2 Timothy 2
Мәсих Гайсәнең яхшы көрәшчесе
1Углым, син Мәсих Гайсәнең мәрхәмәте белән көчле бул. 2Күп шаһитлар алдында миннән ишеткән нәрсәләрне өйрәтергә сәләтле ышанычлы кешеләргә тапшыр. Алар башкаларны да шуңа өйрәтсен. 3Мәсих Гайсәнең яхшы көрәшчесе кебек, газапларның үз өлешеңә тигәнен кабул итеп ал. 4Бернинди хәрби хезмәткәр дә, гаскәр башлыгына ярарга тырышканга күрә, үзен көндәлек эшләр белән бәйләми. 5Шул рәвешчә, кеше ярышта кагыйдәләр буенча йөгерми икән, җиңүче таҗына лаек була алмас. 6Авыр хезмәт башкаручы игенче җыеп алынган уңыштан үз өлешен беренче алырга тиеш. 7Мин әйткәннәр турында уйла һәм Хакимебез Гайсә сиңа бар нәрсәне дә аңларга ярдәм итәр. 8Гайсә Мәсихне исеңдә тот. Ул, Давыт нәселеннән булып, үледән терелтеп торгызылды. Бу турыда мин игълан иткән Яхшы хәбәрдә әйтелә. 9Яхшы хәбәрне тарату хезмәтен башкарып, хәтта җинаятьче кебек богауланып, мин газап чигәм. Әмма Аллаһы сүзен богаулап куеп булмый. 10Шуңа күрә, Аллаһы сайлап алганнар хакына, алар да Мәсих Гайсә биргән котылуны һәм шуның белән бергә мәңгелек дан ала алсын өчен, мин барына да түзәм. 11Бу сүзләр хак: Аның белән үлгәнбез икән,Аның белән бергә яшәрбез дә.
12Әгәр түзәбез икән,
Аның белән бергә патшалык та итәрбез.
Әгәр Аңардан баш тартсак,
Ул да бездән баш тартыр.
13Без тугры булмасак та,
Ул һәрчак тугры булып кала,
чөнки Ул Үз-Үзен инкяр итә алмый.
Аллаһының мактаулы эшчесе
14Боларны бөтен кешеләрнең исләренә төшер һәм, сүзләр турында бәхәсләшмәсеннәр өчен, Аллаһы каршында аларны ныгытып кисәт. Мондый бәхәсләрнең бернинди дә файдасы юк, ә тыңлаучыларны һәлакәткә илтә. 15Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче булып, Аллаһының хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшлә. 16Имансыз буш сүзләрдән ерак тор, чөнки алар кешеләрне Аллаһыдан тагын да ныграк читләштерә. 17Андый сүзләр таралучы яман шеш кебек. Һүменәй белән Филит тә шуларны таратучылар арасында. 18Безнең өчен үледән терелү инде булды дип, алар хакыйкатьтән читкә тайпылып, кайберәүләрнең иманнарын какшаттылар. 19Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңа мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә» ▼▼ Карагыз: «Саннар», 16:5.
һәм «Раббының исемен телгә алган һәр кеше явызлыктан читләшсен» ▼▼ Карагыз: «Зәбур», 33:15.
. 20Зур йортта алтын һәм көмештән ясалган савыт кына түгел, агач һәм балчык савытлар да бар, аларның кайберләре – шәрәфле, икенчеләре гадәти эш өчен яраклы. 21Шулай итеп, кем үзен явызлык кылудан чистартыр, шул Аллаһыга багышланган, Хуҗасына яраклы, һәрбер игелекле эшкә әзер булган шәрәфле кулланылыштагы савыт булыр. 22Яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән кач, Раббыга чын йөрәктән мөрәҗәгать итүчеләр белән бергә тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, иминлеккә омтыл. 23Акылсыз һәм томана бәхәсләргә катышма, аларның ызгыш-талашлар гына китереп чыгаруын беләсең. 24Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, әмма һәммәсенә дә ягымлы булырга, өйрәтергә оста һәм сабыр булырга, 25өйрәтүләргә каршы булганнарга басынкылык белән үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш. Бәлки Аллаһы аларны тәүбәгә китерер, һәм алар хакыйкатьне танып белер, 26акылга утырып, үзләрен әсир кылган һәм үз ихтыярын үтәргә мәҗбүр итә торган иблис тозагыннан котылып калыр.
Copyright information for
TatIBT15