‏ 2 Timothy 4

1Тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәчәк Мәсих Гайсә Патша булып киләчәге хак, шуңа күрә Аллаһы һәм Мәсих Гайсә алдында сиңа җитди рәвештә кушам: 2Аллаһы сүзен игълан ит, моны уңайлы һәм уңайсыз вакытта да эшләргә әзер тор, төзәт, шелтәлә, өйрәткәндә, һәрвакыт сабырлык белән үгетлә. 3Шундый вакыт килер: төпле тәгълиматны тыңларга теләмәсләр, үзләренә ошаган, колакларына ятышлы итеп өйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп җыярлар, 4һәм, хакыйкатьне тыңламыйча, кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салырлар. 5Син исә беркайчан да югалып калма, кайгыларга түземле бул, Яхшы хәбәр тарат, үз хезмәтеңне башкарып чык.

6Тормышым озакламый корбан ителер, бу дөньядан китәр вакытым җитте. 7Мин яхшы көрәштем, ахырга тикле йөгердем, иманны саклап калдым. 8Хәзер мине җиңүче бүләге – хаклык таҗы көтә. Хаким Гайсә, гадел Хөкемче, миңа аны киләсе көнне бирәчәк. Миңа гына түгел, бәлки Үзенең килүен сагынып көтүчеләрнең барысына да бирәчәк.

Шәхси киңәшләр һәм үтенечләр

9Тиздән минем янга килергә тырыш, 10чөнки бу дөньяны яратып, Димас мине ташлап, Тессалуникә шәһәренә, Крискис – Гәләтия, Титус – Далматия өлкәләренә киттеләр. 11Монда минем белән бер Лүк кенә. Маркны үзең белән алып кил, чөнки ул хезмәтемдә миңа ярдәм итә ала. 12Тухикне исә мин Эфес шәһәренә җибәрдем. 13Килгәндә, Троас шәһәрендә Карпларда калдырган җиләнемне һәм язма төргәкләремне, бигрәк тә күннән ясалганнарын алып кил.

14Тимерче Искәндәр миңа күп явызлыклар эшләде. Хаким аңа эшләренә карап түләр. 15Үзең дә аннан саклан, чөнки ул сүзләребезгә бик нык каршы килде.

16Үземне беренче тапкыр яклаган вакытта минем белән беркем дә юк иде, барысы да мине калдырып китте. Бу аларга гаеп булып саналмасын! 17Хаким исә минем янда булды һәм, Аллаһының хәбәре минем аркылы тулысынча игълан ителсен һәм бар халыкларга ишетелсен өчен көч бирде һәм мин арыслан авызыннан коткарылдым. 18Хаким мине һәрбер явыз эшләрдән йолып алыр һәм, коткарып, Үзенең Күктәге Патшалыгына алып китәр. Аңа мәңгедән мәңгегә дан. Амин.

19Прискиллә белән Әкүл һәм Онисифорлар гаиләсен сәламлә. 20Эрасты Көринт шәһәрендә калды. Трофимны Милит шәһәрендә авыру килеш калдырдым. 21Кышка хәтле килеп җитәргә тырыш. Сине Әүбүл һәм Пудис, Лин белән Кләүдия һәм барлык имандашлар сәламли.

22Хаким Гайсә синең рухың белән булсын. Мәрхәмәт сезнең белән булсын.

Copyright information for TatIBT15