‏ 2 Samuel 6

Давытның Иерусалимгә Аллаһы сандыгын алып кайтуы

1 2Күпмедер вакыттан соң Давыт яңадан Исраилнең иң яхшы утыз мең сугышчысын җыеп алды һәм, үз янындагы шушы бөтен халыкны ияртеп, керубимнәр арасында утырган Күкләр Хуҗасы Раббы исемен йөртүче Аллаһы сандыгын Яһүдә җирендәге Багал каласыннан алып китәргә дип чыгып китте. 3Абинадабның калку урында салынган йортыннан чыгарып, Аллаһының сандыгын алар яңа арба өстенә урнаштырдылар. Сандык куелган арбаны Абинадабның Узза һәм Ахъя исемле угыллары тартып барды
Сандык куелган арбаны Абинадабның Узза һәм Ахъя исемле угыллары тартып барды. – Борынгы грек телендәге тәрҗемәдә шулай; яһүд телендәге төп нөсхәдә исә: Аллаһы сандыгын Абинадабның калкулык өстендәге йортыннан алып чыктылар.
.
4Ахъя сандык алдыннан атлады. 5Ә Давыт һәм исраилиләрнең барысы, бии-җырлый, кипарис агачыннан эшләнгән уен коралларында уйнап, гөслә вә лира чиертеп, шөлдерле барабан кагып, тәлинкәләр чеңләтеп, шапылдавыклар шакылдатып, Раббы алдында күңел ачты. 6Нәкун атлы адәмнең ындыры турысыннан узганда, үгезләр сөрлегеп китте дә Узза, кулын сузып, Аллаһы сандыгын тотып калды. 7Шулчак Раббының Уззага ачуы чыкты, һәм Ул сандыкка орынырга батырчылык иткән Уззаның гомерен өзде – Узза шунда Аллаһы сандыгы каршында җан бирде. 8Бу хәл Давытны зур хәсрәткә салды, һәм шушы төбәккә ул Перес-Узза
Перес-Узза – яһүдчә «Уззаны җәзага тарткан урын» мәгънәсендә.
дип исем кушты; ошбу урынны әле дә шулай атап йөртәләр.
9 10Ул көнне Давыт Раббыдан курка калды һәм:

– Раббы сандыгын ничек итеп үземә алып кайтыйм?! – дип, сандыкны үзенең шәһәренә кертмәскә карар кылды. Шуңа күрә, барган юлыннан читкә борылып, аны гәтле Обид-Эдом йортына илтеп урнаштырды.
11Раббы сандыгы өч ай буена гәтле Обид-Эдом йортында кала бирде, һәм Раббы Обид-Эдомга вә аның бөтен гаиләсенә Үзенең мөбарәк фатихасын күндерде.

12«Аллаһы сандыгы хакына Раббы Обид-Эдомның гаиләсенә һәм аның бар булган мал-мөлкәтенә Үзенең фатихасын күндергән» дигән хәбәр Давыт колагына килеп ирешкәннән соң, Аллаһы сандыгын ул зур тантана белән Обид-Эдом йортыннан үзенең шәһәренә күчерде. 13Раббы сандыгын күтәреп баручылар алты адым атлаган саен, Давыт бер үгез белән симертелгән бер бозауны корбанга чала торды. 14Өстенә руханиларның җитен киемен кигән Давыт үзе исә ару-талу белмичә Раббы алдыннан биеп-сикереп барды. 15Шулай итеп, Давыт һәм бөтен Исраил халкы Раббының сандыгын шатлык авазлары белән, быргылар кычкыртып күтәреп бардылар.

16Раббы сандыгын Давыт шәһәренә алып кергән чакта, Шаул кызы Микәл тәрәзәдән карап тора иде. Раббы каршында сикерә-сикерә биеп баручы Давыт патшаны күргәч, аның йөрәгенә Давытка карата җирәнү хисе кереп оялады.

17Раббы сандыгын үзе эшләткән чатыр эченә алып кереп, аның урта бер җиренә китереп урнаштырганнан соң, Давыт Раббы каршында тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаны китерде. 18Тулаем яндыру һәм татулык корбаннары китерү тәмамлангач, Давыт халыкны Күкләр Хуҗасы Раббы исеме белән фатихалады. 19Аннары ул Исраилнең күп санлы халкына, һәр иргә һәм һәр хатын-кызга берешәр икмәк, берешәр кисәк кыздырылган ит вә берешәр йөземле көлчә өләшеп чыкты. Шуннан соң бар халык өйләренә таралды. 20Давыт үз йортына фатиха күндерергә дип әйләнеп кайткач, Шаул кызы Микәл аның каршына чыгып:

– Юләр бер адәм кебек, хезмәтчеләренең кол хатын-кызлары алдында чишенеп, Исраил патшасы бүген әнә ничек дан казанды! – диде.

21 22– Синең атаңнан, аның гаиләсендәге барча кешедән мине өстен күреп, мине Раббы халкының – Исраилнең юлбашчысы итеп куйган Раббы каршында уйнармын да, биермен дә, – дип җавап кайтарды Давыт. – Мин үз-үземне тагын да ныграк кимсетермен, түбәнсетермен, әмма син телгә алган кол хатын-кызлар каршында минем дәрәҗәм күтәрелер генә!

23Шаул кызы Микәлнең үлгәнче балалары булмады.

Copyright information for TatIBT15