2 Samuel 12
Натанның Давытны фаш итүе
1Беркөн Раббы Давыт янына Натанны җибәрде, һәм ул, Давыт янына килеп, болай диде: – Бер шәһәрдә ике кеше яшәгән, аның берсе бай, икенчесе ярлы булган. 2Байның вак һәм эре терлеге бихисап күп икән. 3Ярлының исә үзе сатып алган сарык бәрәненнән башка нәрсәсе булмаган. Әлеге бәрән аның балалары белән бергә үскән; хуҗасы аны кызы урынына баккан. Сарык бәрәне хуҗасы ашаганны ашаган, аның савытыннан эчкән һәм аның күкрәгендә йоклаган. 4Беркөн бай янына бер юлчы килгән дә, бай кеше, әлеге юлчыга ашарга әзерләр өчен, үзенең сарыгын яисә үгезен суярга кызганып, теге ярлының бәрәнен чалган һәм бусагасына аяк баскан юлчы адәмгә ризык хәстәрләгән. 5Давытның әлеге байга бик нык ачуы чыгып, Натанга ул: – Раббы Үзе шаһиттыр: моны эшләгән кеше үләргә тиеш! 6Кылган гамәле вә миһербансызлыгы өчен бәрән бәясен аңардан дүртләтә түләтергә кирәк! – диде. 7Шунда Натан Давытка: – Әлеге кеше – син ул! – диде. – Исраилнең Раббы Алласы менә нәрсә ди: «Мин сине, башыңа май сөртеп, Исраил патшасына ихтыяр кылдым, Мин сине Шаул кулыннан йолып алдым. 8Мин сиңа әфәндеңнең йортын, хатыннарын бирдем, Исраил белән Яһүдә патшалыгын сиңа тапшырдым; әгәр болар аз тоелган булса, тагын да күбрәк өстәп бирер идем. 9Раббы сүзенә илтифат итмичә, ни өчен син шундый яманлык кылдың? Хитти Урияне син, аммониләр кылычыннан үтертеп, аның хәләл җефетен үзеңә хатынлыкка алдың. 10Мин кушканнарны санга сукмыйча, хитти Уриянең хатынын үзеңә алган өчен, синең йортың өстендә мәңге кылыч эленеп торыр». 11Раббы тагын болай ди: «Бәхетсезлекне Мин сиңа үз йортыңда бирермен. Синең күз алдыңда, хатыннарыңны синнән тартып алып, якыныңа бирермен, һәм ул көпә-көндез алар белән ятып йоклар. 12Син моны яшертен эшләдең, мин исә бөтен Исраил алдында, көн күзендә эшләрмен».Кылган гөныһыннан Давытның тәүбә итүе
13– Раббы каршында гөнаһым чиксез минем! – диде Давыт Натанга. Аңа җавап итеп Натан: – Раббы синең гөнаһыңны кичерә, җаныңны кыймый, – диде. – 14Ләкин шушы ялгыш гамәлең белән син дошманнарыңа Раббыны санламаска юл куйдың; шуның өчен синең туачак углың үләр. 15Шуннан Натан үз өенә юнәлде. Раббы исә Урия хатыны тапкан балага зыян салды, һәм сабый авырый башлады. 16Бала хакында Давыт Аллаһыга ялварды һәм авызына ризык та алмыйча, җиргә сузылып яткан килеш төннәрен өйдә япа-ялгыз уздырды. 17Беркөнне, яткан урыныннан күтәрмәкче булып, аның янына гаиләсендәге өлкәннәр җыелып килде. Әмма Давыт урыныннан кузгалмады, алар белән ризык та уртаклашмады. 18Җиденче көн дигәндә баланың гомере өзелде. «Бала исән чакта да безнең сүзгә колак салмый иде, хәзер ничек итеп без аңа, бала вафат, дип әйтик?! Бер-бер юләрлек эшләмәсә ярый», – дип, Давытның хезмәтчеләре бу хәбәрне аңа җиткерергә кыймый торды. 19Ләкин ул, хезмәтчеләренең пышылдашып торуын күреп, баланың вафат булуын аңлады һәм алардан: – Бала үлдеме? – дип сорады. – Үлде, – диделәр аңа. 20Шуннан Давыт яткан җиреннән торып юынды, хуш исле майлар сөртте, өс-башын алыштырды да Раббы йортына гыйбадәт кылырга юнәлде. Өенә әйләнеп кайтканнан соң, ашарга китерергә боерды һәм утырып тамагын туйдырды. 21Хезмәтчеләре аңардан: – Ни өчен син, бала исән чакта, ризыктан баш тартып күз яшьләре түктең, ә хәзер, баланың вафатыннан соң, урыныңнан кузгалып, ашарыңа сорап алдың? – дип кызыксындылар. 22– Бала исән чакта ризык капмавымның һәм күз яшьләре түгүемнең сәбәбе шулдыр: кем белә, бәлки, Раббы мине кызганыр да сабый исән калыр, дип уйладым, – диде Давыт аларга җавап итеп. 23– Ә хәзер, бала үлгәннән соң, нигә миңа ризыктан баш тартырга?! Аны кире кайтара аламмыни мин?! Мин аның янына барырмын, ә ул инде минем янга кире кайтмас. 24Давыт аннары хатыны Батшебаны юатты, янына кереп, аның белән йоклады; шуннан Батшеба ир бала тапты, аңарга Сөләйман дип исем кушты. Әлеге ир баланы Раббы бик яратты 25һәм, Натан пәйгамбәрне җибәреп, балага Натан, Раббы кушканча, Едидияһ ▼▼ Едидияһ – яһүдчә «Раббының яратканы» мәгънәсендә.
дип исем куштырды. Давытның Рабаһ шәһәрен яулап алуы
26Ул арада Йоав, аммониләр каласы Рабаһка каршы яуга күтәрелеп, патша кирмәнен яулап алды 27– 28һәм «Мин, Рабаһка һөҗүм итеп, каладагы чишмәләрне кулга төшердем. Хәзер син, калган гаскәрне җыеп, шәһәрне басып ал, югыйсә аны мин ала калсам, ул минем исем белән аталырга тиеш булачак» дигән хәбәр белән Давыт янына кешеләрен җибәрде. 29Давыт, гаскәрне җыеп, Рабаһка таба юнәлде һәм шәһәрне басып алды. 30Шунда Давыт, аммониләр илаһы булган Милкүм сынының башыннан бер талант ▼▼ Талант – 30 кг.
алтыннан коелган һәм асылташ белән бизәлгән таҗын салдырып, әлеге асылташны үзенең таҗына беркетте. Әлеге шәһәрдә Давыт бик күп мал-мөлкәт кулга төшерде. 31Шәһәрдә яшәгән халыкны исә, куып алып китеп, пычкы, тимер кәйлә һәм балта белән эшләргә, кирпеч яндырырга мәҗбүр итте. Аммониләр яшәгән бөтен шәһәрләрдә ул шулай эшләде. Шуннан Давыт үзенең барлык гаскәре белән Иерусалимгә әйләнеп кайтты.
Copyright information for
TatIBT15