‏ 2 Timothy 1

1 2Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле Паулдан сөекле углым Тимутәйгә сәлам. Аллаһы тарафыннан вәгъдә ителгән, Мәсих Гайсә белән берлектәге тормыш хакында игълан итәргә җибәрелдем мин. Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Мәсих Гайсәдән сиңа мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлек булсын.

Тугрылыклы булырга өндәү

3Көндез һәм төнлә догаларымда сине даими рәвештә искә төшергәндә, әби-бабаларымдай саф вөҗдан белән үзем дә хезмәт итә торган Аллаһыга рәхмәт белдерәм. 4Синең күз яшьләреңне истә тотып, күңелемне шатлыкка тутырыр өчен, сине бик күрәсем килә. 5Мин синең ихлас иманың турында искә төшерәм: Лоис әбиең дә, әниең Әүникә дә нәкъ шулай ышанганнар иде. Ул синдә дә бар дип инанам. 6Шул сәбәптән хәтереңә төшерәм: кулларымны өстеңә куеп, Аллаһы биргән рухи сәләтне үстер. 7Аллаһы безгә курку рухын түгел, көч, мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән бит.

8Шулай итеп, Хакимебез турында шаһитлык бирүдән курыкма һәм Аның хакына тоткын булган миннән оялма. Киресенчә, Аллаһы биргән көч-куәткә таянып, Яхшы хәбәр өчен минем белән бергә газап чик. 9Аллаһы безне коткарды һәм изге бер мөрәҗәгать белән чакырды. Без моңа кылган эшләребез аркасында түгел, Аның нияте һәм мәрхәмәте нигезендә ирештек. Ул безгә бу мәрхәмәтне дөнья яратылганчы ук Мәсих Гайсә аркылы биргән, 10хәзер исә аны Коткаручыбыз Мәсих Гайсәнең килүе аша күрсәтте. Мәсих Гайсә үлемне юк иткән һәм тормыш вә үлемсезлекне Яхшы хәбәр аркылы яктыга чыгарган. 11Мин шул Яхшы хәбәрне игълан итүче, рәсүл һәм өйрәтүче итеп билгеләп куелганмын. 12Шуның өчен газап чигәм дә, әмма оялмыйм, чөнки Кемгә ышануымны беләм, һәм миңа ышанып тапшырылганны теге бөек көнгә кадәр Аның саклый алачагына инанам.

13Мәсих Гайсәгә иман итеп һәм Аның мәхәббәтендә торып, миннән ишеткән төпле тәгълиматны үрнәк итеп тот. 14Үзеңә ышанып тапшырылган яхшы нәрсәне бездә яшәүче Изге Рух ярдәме белән сакла.

15Асия өлкәсендәгеләрнең барысы да мине ташлап китүләрен беләсең. Фүгел һәм Һермогенис та алар арасында. 16Хакимебез Гайсә Онисифор гаиләсенә шәфкать бирсен иде, чөнки ул күп тапкырлар минем күңелемне күтәрде һәм зинданда утыруымнан оялмады. 17Киресенчә, Римга килгәч, мине бик тырышып эзләгән һәм эзләп тапты. 18Теге бөек көнне Хакимебез Гайсә аңа Үзенең шәфкатен күрсәтсен
Беренче җөмләне «Теге бөек көнне ул Хакимебез Гайсә ярдәме белән Раббы Аллаһының шәфкатен алсын» дип тә аңларга мөмкин.
. Эфестә чакта аның миңа тырышып хезмәт итүен бик яхшы беләсең.

Copyright information for TatIBT15