‏ 2 Samuel 9

Давытның Йонатан углын кайгыртуы

1Беркөн Давыт:

– Шаул гаиләсеннән кем дә булса исәнме әле? Мин аңа Йонатан хакына игелек кылыр идем, – диде.

2Шаул йортында Сиба исемле хезмәтчеләр башлыгы бар иде. Аны Давыт янына чакырып китерделәр, һәм патша аңардан:

– Сиба атлы кеше син буласыңмы? – дип сорады.

– Мин ул, синең колың, – дип җаваплады теге.

3– Шаул гаиләсеннән тагын кем дә булса исәнме? – дип сорады Давыт. – Мин аңа Аллаһы мәрхәмәтенә тиң мәрхәмәт күрсәтердәй берәрсе бармы?

– Йонатанның ике аягына да аксак углы бар, – дип җавап кайтарды Сиба.

4– Кайда ул? – дип сорады аңардан патша.

– Ло-Дебарда ул, Аммиел углы Макир гаиләсендә, – диде Сиба.

5Шуннан Давыт үзенең кешеләрен Ло-Дебарга юллап, алар Аммиел углы Макир гаиләсеннән Йонатанның углын алып кайттылар. 6Шаулдан туган Йонатанның углы Мепибошет, Давыт янына килеп, йөзе белән җиргә капланды.

– Мепибошет! – дип дәште аңа Давыт.

– Мин ул, синең колың, – дип җаваплады теге.

7– Курыкма, – диде аңа Давыт, – атаң Йонатан хакына мин сине мәрхәмәтемнән аермам, бабаң Шаулның бөтен басу-кырларын мин сиңа кире кайтарырмын, һәм син һәрвакыт минем табынымнан ризыкланырсың.

8Мепибошет, башын иеп, болай диде:

– Миңа, эт үләксәсенә тиң затка, шулай игелек күрсәтергә кем әле мин ул кадәр?!

9Аннары патша, Шаул хезмәтчесе Сибаны чакырып:

– Шаулның һәм аның гаиләсенең барлык мал-мөлкәтен әфәндең Шаул оныгына тапшырам.
10Димәк ки, әфәндеңнең оныгы ризыктан өзелмәсен өчен, син үзең, синең угылларың вә хезмәтчеләрең Мепибошетның җирен эшкәртергә һәм уңышны җыеп алырга тиеш булырсыз; әфәндеңнең оныгы Мепибошет үзе һәрвакыт минем табынымнан ризыкланыр, – диде.

Әлеге Сибаның унбиш углы һәм егерме хезмәтчесе бар иде.
11Патшага Сиба:

– Синең колың патша әфәнденең боерыгын җиренә җиткереп үтәр, – дип җаваплады.

Шулай итеп, Мепибошет, патша углы кебек, Давыт өстәленнән тукланды.
12Мепибошетның Микә исемле кечкенә углы бар иде. Сиба йортында яшәүчеләрнең һәммәсе Мепибошетның хезмәтчеләре саналды. 13Ике аягына да аксак Мепибошет Иерусалимдә яшәде һәм һәрвакыт патша белән бер табыннан тукланды.

Copyright information for TatIBT15