2 Samuel 10
Давытның аммониләрне җиңеп чыгуы
1Күпмедер вакытлар үткәч, Аммон патшасы вафат булды, һәм патшалыкны аның углы Ханун кабул итеп алды. 2«Нахаш миңа карата игелекле иде, мин дә аның углы Ханунга мәрхәмәт күрсәтим» дигән фикердә булып, атасын югалткан Ханун патшаның кайгысын уртаклашырга Давыт үзенең хезмәтчеләрен җибәрде, һәм тегеләр Аммон җиренә килделәр. 3Әмма Аммон түрәләре үзләренең әфәнделәре Ханунга: – Давыт үзенең юатучыларын атаңа хөрмәт йөзеннән җибәргәндер дип уйлыйсыңмы әллә? Шәһәрне карап-күзәтеп, соңыннан җимереп китәр өчен җибәрмәде микән Давыт үзенең хезмәтчеләрен? – диделәр. 4Шуннан Ханун Давытның хезмәтчеләрен тотып алды да һәркайсының сакалын яртылаш кырдырып, янбашлары турысыннан киемнәрен яртылаш кистереп кайтарып җибәрде. 5Хезмәтчеләренең бик нык мәсхәрә ителүен ишеткәч, Давыт «Сакалыгыз җиткәнче Әрихәдә калыгыз, шуннан соң гына өегезгә кайтырсыз» дигән боерыгын ирештерер өчен, алар каршына хәбәрчеләрен юллады. 6Давыт белән аралары бозылганны күреп, аммониләр Бәйт-Рәхубта һәм Собада арамиләрнең егерме мең жәяүле сугышчысын, шулай ук бер меңлек гаскәре белән Мәгакәһ патшаны һәм Тоб төбәгеннән унике мең сугышчыны ялладылар. 7Давыт, бу хакта ишеткәч, Йоав җитәкчелегендәге батыр сугышчыларын яуга күтәрде. 8Аммон гаскәрләре шәһәр капкасыннан чыктылар да, алышырга әзерләнеп, тезелеп бастылар. Соба вә Рәхубтан килгән Арам гаскәриләре, шулай ук Тоб вә Мәгакәһ сугышчылары читтәрәк басу өстендә тупланганнар иде. 9Каршысында да, артта да дошман гаскәрләре басып торганны күргәч, Йоав, Исраилнең иң батыр сугышчыларын сайлап алып, арамиләр каршына тезеп бастырды; 10калган сугышчыларны исә, аммониләр каршысына тезәр өчен, үзенең ир туганы Әвишәйгә тапшырды: 11– Әгәр арамиләр мине җиңә башласа, ярдәмгә килерсең, – диде ул аңа, – әгәр инде аммониләр сине җиңә башласа, ярдәмгә мин килеп җитәрмен. 12Кыю бул, халкыбыз өчен, Аллабыз шәһәрләре өчен үзебезне аямыйча көрәшик! Ә Раббы Үзе ничек кирәк санаса, шулай эшләсен. 13Шуннан Йоав үзенең сугышчылары белән арамиләргә каршы һөҗүмгә күчте, һәм тегеләр аңардан чабарга тотындылар. 14Арамиләрнең кача башлавын күреп, аммониләр, Әвишәй гаскәренә арка куеп, шәһәр эченә кире кереп тулдылар. Аммониләр белән булган сугыштан соң Йоав Иерусалимгә әйләнеп кайтты. 15Исраилиләрдән җиңелгәннәрен күргәч, арамиләр бер гаскәргә тупландылар. 16Шуннан соң Һададгызер Фырат аръягында яшәүче арамиләрне чакырып китерде, һәм алар Һададгызерның гаскәр башлыгы Шобак җитәкчелегендә Хеламга килделәр. 17Бу хәбәр Давытка ирешкәннән соң, ул, бөтен исраилиләрне җыеп, Үрдүнне кичте дә Хеламга таба юл алды. Арамиләр Давытка каршы яуга әзерләнеп тезелеп бастылар һәм сугышырга тотындылар. 18Арамиләр сугыш кырын ташлап исраилиләрдән кача башлады. Давыт арамиләрнең җиде йөз сугыш арбасын һәм кырык мең атлы җайдагын юк итте; Давыт дошманның гаскәр башлыгы Шобакны яралап, тегесе шунда үлеп калды. 19Исраил гаскәреннән җиңелгәннән соң, моңарчы Һададгызерга буйсынган патшаларның һәммәсе, исраилиләр белән солых төзеп, аларга буйсыну белдерде. Шушы хәлләрдән соң арамиләр аммониләргә ярдәм кулы сузарга шикләнә торган булды.
Copyright information for
TatIBT15