‏ 2 Samuel 8

Давытның сугышларда җиңеп чыгуы

1Күпмедер вакытлар узгач, Давыт, пелештиләрне тар-мар китереп, аларны үзенә буйсындырды һәм алар кулыннан Метег-Амманы тартып алды. 2Давыт шулай ук мәабиләрне дә тар-мар итте. Ул аларны җиргә яткырып бау белән үлчәде – өчтән ике өлешен үтерде, өченчесен исән калдырды. Шул рәвешле, мәабиләр, Давытка буйсынып, салым түләүчеләргә әйләнде. 3Аннары Давыт Фырат елгасы буендагы биләмәләрен үзенә кайтару нияте белән юлга чыккан Соба патшасының – Рәхуб углы Һададгызерның гаскәрләрен тар-мар китерде. 4Давыт аның бер мең дә җиде йөз җайдагын һәм егерме мең җәяүле гаскәрен әсир итте; йөз сугыш арбасына җигәрдәй атларны исән калдырып, калганнарының аяк сеңерләрен кисте. 5Соба патшасы Һададгызерга ярдәмгә Дәмәшкътән арамиләр дә килде, әмма Давыт аларның егерме ике мең сугышчысын үтерде. 6Аннары Давыт арамиләрнең мәркәзе Дәмәшкътә үзенең сакчы гаскәрләрен калдырды, һәм арамиләр, Давытка буйсынып, аңа салым түләүчеләргә әйләнде. Давыт кайсы тарафка яу чапса да, Раббы аңа җиңү яуларга булыша торган булды. 7Һададгызер сугышчыларының алтын калканнарын Давыт Иерусалимгә алып килде. 8Һададгызер патшаның Бетах һәм Беротай шәһәрләрендә исә Давыт кулга күп итеп бакыр төшерде.

9Һададгызер белән һаман сугышып яшәгән Хамат патшасы Тогый, Давытның Һададгызер гаскәрен кырып бетергәнен ишетеп, 10Һададгызер белән сугышкан һәм яу кырында җиңеп чыккан өчен, Давытка үзенең сәламен күндерергә һәм аны тәбрик итәргә дип, углы Йорамны җибәрде; Йорам аның янына көмеш, алтын һәм бакырдан коелган савытлар күтәреп килде. 11 12Давыт патша үзе буйсындырган халыкларның һәммәсеннән: арами, мәаби, аммони, пелешти, амалыкыйлардан һәм Соба патшасыннан – Рәхубның углы Һададгызердан тартып алган көмеш вә алтын белән бергә әлеге савытларны Раббыга багышлады. 13Тоз үзәнендә эдомиләрнең унсигез меңлек гаскәрен җиңгәннән соң, Давытның исеме данга күмелде. 14Аннары Давыт Эдомда үзенең сакчы гаскәрләрен куйды; ул бөтен Эдом җирендә үзенең сакчы гаскәрләрен булдырды, һәм бөтен эдомиләр аңа буйсына башлады. Давыт кайсы тарафка яу чапса да, Раббы аңа җиңү яуларга булыша торган булды. 15Шул рәвешле, Давыт, бөтен Исраил белән патшалык итеп, үзенең бар халкы өстеннән гаделлек вә дөреслек белән хакимлек кылды. 16Сәрүя углы Йоав – аның гаскәрбашы, Ахилуд углы Еһошафат – елъязмачы, 17Әхитүб углы Садыйк вә Абъятар углы Әхимәлик – руханилар, Сераяһ – кәтип, 18Еһояда углы Бенаяһ керетиләр һәм пелетиләрнең
Керетиләр һәм пелетиләр – шушы исемдәге халыклар арасыннан ялланган патша җансакчылары.
башлыгы итеп билгеләнде; Давыт угыллары исә руханилар булды.

Copyright information for TatIBT15