Нер углы Абнер үлемендә патшаның гаепсез булуын бар халык һәм бөтен Исраил аңлады. 38– Бүген Исраилдә бөек юлбашчы һәм асыл ир-егет һәлак булуы мәгълүмме сезгә? – диде патша үзенең хезмәтчеләренә. – 39Патшалыкка майланган зат булсам да, әлеге Сәрүя угылларына минем тешем үтми; бәс, шулай булгач, Раббы аларның явызлыгын үзләренә явызлык итеп кайтарсын.
Copyright information for
TatIBT15