2 Samuel 5
Давыт – Исраил патшасы
1Исраилдәге бөтен ыруглар җыелышып Давыт янына Хебрунга килделәр һәм: – Без синең белән бер җан, бер тәндер, – диделәр. 2– Әүвәле, безнең өстән Шаул патшалык иткән вакытларда, безне әйдәп сугышларга син алып бардың һәм Исраилне, яу кырыннан алып чыгып, кабат өенә син алып кайттың. Раббы: «Син халкым Исраилнең көтүчесе булырсың һәм Исраил өстеннән идарә итәрсең», – диде сиңа. 3Исраилнең барча өлкәннәре патша янына Хебрунга килгәч, Давыт патша алар белән Раббы каршында килешү төзеде; һәм өлкәннәр Давытны, зәйтүн мае сөртеп, Исраил патшасы итеп билгеләделәр. 4Патша тәхетенә утырганда Давытка утыз яшь иде; һәм ул кырык ел дәвамында патшалык итте. 5Шуның җиде ел да алты аен, Яһүдә белән идарә иткән чорын, Хебрунда уздырды, бөтен Исраил вә Яһүдә белән идарә иткән утыз өч елы исә аның Иерусалимдә үтте. 6Бервакыт патша үзенең кешеләре белән Иерусалимгә, шул илдә яшәүче явүсиләргә каршы яуга кузгалды, әмма явүсиләр Давытка: – Син бирегә керә алмассың, сине хәтта сукыр вә аксаклар да куып җибәрә алыр, – диде. Алар «Давыт бирегә аяк баса алмас!» дигән уйда иделәр. 7Ләкин Давыт Сион кирмәнен яулап алды, һәм әлеге ныгытма Давыт шәһәренә әйләнде. 8Ул көнне Давыт үзенең кешеләренә: – Явүсиләргә каршы көрәшкә кузгалган һәр сугышчы Давытның аксак вә сукыр дошманнарының җанын кыярга тиеш, – дип әйтеп куйды. Шуңа күрә халыкта «Аксак вә сукыр адәмнәр Аллаһы йортына керә алмас!» дигән гыйбарә яши. 9Шуннан Давыт, әлеге ныгытмада яши башлап, аны Давыт шәһәре дип атады; аннары Милло кирмәненнән башлап шәһәр үзәгенә кадәр бар җирне ныгытып чыкты. 10Давыт зур уңышларга ирешеп, аның көч-гайрәте һаман арта барды, чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы һәрчак Давыт янында булды. 11Сур патшасы Хирам үзенең илчеләрен, шулай ук төзелеш өчен эрбет агачы, балта осталарын һәм ташчыларын Давыт янына җибәреп, алар аңа сарай җиткереп бирделәр. 12Давыт шуны аңлады ки, Раббы аны Үзенең халкы исраилиләр хакына Исраил патшасы итеп билгеләгән һәм патшалыгының дәрәҗәсен югары күтәргән булырга тиеш. 13Хебруннан китеп, Давыт Иерусалимдә дә үзенә кәнизәкләр вә хатыннар алды. Аның тагын да угыл-кызлары туды. 14Иерусалимдә дөньяга килгән балаларының исемнәре мондыйдыр: Шаммуа, Шобаб, Натан, Сөләйман, 15Ибхар, Элишуа, Непег, Япиа, 16Элишама, Эльяда һәм Элифелет.Давытның пелештиләрне җиңүе
17Давытка май сөртеп, Исраил патшасы итеп куюларын белгәч, пелештиләр Давытны эзләргә тотындылар. Бу хакта ишетеп, Давыт үзенең кирмән-ныгытмасына юнәлде. 18Пелештиләр, килеп, Рефаим үзәненә тупландылар. 19Шулчак Давыт: – Пелештиләргә каршы чыгаргамы миңа? Аларны минем кулга тапшырырсыңмы? – дип, Раббысына мөрәҗәгать итте. – Бар, каршы чык, мин пелештиләрне синең кулга тапшырачакмын, – диде Давытка Раббы. 20Давыт Багал-Перасим ▼▼ Багал-Перасим – яһүдчә «Аллаһы җимерде» мәгънәсендә.
тарафына кузгалды һәм пелештиләрне шунда тар-мар китерде. – Су ташкыны буаны җимергән кебек, Раббы да минем каршыда торган дошманнарны таратып-туздырып ташлады, – диде Давыт. Шуңа күрә әлеге урынга соңыннан Багал-Перасим дип исем куштылар. 21Пелештиләр үзләренең пот-сыннарын шунда ташлап калдырдылар, ә Давыт үзенең кешеләре белән аларны алып китте. 22Күпмедер вакыттан соң пелештиләр кабат әйләнеп килделәр һәм Рефаим үзәнендә тупландылар. 23Давыт тагын сорау белән Раббыга мөрәҗәгать итте, һәм Ул аңа: – Дошманның каршысына барма, әйләнеп, бәлзәм агачлыгы ягыннан артларыннан бәр. 24Бәлзәм агачларының очлары шаулый башлагач, һөҗүмгә күч; димәк, Пелешет гаскәрләрен тар-мар итәргә синең алдан Раббы Үзе бара дигән сүз бу, – диде. 25Раббы ничек кушса, Давыт шулай эшләде. Нәтиҗәдә Давыт пелештиләрне Гебадан Газерга җиткәнче юл буе кырып барды.
Copyright information for
TatIBT15