2 Samuel 20
Шебаның Давытка каршы баш күтәрүе
1Алар арасына очраклы рәвештә Беньямин ыругыннан бер яман бәндә – Бикри углы Шеба килеп эләккән була. Әнә шул кеше, быргысын уйнатып, халыкны үз янына җыйды да: – Ишай углы Давытта безнең өлешебез юк. Шулай булгач, әйдәгез, исраилиләр, өйләребезгә таралышыйк! – диде. 2Шуннан исраилиләр, Давыттан аерылып, Бикри углы Шеба артыннан ияреп киттеләр. Яһүдиләр исә, Үрдүннән Иерусалимгә сәфәр кылганда, патшалары янында булдылар. 3Иерусалимдәге үз йортына әйләнеп кайтканнан соң, Давыт, өйне саклар өчен калдырган ун кәнизәген сак астындагы махсус бер өйгә урнаштырып, кабат алар янына беркайчан аяк басмады. Аларны карап-ашатып тоттылар, һәм алар, тол хатыннар сыман, үлгәнче шунда яшәп калдылар. 4Беркөн Давыт Амессайга: – Өч көн эчендә минем хозурыма яһүдиләрне чакырып китер, үзең дә кил, – дип әмер бирде. 5Амессай яһүдиләрне чакырырга дип чыгып китте, ләкин билгеләнгән вакытка эшен бетерә алмады. 6Шуннан Давыт Әвишәйгә: – Бикри углы Шеба хәзер Абшалумга караганда зуррак бәла китерергә мөмкин, – диде. – Минем кешеләрне алып Шебаны эзәрлекли чык, берәр ныгытылган шәһәргә кереп күздән югалмагае. 7Шуннан Йоавның кешеләре, җансакчылары һәм барча сугышчылары, Бикри углы Шебаны эзәрлекләп, Иерусалимнән чыгып киттеләр. 8Гибгондагы зур таш янында алар каршына Амессай очрады. Йоав, хәрби киемнән булып, кынысыннан җиңел генә шуып чыга торган кылычын янтыгына аскан иде. Амессай каршына атлагач, Йоавның кылычы шуып төште. 9– Исән-имин яшисеңме, туганым? – дип сәлам бирде Йоав һәм, Амессайны үпмәкче булып, уң кулы белән аның сакалыннан тотты. 10Амессай исә Йоав кулындагы кылычка игътибар итмәде – кылыч Амессайның корсагына кереп китте, һәм аның бавыр-эчәкләре җиргә килеп төште. Йоавка кабат кылыч белән чәнчергә туры килмәде, чөнки Амессай җан биргән иде инде. Аннары Йоав үзенең ир туганы Әвишәй белән бергә Бикри углы Шеба артыннан куа китте. 11– 12Йоавның бер яшь сугышчысы, Амессайның үле гәүдәсе янында тукталып: – Йоавка һәм Давытка тугры булганнар Йоав артыннан калышмасын! – дип, гаскәриләргә кычкырды һәм, юл уртасында кан эчендә яткан Амессай янында һәркемнең туктап калуын күреп, Амессайның гәүдәсен юл уртасыннан басу эченә өстерәп алып керде дә өстенә кием каплады. 13Амессайның гәүдәсен юл өстеннән алгач, бөтен сугышчылар, Бикри углы Шебаны эзәрлекләп, Йоав артыннан кузгалды. 14Шеба исә, бөтен Исраил ыругларының җирләре аша узып, Әбел-Бәйт-Мәгакәһкә барып җитте; Беринең кабиләсе аның артыннан иярде. 15Йоав, үзенең кешеләре белән Әбел-Бәйт-Мәгакәһкә килеп җитеп, аны камап алды һәм кала дивары тирәли туфрак өемнәре күтәртте. Йоав кешеләре диварны җимерергә тырышканда, 16акыллы-зирәк бер хатын шәһәр дивары өстеннән: – Тыңлагыз әле, тыңлагыз! Йоавка әйтегез, бире килсен, миңа аның белән сөйләшергә кирәк! – диде. 17Йоав килгәч, хатын аңардан: – Йоав син буласыңмы? – дип сорады. – Мин, – диде ул. – Колыңның сүзен колак салып тыңла әле! – диде хатын. – Тыңлыйм, – диде Йоав. 18– Әүвәл заманда: «Киңәш кирәк булса, Әбелгә килегез, җавапны шунда табарсыз», – дип әйтә торганнар иде. 19Безнең шәһәр Исраилдәге тыныч-имин калаларның берседер; син исә шәһәрләрнең анасы саналган шушы каланы җимерергә телисең; ни сәбәпле син Раббы мирасы саналган әлеге шәһәрне харап итәргә җыенасың? – диде аңарга әлеге хатын. 20– 21– Җимерергә дә, юк итәргә дә җыенмыйм мин, – дип җавап бирде аңа Йоав, – алай түгел бу. Ләкин таулы Эфраим төбәгеннән бер бәндә, Бикри углы Шеба, Давыт патшага каршы баш күтәрде, әнә шул кешене миңа тотып бирсәгез, шәһәрегезне тынычлыкта калдырырмын. – Без сиңа дивар өстеннән аның башын ташларбыз, – диде хатын Йоавка. 22Аннары әлеге хатын, шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, үзенең акыллы киңәшен бирде, һәм шәһәр халкы, Бикри углы Шебаның башын чабып, аны Йоавка ташлады. Шуннан Йоав быргысын уйнатты, һәм гаскәриләре өйләренә таралды; Йоав үзе исә патша хозурына Иерусалимгә әйләнеп кайтты. 23Йоав бөтен гаскәрләрнең башлыгы булды; Еһояда углы Бенаяһ исә җансакчылар белән җитәкчелек итте; 24ялланып эшләүчеләр эшен Адорам тикшереп торды; Ахилуд углы Еһошафатка елъязма язуны йөкләделәр; 25кәтип хезмәтен Шева башкарды; Садыйк һәм Абъятар руханилар булды; 26Яһир нәселеннән Гыйра да Давыт хозурында рухани булды.
Copyright information for
TatIBT15