‏ 2 Samuel 4

Иш-Бошетның үлеме

1Хебрунда Абнерның вафат булуын ишеткәч, Шаул углы Иш-Бошет тәмәм каушап калды, бөтен Исраил дә шулай ук шомга төште. 2Шаул углы Иш-Бошетның Багъна вә Рикәб исемле гаскәр башлыклары бар иде. Алар Беһеротта яшәүче һәм Беньямин ыругына караган Риммун угыллары иде. Беһерот шәһәре Беньямин җиренә керә, 3чөнки Беһеротта яшәүчеләр кайчандыр Гиттаимгә качкан була, һәм алар әле бүген дә анда килмешәк дип санала.

4Шаул углы Йонатанның аксак углы бар иде. Шаул белән Йонатанның үлеме хакында Изрегылдан хәбәр килгән көнне бала багучы хатын әлеге биш яшьлек оланны күтәреп ашыга-кабалана йөгерә башлый һәм баланы кулыннан төшереп җибәрә – бала шуннан имгәнеп кала. Аның исеме Мепибошет була.

5Шулай бервакыт беһеротлы Риммунның угыллары Рикәб белән Багъна көндезге челләдә Иш-Бошет яшәгән йорт янына килделәр; бу вакытны Иш-Бошет көн үзәгендәге эсседән качып ял итәргә яткан була. 6Рикәб һәм аның ир туганы Багъна, бодай алырга килгән булып, өй эченә узалар һәм Иш-Бошетны корсагына кадап үтерәләр дә чыгып качалар. 7 8Алар йорт эченә аяк баскан вакытта Иш-Бошет урын өстендә, үзенең йокы бүлмәсендә ята иде; агалы-энеле туганнар аны үтерәләр дә, башын кисеп алып, шәһәрдән чыгып китәләр; төнозын Үрдүн үзәненнән барганнан соң, алар Давыт янына Хебрунга килеп җитәләр һәм, Иш-Бошетның башын аның каршына алып килеп, патшага:

– Сине үтерергә йөргән дошманыңның – Шаул углы Иш-Бошетның башы бу. Раббы бүген патша әфәндем өчен Шаулдан һәм аның нәселеннән үч алды, – дип әйтәләр.

9 10 11Беһеротлы Риммун угылларына – Рикәбкә вә аның кардәше Багънага җавап итеп, Давыт:

– Җанымны олы хәсрәттән коткарган Раббы Үзе шаһиттыр: Сыйкләгтә чакта «Шаул вафат!» дип сөенче алырга килгән берәүне мин бүләклисе урында җәзага тарттым; бүген исә яман бәндәләр бер гаепсез кешене үз өендә, үз ятагында үтереп чыккач, аның каны өчен мин үч алмам, залимнәрне
Залим – изүче, җәберләүче, явыз.
җир йөзеннән юк итмәм дип уйлыйсызмы?! – ди.

12Давыт үзенең хезмәтчеләренә әмер бирә, һәм алар, әлеге ике туганны үтереп, аяк-кулларын чабып ташлыйлар да гәүдәләрен Хебрундагы буа янында асып куялар. Иш-Бошетның башын исә Хебрунда Абнер күмелгән кабердә гүргә иңдерәләр.

Copyright information for TatIBT15