‏ 2 Samuel 7

Давытның гаилә-йорты мәңге патшалык итәр, дип Раббының вәгъдә бирүе

1Давыт патша шулай үз сараенда яши бирде. Раббы аңа әйләнә-тирәсендәге дошманнарыннан ял итәргә мөмкинлек тудырды. 2Көннәрнең берендә Давыт патша Натан пәйгамбәргә:

– Менә, мин эрбет агачыннан салынган сарайда яшим, ә Аллаһы сандыгы чатырда тора, – диде.

3– Бар, күңелеңдә булганны эшлә, алайса; чөнки Раббы синең яндадыр, – диде аңа Натан.

4Әмма шул төнне Натанга Раббы сүзе иреште:

5– Бар, колым Давытка, Раббы менә болай дип әйтә, диген: «Минем өчен йорт салырга тиешле кеше синмени?! 6Исраил халкын Мисырдан алып чыккан көннән башлап бүгенгә кадәр йорт эчендә яшәгәнем юк Минем. Бер җирдән икенче җиргә күчкәндә, урыным һаман чатырда булды. 7Исраил халкы белән бергә кайда гына йөрсәм дә, Үз халкым Исраилне кайгырту өчен билгеләгән юлбашчыларның берәрсеннән: „Ник Миңа эрбет агачыннан йорт салып бирмисез?“– дип сорадыммы?!» 8Димәк ки, колым Давытка, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сине, сарык көтеп йөргән җиреңнән алып, Үземнең Исраил халкына хаким итеп куйдым. 9Син кай тарафка юнәлсәң дә, Мин синең белән булдым, каршыңда торган бөтен дошманнарыңны кырып бардым. Синең исемеңне Мин җир йөзендә яшәүче бөек затлар рәтенә куярмын! 10 11Үземнең Исраил халкына Мин Үзем сайлаган урынны бирермен, аны шунда урнаштырырмын, һәм ул тыныч яшәр – аны инде беркем дә борчымас; әүвәлге сыман, Үземнең Исраил халкы өстеннән хөкемчеләр билгели башлаган чордагы кебек, явыз ниятле адәмнәр Минем халкымны инде кысрыклый алмас. Мин сиңа бөтен дошманнарыңнан тынычлап ял итәргә мөмкинлек бирермен». Раббы, синең гаилә-йортыңны корырмын, дип белдерә: 12«Соңгы сәгатең сугып, ата-бабаларың янында тынычлык тапканнан соң, синең орлыгыңнан туган баланы патша итеп куярмын һәм аның патшалыгын ныгытырмын. 13Ул Минем исемгә багышлап йорт салдырыр, һәм Мин аның патшалыгын мәңгегә урнаштырырмын. 14Мин – аның атасы, ә ул Минем углым булыр. Әгәр ул гөнаһ эш кылса, Мин аңа җәзаны башкалар аша бирдерермен, һәм алар минем чыбыркым булыр. 15Ләкин, Шаулдан йөз чөереп карашымны сиңа төбәгән кебек, углыңны Мин беркайчан да Үземнең мәрхәмәтемнән ташламам. 16Синең гаилә-йортың вә синең патшалыгың мәңге какшамас, синең тәхетең дә мәңгелек булыр!»

Давытның рәхмәт догасы

17Шулай итеп, Натан әлеге вәхине
Вәхи – Аллаһы тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган хәбәр.
сүзгә-сүз Давытка сөйләп бирде.
18Шуннан Давыт, Раббы каршына килеп, дога кылды:

– И-и Хуҗа-Раббым, Син шулай күтәрерлек кем әле мин ул кадәр?! – диде. – Минем гаиләм ни өчен Сиңа шулай мөһим?
19Моның өстенә, и Хуҗа-Раббым, Син әле колың гаиләсенең киләчәге хакында да алдан хәбәр биреп куйдың. Бөтен кешеләр белән дә Син шундый мөгамәләдәме, Хуҗа-Раббым? 20Шушыларга өстәп тагын нәрсә әйтә алам мин Сиңа?! Син бит Үзеңнең колыңны беләсең, Хуҗа-Раббым! 21Бу бөек эшләрне Син әйткән сүзең хакына, йөрәгең кушканга эшләп, киләчәктә нәрсә эшлисеңне колыңа алдан әйтеп куясың. 22Ничек бөек Син, Хуҗа-Раббым! Үз колагыбыз белән ишеткәнчә, Синең белән тиңләшердәй зат юктыр, Синнән башка алла юктыр! 23Исраилиләр кебек тагын нинди халык бар?! Җир йөзендәге тагын кайсы халыкны Раббы шулай азат итте?! Үз халкыңны Мисыр иленнән коткарып, Син исемеңне дан-шөһрәткә күмдең. Үз халкың алдыннан чит кавемнәрне вә аларның илаһларын куып, Син бөек эшләр башкардың. 24Үз халкың Исраилне Син мәңгегә Үзеңнеке дип таныдың, һәм Син, Раббы, аның Алласына әйләндең. 25Ә хәзер, Раббы Аллам, Үзеңнең колың һәм аның гаилә-йорты турындагы сүзләреңне мәңгегә ныгытып куй һәм әйткәннәреңне тормышка ашыр. 26Синең исемеңне гомер бакый олылап искә алсыннар, «Күкләр Хуҗасы Раббы – Исраил Алласыдыр!» – дип әйтсеннәр. Колың Давытның гаилә-йорты Синең каршыңда нык торсын!

27Син, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, миңа, Үзеңнең колыңа, гаилә-йортыңны корырмын, дип әйтеп куйган идең. Шуңа күрә мин Сиңа шушы догаларымны юлларга җөрьәт иттем. 28И-и Хуҗа-Раббым, Син – Аллаһыдыр! Синең сүзләрең чын хакыйкатьтер! Үзеңнең колыңа Син әнә шундый игелекләр вәгъдә иттең! 29Колыңның гаилә-йорты күз алдыңда мәңге торсын өчен, Син аны фатихаларга ихтыяр кылдың. Шулай эшләргә Син, Хуҗа-Раббым, Үзең сүз бирдең. Синең фатихаң белән колыңның гаилә-йорты мәңге фатихалы булса иде!

Copyright information for TatIBT15