‏ 2 Samuel 11

Давытның гөнаһ эш кылуы

1Яз килеп, патшаларның яу чабар вакыты җиткәч, Давыт үзенең хезмәтчеләрен һәм Исраилнең барлык гаскәрләрен Йоав җитәкчелегендә сугышка озатты; исраилиләр, аммониләрне тар-мар итеп, аларның башкаласы Рабаһны камап алдылар; бу вакыт Давыт үзе Иерусалимдә иде. 2Беркөн кич Давыт ятагыннан торды да сараеның түбәсенә йөрергә чыкты. Шунда патша су коенучы бер хатынны югарыдан күреп алды. Әлеге хатын искиткеч гүзәл иде. 3Давыт, су коенучы хатынның кем булуын ачыклар өчен, кешеләрен җибәрде, һәм алар аңа:

– Элигамның кызы, хиттиләр кавеменнән булган Уриянең хатыны Батшеба ул, – дип килеп әйттеләр.

4Шуннан соң Давыт әлеге хатынны алып килергә үзенең хезмәтчеләрен җибәрде. Батшеба исемле бу хатын патша хозурына килгәч, Давыт аның белән йоклады. (Батшеба әлерәк кенә күременнән чистарынган иде.) Аннары Батшеба үз өенә әйләнеп кайтты. 5Нәтиҗәдә, хатын, авырга калып, бу хакта Давытка хәбәр итте. 6Давыт «Минем яныма хитти Урияне җибәр» дигән әмер белән Йоав янына кешеләрен юллады, һәм Йоав Урияне шулай Давыт хозурына озатты.

7Патша янына килгәч, Давыт аңардан Йоавның һәм сугышчыларның хәле, сугыш барышы турында сорашты. 8Аннары Уриягә:

– Бар, өеңә кайтып ял ит, – диде.

Урия сарайдан чыккач, патша аның артыннан бүләкләр җибәрде.
9Ләкин Урия өенә кайтмады, әфәндесенең башка хезмәтчеләре белән бергә патша сараеның капка төбендә йоклады. 10Уриянең өйгә кайтмавын Давытка җиткергәч, ул Уриядән:

– Ерак юллардан әйләнеп кайтканнан соң, ни өчен өеңдә кунмадың? – дип сорады.

11Урия Давытка:

– Аллаһы сандыгы, Исраил белән Яһүдә гаскәрләре чатырларда калганда, әфәндем Йоав үзе, аның сугышчылары ачык кыр өстендә булганда, ничек итеп мин өемә кайтып ашап-эчеп утыра вә хатыным белән ятып йоклый алыйм?! Синең гомерең вә җаның белән ант итеп әйтәм: алай эшли алмыйм мин! – дип җавап бирде.

12Шуннан Давыт аңа:

– Бүген дә биредә кал, ә иртәгә мин сине кире озатырмын, – дип, Урияне тагын бер көнгә Иерусалимдә калдырды.

13Икенче көнне патша аны үзенә чакырды. Урия аның белән ашап-эчте, һәм Давыт аны тәмам исертте. Әмма кичен Урия өенә кайтмады, әүвәлгечә әфәндесенең гаскәриләре белән бергә кичәге урынында йоклады.

Давытның Урияне үтертүе

14Иртәгесен Давыт, Йоавка хат язып, аны Урия аша юллады. 15Давытның хатында болай дип язылган иде: «Урияне каты көрәш барган урынга, иң алгы сызыкка куегыз да читкәрәк китегез, ул шунда әҗәлен тапсын».

16Шулай итеп, шәһәрне камалышка алган чакта, Йоав Урияне дошманның иң кыю сугышчылары көрәшкән урынга куйды. 17Шәһәрдәге гаскәрләр чыгып, Йоав белән ике арада сугыш башлангач, Давыт хезмәтчеләреннән берничә кешенең гомере киселде, хитти Урия дә шунда һәлак булды. 18Шуннан Йоав, сугышның барышы турында хәбәр итәр өчен, Давыт янына үзенең кешесен җибәрде. 19 20Хәбәр илтүчегә ул болай диде:

– Патшага сугышның барышы турында сөйләп бетергәч, ул, сиңа ачуланып: «Сугышкан чакта ни өчен шәһәр диварына шулай якын килдегез? Дивардан сезгә ук атасыларын белмәдегезме?!
21Ярубешет углы Әбумәликне кем үтергәнне оныттыгызмы әллә?! Бер хатын-кыз дивардан аның өстенә тегермән ташының китеген ыргытып, ул шунда, Тебеста, үлеп калмадымыни?! Ни өчен сез дивар янына шулай якын килдегез?» – дисә, син аңа: «Синең сугышчың хитти Урия дә һәлак булды», – дип әйт.

22Хәбәрче, Давыт хозурына килеп, Йоав кушканның һәммәсен сөйләп бирде. 23Хәбәр алып килүче кеше Давытка:

– Әлеге кешеләр, безгә һөҗүм итеп, ачык кырга чыктылар, һәм без аларны шәһәрләренең капкасына җиткәнче эзәрлекләп бардык.
24Дошман укчылары дивар өстеннән синең гаскәриләреңә ата башлады, һәм аларның кайберләре шунда әҗәлен тапты; шулай ук синең сугышчың хитти Урия дә һәлак булды, – диде.

25– Йоавка әйт: «Бу хәл сине борчымасын, сугышта һәрвакыт шулай кемдер һәлак була инде; көчеңне тупла да шәһәрне тар-мар ит!» Шулай дип аның күңелен күтәр, – диде Давыт хәбәр китерүчегә.

26Уриянең тол хатыны хәләл җефетенең үлү хәбәрен ишетеп еларга-сыктарга тотынды. 27Матәм көннәре тәмамланганнан соң, Давыт, кешеләр җибәреп, Батшебаны үз йортына алдырды, һәм Батшеба аның хатынына әйләнде, аннары аңа ир бала табып бирде.

Әмма Давытның бу эшен Раббы ошатмады.

Copyright information for TatIBT15